Бөгелмә авазы

15 июнь 2016 яңалыклары

  • 15 июнь 2016 - 13:36
    Бөгелмә эшмәкәрләре Тимур Нагуманов белән очрашты
    Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм Татарстан Президентының кече һәм урта бизнес буенча тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов җирле эшмәкәрләр белән очрашты, сорауларга җавап бирде.
    429
    0
    0
  • 15 июнь 2016 - 10:23
    Казан кызы Элина ерак Балида татар бизәкләрен таныта
    Балида да, Казанда да таныш "MATUR" бренды эшләнмәләре авторы Элина Гордеева Казанны сагынса да, монда кайтырга теләми. Аның сүзләренчә, читтә яшәп тә татар милләтен, милли үзенчәлекләрен һәм бизәкләрен дөньяга танытырга мөмкин. Бали халкы да татар бизәкле әйберләрне бик теләп сатып ала, - диде ул безгә. Элина Гордеева - татар кызы,...
    370
    0
    0
  • 15 июнь 2016 - 10:17
    “Бөгелмә авазы” – безнеке, үзебезнеке
    Бөгелмә төбәгендә бердәнбер татар басмасы булган "Бөгелмә авазы" газетасына язылу тәмамланырга да санаулы гына көннәр калып килә. Элемтә бүлегенә барып, инде күпме кешенең газетабызга язылуы белән кызыксындым. Шуннан чыккач, күршем Асия апа Мәүлетдинова белән очраштым. "Асия апа, әллә инде "Бөгелмә авазы"на язылып кайтып киләсең?" - мин әйтәм. "Язылдым, Равилә, язылдым....
    478
    0
    0
  • 15 июнь 2016 - 10:03
    Татарстанлылар ярдәме су басудан зыян күргән Тугыз авыл халкын куандырды
    Казан мәчетләрендә җыелган гуманитар ярдәм, Минзәлә районы Югары Тәкәрмән авылындагы агрофирма биргән бәрәңге, "Ак Барс Холдинг"ка кергән ширкәтләр әзерләгән азык-төлек 12 июнь Төмән өлкәсендә су басудан зыян күргән Тугыз авылына килеп җитте. Тугыз авылында Татарстаннан килгән гуманитар ярдәмне алырга дип клубка килгән өлкән яшьтәге апа: "Без татарларга гына кирәк икәнбез"...
    352
    0
    0
  • 15 июнь 2016 - 09:48
    Табигый газ кыйммәтләнә
    Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары нигезендә республикада яшәүчеләрне табигый газ белән тәэмин итү бәясе расланды, дип хәбәр ителә комитет порталында. Шул рәвешле, 2016 елның 1 июленнән халык куллана торган табигый газның куб метры 2,13 процентка артып, 5,27 сум (өстәлгән кыйммәткә салымны исәпкә алып) тәшкил итәчәк. (Гөлүзә Василова тәрҗемәсе)....
    461
    0
    0
  • 15 июнь 2016 - 09:45
    Быел Татарстан югары уку йортларында бюджет урыннары киметелә
    Быел Татарстан территориясендәге югары уку йортларына керү өчен 16 мең 56 бюджет урыны каралган, шул исәптән 124е - дәүләтнеке булмаган вузларда. Хәзерге вакытта 61,4 мең студент (югары белем алучыларның 38 проценты) бюджет хисабына укый. Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән...
    376
    0
    0
  • 15 июнь 2016 - 09:35
    Бүген Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
    ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген кич, 15 июньдә көндез һәм кичен республика буенча урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. татар-информ.
    345
    0
    0
  • 15 июнь 2016 - 09:20
    Новосибирск өлкәсендә юл һәлакәте нәтиҗәсендә 11 бала һәлак була язган
    Микроавтобус Красноярсктан Барнаулга баларны йөзү буенча ярышларга алып барган. Иртәнге якта Линево бистәсе янында ул җиңел автомобиль белән бәрелешә. Алдан фаразлау буенча соңгысы каршы як хәрәкәт полосасына чыккан булган. Трассадагы авария нәтиҗәсендә 11 бала госпитальләштерелгән. ДТПга очраган автомобильдә өч пассажир, аның берсе кечкенә бала була. Әлеге авария факты буенча тикшерү...
    362
    0
    0
  • 15 июнь 2016 - 07:19
    Бәйрәмнән соң уйлану
    Районыбыз авылларында һәм Бөгелмәдә милли бәйрәмебез Сабан туе узып та китте. Әйе, ел әйләнәсенә дулкынланып көтеп ала аны халкыбыз. Шуңа күрә әлеге бәйрәмнең ничек узуы аеруча зур әһәмияткә ия дияргә кирәк. Сүз дә юк, киң колачлы итеп үткәрелә торган бәйрәмгә ныклы әзерлек эшләре сорала. Шуңа күрә, беренче карашка, кечкенә нәрсә...
    355
    0
    0
  • 15 июнь 2016 - 07:15
    Авыл хуҗалыгында
    Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышын Кукмара районыннан соң, тәүлегенә 200 тоннадан артык сөт савып алуга ирешкән Балтач районы хезмәтчәннәрен котлаудан башлады. Республиканың күп кенә районнарында бик тә кирәкле яңгырлар явуы, әмма көньяк-көнчыгышта булмавын әйтеп узды. Уҗым һәм язгы культураларның начар түгеллеген, аларны саклап калу мөһим бурыч...
    348
    0
    0
  • 15 июнь 2016 - 07:11
    Алыштыргысызлар юк!
    Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгындагы хәлләр турында министр Ирек Фәйзуллин сөйләде. Татарстанда 990 мең квадрат метр мәйданда торак төзелгән. Әлеге эштә артта калып барган район җитәкчеләрен Президент тәнкыйтьләде: "Подрядчы оешмалар белән килешүне үзегез төзедегез. Әгәр дә начар эшлиләр икән - алыштырыгыз! Бездә алыштыргысызлар юк дип уйласагыз, бик ялгышасыз", -...
    359
    0
    0
  • 15 июнь 2016 - 06:51
    Бөгелмә журналистлары полициядә кунакта
    Бөгелмә эчке эшләр бүлегендә җирле журналистлар - ТР Журналистлар берлеге Бөгелмә бүлеге рәисе, ТР Журналистлар берлеге президиумы әгъзасы Владимир Изергин, "Бөгелмә авазы" газетасы мөхәррире Руслан Җәләев, ТР журналистлар берлеге әгъзалары Кадрия Әгъләмова, Сергей Скибин белән очрашу булып узды. Полиция начальнигы, подполковник Д. Розов кунакларны Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районындагы оператив...
    382
    0
    0
  • 15 июнь 2016 - 05:43
    Су коену сезоны: коткаручыларның эше булмасын...
    1 июньдә Татарстанда рәсми рәвештә коену сезоны ачылды. Республикабызның елга-күлләргә бай булуы су янындагы ял өчен зур мөмкинлекләр ача. Әмма шул ук вакытта сулыкларга якынлыкның тискәре яклары да бар: җәйге чор ел саен кеше югалтулары белән билгеләнә. Быел коену сезонын кайберәүләр май аенда ук башлады. Инде бу вакытта елга-күл буйларында...
    414
    0
    0
  • 15 июнь 2016 - 05:39
    Өйләнүләр-аерылышуларга күзәтү (СТАТИСТИКА)
    Татарстанның ЗАГС идарәсе авыл буйдакларының гаилә хәлен кайгыртачак. Районнарда таныштыру клублары эшчәнлеген активлаштыру көтелә. Татарстан Министлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева сүзләренчә, бүгенге көндә бигрәк тә авыл җирлегендә 30-40 яшьләрдәге бер тапкыр да өйләнмәгән ир-егетләрне очрату - гадәти күренеш. "Ялгыз ир-егетләр генә түгел, ялгыз хатын-кызлар да күп. ЗАГС бүлекләре...
    402
    0
    0
  • 15 июнь 2016 - 05:34
    Вакытыннан алда пенсиягә чыгарга кем лаеклы?
    Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ил хөкүмәтенә пенсия системасын камилләштерү буенча берничә тәкъдим белән чыкты. Төгәлрәк әйтсәк, анда укытучы һәм табибларны вакытыннан алдан пенсиягә чыгудан мәхрүм калдырырга тәкъдим ителә. Әкренләп аның өчен кирәкле стажны 25-30 ел түгел, ә 40 елга кадәр күтәрмәкчеләр. Россиялеләрнең күбесе бу тәкъдимгә каршы чыга. Ләкин...
    351
    0
    0
Реклама