Бөгелмә авазы

17 июнь 2016 яңалыклары

  • 17 июнь 2016 - 07:56
    Хезмәт хакы турында
    Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторында минималь хезмәт хакы күләме 2015 елның 2 октябрендә эш вакыты нормасын тулысынча үтәгән кешегә аена 7 309 сум дип билгеләнгән иде. Минималь хезмәт хакы түләү җәһәтеннән тәртип бозуга юл куйган эш бирүчеләр РФ Административ хокук бозылар кодексының 5.27 нче маддәсе нигезендә административ җавапка тартылалар....
    394
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 06:55
    Бөгелмә изоляторында 17 яшьлек егет үз-үзенә кул салган
    12 июнь иртәсендә Бөгелмәдә 3 нче номерлы тикшерү изоляторында хөкем ителгән 17 яшьлек егетнең үле гәүдәсе табыла. Беренчел фаразлар буенча, егет үз-үзенә кул салган. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан тикшерү алды эше башланды. Хәзерге вакытта килеп туган хәлне ачыклау өчен комплекслы тикшерү чаралары эшкә...
    370
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 06:10
    “Бөгелмә авазы” – безнең газета, язылыйк һәм языйк аңа!
    1991 елның башында үз мәнфәгатьләребезне, телебезне-динебезне кайгыртучы көтелгән газетабыз "Бөгелмә авазы" татар дөньясына үзенең авазын ирештерде. Беренче көннәреннән үк "Бөгелмә авазы" татар мохитен саклау, телебезне үстерү, милләт проблемаларын яктырту һәм яшьләребездә гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләләрен беренче урынга куеп эшли башлады. Газета һәм аның беренче мөхәррире Мәхтүм Мостафин җитәкчелегендә Тукай һәйкәле...
    417
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 06:02
    Бөгелмә табибәсе турында: Ак халатлы фәрештәләр – КЕШЕ алар
    Медицина хезмәткәрләрен ак халатлы фәрештәләргә тиңлиләр, бигрәк тә - һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләгән көннәрдә. Җан һәм тән сәламәтлеге сагында торучыларның бу униформасы аларның кешеләргә булган чиксез мәхәббәте, шәфкатьлелеге, кайгыртучанлык күрсәтүенең бер билгесе булып тора. Әмма алар фәрештә түгел, ә кешеләр. Һәрберсенең үз язмышы, кичерешләре, проблемалары, шатлыклары бар. Укытучылар - тыйнак,...
    459
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 05:52
    Ялкыннарда яндың, тилмердең...
    Шушындый ямьле җәй иртәсе иде бит, үзәкләрне өзеп, "үлде" хәбәрен ишеттек... Инде моңа 13 ел гомер узган, ә Мәхтүм - гади, йомшак күңелле, милләт өчен ут йотып яшәгән, үз халкыбызны өзелеп сөйгән безнең кебек кешеләрнең күңелен яхшы аңлаган Мәхтүм Мәхмүт улы Мостафин әле һаман янәшәбездәдер, елмаеп кына кирәкле сүзен сөйлидер...
    522
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 05:41
    Тукай турындагы яңа фильм халыктан җыелган акчага төшереләчәк
    "Р.И.Продакшн" киностудиясе Габдулла Тукайга багышланган фильм төшерергә алынган. Бу хакта "Татар-информ" МА корреспондентына киностудиянең продюсеры һәм танылган кинооператор Рияз Исхаков хәбәр итте. Фильмның икенче режиссеры Эдуард Вәлиев сүзләренчә, проектны алар бергә уйлап тапкан, идея авторы - Рияз Исхаков. Аны төшерү өчен алар халыктан акча җыярга ниятләгән. "Кертемнәр инде бар, боз...
    452
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 05:37
    Данил Салихов Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды
    Бүген ТР Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда алдагы дүрт елга яңа рәис сайланды. Бу вазифаны 2016-2020 нче елларда Данил Салихов башкарачак. Тавыш биргән 231 кешенең 132 се аны сайлаган. Санау комиссиясе рәисе Чулпан Әхмәтова сайлауларның гадел узуын, бернинди хата китмәвен әйтте. 231 кеше тавыш биргән. Данил Салихов 132 тавыш, Илфак Ибраһимов...
    462
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 05:34
    Татарстанда трактор җир астына төшеп киткән
    Гадәттән тыш хәлгә тарыган тракторчы Әлмәткә керү урынында, "Радиоприбор" заводы тирәсендә үлән чаба торган булган. Вакыйга урынына коткаручылар килгән. Җир астына төшеп киткән трактор ни хәлдәдер - билгесез. Аның йөртүчесе, бәхеткә, исән, дип хәбәр итә almet-rt.ru.
    439
    0
    0
Реклама