Бөгелмә авазы

26 май 2016 яңалыклары

  • 26 май 2016 - 10:48
    Татарстанда яңа газ-мотор ягулыгы станцияләре ачылачак
    Татарстанның Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Түбән Кама шәһәрләрендә автомобильләргә метан ягулыгы салу станцияләре ачылачак. Болар үткән гасырның сиксәненче елларыннан соң төзелгән тәүге заманча станцияләр булачак. Бүгенге көндә Татарстанда автомобильләргә ягулык буларак метан сала торган ун компрессорлы станция эшли. Аларда 2012 елда 4,5 миллион куб метр газ сатылган, 2013 елда бу...
    303
    0
    0
  • 26 май 2016 - 10:40
    Пластик карталар юкка чыгарылачакмы?
    Саклык банкы башлыгы ике-өч елдан пластик карталар кулланудан баш тартачакларын белдерә. Банкта кешенең тавышы һәм кыяфәте буенча идентификацияләү технологиясенә күчмәкчеләр. "Бу уңайлы гына түгел, мошенниклардан котылырга да ярдәм итәчәк", дип саныйлар алар. Ә яңа "18+" платформаларында кешенең уч төбе буенча идентификацияләү функционалы да салынган. Хәзерге вакытта биометрияле банкоматларны һаман саен...
    284
    0
    0
  • 26 май 2016 - 10:35
    Һиндстанның Раджастхан провинциясендә һава температурасы 51 градуска кадәр күтәрелгән
    Бу - ил тарихында иң югары температура. Эсседән күп кенә елга-күлләр кипкән, торак пунктларда суга озын чиратлар барлыкка килгән. Чиратта озак басып торып булмаганга, суга килгән кешеләр савытларын калдырып, күләгә эзләп китә. Әлеге эсселек муссон яңгырлары булмау белән аңлатыла. Эссегә дөяләр дә түзми башлаган. Бәйләп куелган килеш көне буе 43...
    303
    0
    0
  • 26 май 2016 - 10:26
    Иртәгә Бөгелмәдә эшмәкәрләрнең VIII веломарафоны старт ала.
    Ул 29 майда Әлмәттә тәмамланачак. Һәр тукталышта: Бөгелмә-Баулы-Ютазы-Азнакай-Җәлил-Әлмәттә эшлекле очрашулар узачак. Җыен Казанның үзәк стадионында оештырыла. Аннары эшмәкәрләр автобус белән Бөгелмәгә юл алачак.
    312
    0
    0
  • 26 май 2016 - 10:06
    "Дәһәр" чәй отасыгыз киләме? Бәйгегә нәтиҗә ясарга саналган көннәр кала, кушылгыз!
    Яз җитүгә, авыл җирлекләрендә кызу эш башлана. Рәсемебез герое да мондый мәшәкатьләрдән читтә калмаска уйлаган, ахрысы. Шулай ук "Бөгелмә авазы" газетасы да яңа эшләр, яңа идеяләр белән янып йөри. Сезгә өр-яңа конкурс тәкъдим итәбез. Әлеге фотосурәткә кызыклы һәм җор сүзле рәсем асты уйларга кирәк. Җавапларны газета сайтында нәкъ шушы рәсем...
    329
    0
    0
  • 26 май 2016 - 09:24
    Бөгелмә районы авылларында Сабантуй кайчан була?
    (Кайчан, кайда, ничәдә?) 28 МАЙДА - Акбаш авылы мәктәп мәйданында; Восточный авылы мәдәният йортында (Иске Исаково авылы халкы белән бергә); Кызыл Чишмә авылында (Кодаш авыл җирлеге); Яңа Сумароково авылы спорт мәйданында; Петровка авылы үзәк мәйданында; Спас авылы мәдәният йорты территориясендә; Татар Димскәе Сабан туе аланында. Бу авыл җирлекләрендә бәйрәм барысында...
    436
    0
    0
  • 26 май 2016 - 08:17
    Бөгелмә укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Сау бул, мәктәп!
    25 май көнне шәһәр һәм район мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады. Быел 441 егет һәм кыз зур тормыш юлына аяк басарга әзер икәнлекләрен белдерде. Әлбәттә, моның өчен алда әле дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру сорала. Күркәм бәйрәм шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә дә узды. Әлеге уку йорты үзенең 13...
    376
    0
    0
  • 26 май 2016 - 07:48
    Р. Миңнеханов илкүләм олимпиадада җиңүчеләргә: “Теге яки бу өлкәдә уңышка ирешүгә омтылыш җәмгыятьтә һәрвакыт кирәкле кеше булырга мөмкинлек бирә”
    23 майда Казан Кремленең Туп ишегалды музеенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов укучыларның бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләде. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы укучылары командасы дүртенче ел рәттән Россия Федерациясе буенча Мәскәү, Санкт-Петербургтан соң 3 нче урынны яулый. Тантанада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать...
    341
    0
    0
  • 26 май 2016 - 07:42
    Татарстанда әти-әниләр һәм якыннарны республика газета-журналларына яздырту буенча акция башланды. Сездә кушылыгыз!
    Республика газета һәм журналларына Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин. Әйтик, "Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр"/"Подпиши родителей. Подпиши близких" акциясе кысаларында "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин дәүләт хезмәтләре порталы аша әти-әнисен Татарстанда басыла торган вакытлы матбугат чараларына яздырган. Андрей Кузьмин сүзләренчә, кичә генә социаль челтәрләрдә #подпиширодителей һәм #подпишиблизких хештаглары...
    325
    0
    0
  • 26 май 2016 - 07:37
    “Apple” башлыгы XVII гасыр картинасында iPhone тапкан
    Американың "Apple" компаниясе башлыгы Тим Кук XVII гасыр картинасында iPhone күргән. Аны ул Амстердамның Рейксмюзеумындагы картиналарның берсендә таба һәм шакката. Сүз Питер де Хох рәссамының «Письмо» рәсеме турында бара. Аны ул 1670 елда ясаган.
    320
    0
    0
  • 26 май 2016 - 06:13
    Бөгелмә муниципаль район башлыгы Линар Закиров төзелеш объектларын карап чыкты
    Бөгелмә районында быел 6 авыл мәктәбен ремонтлыйлар. Бәхет Яңа Александровка, Зеленая Роща, Карабаш, Восточный һәм Соколкадагы уку учреждениеләренә елмайган. Төзекләндерү эшен "Арида", "Жилсервис" һәм "Стройсервис" җәмгыятьләре алып бара. Бу эшләр Бөгелмә районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров контролендә тотыла. Ул җае чыккан саен ремонт эшләренең барышы белән урыннарда таныша. Бу...
    368
    0
    0
  • 26 май 2016 - 05:12
    Бөгелмәләр, кайнар су бирү туктатыла (график биредә)
    2016 елның җәендә ремонт эшләре башкару өчен котельныйлар эшчәнлеген туктатып тору графигы 1. 53 нче квартал котельные 23 майдан 6 июньгә кадәр 14 көнгә туктый. Бу чорда музыка мәктәбе, 6 нчы мәктәп, поликлиника, автостанция районнарында: Ленин, Вахитов, Кызыл Армия, Насыйров, Гашек, Октябрь, Г. Успенский урамнарындагы йортларда кайнар су булмаячак. 2....
    351
    0
    0
Реклама