Бөгелмә авазы

23 май 2016 яңалыклары

  • 23 май 2016 - 11:47
    Бокалларда – туңмый торган шәраб...
    2013 елдан башлап Русиядә Полярниклар көне билгеләнә. Аның кызыклы тарихы бар. Шушы елның 25 апрелендә, Русия Президенты Владимир Путин белән "Туры бәйләнеш" вакытында, ил башлыгына әлеге тәкъдим белән Санкт-Петербургның Полярниклар ассоциациясе вице-президенты Николай Корнилов мөрәҗәгать итә. Президент аңа шаяру белән җавап бирә: "Сез бәйрәм итә башлагыз, ә без указга кул...
    356
    0
    0
  • 23 май 2016 - 11:01
    Эшлекле очрашу: Шәһәр судында – “Түгәрәк өстәл”
    18 май көнне Бөгелмә шәһәр суды матбугат үзәге җирле журналистлар өчен "түгәрәк өстәл" оештырды. Аның эшендә массакүләм матбугат чараларыннан REN-TV, "Информ-курьер", "Бөгелмә авазы" журналистлары, шәһәр суды вәкилләре катнашты. Бөгелмә шәһәр суды рәисе Наил Хәертдинов "2015 елда һәм быелның 4 аенда Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр судының җирле матбугат чаралары белән үзара...
    434
    0
    0
  • 23 май 2016 - 09:18
    Бөгелмә районының Татар Димскәе авылында "Авылым моңнары" кичәсе узды
    20 май көнне Татар Димскәе мәдәният йортында "Авылым моңнары" дип исемләнгән йомгаклау концерты үтте. Безнең мәдәният йорты халык традицияләрен саклап калуда, аларны түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерүдә үзеннән гаять зур өлеш кертә. Озак еллар эшләп килүче "Чишмә" фольклор коллективы һәрбер чарада актив катнаша. Йомгаклау концертында әлеге коллектив халкыбызның "Орчык өмәсе" дигән...
    370
    0
    0
  • 23 май 2016 - 08:28
    Бөгелмә суд залыннан
    Алтын күзне томаласа... ...Алтын-көмеш чылбырларга Хыяллар бәйләнмәсен... Танылган җырчыбыз Флёра Сөләйманова репертуарындагы бер җырда әнә шундый юллар бар иде. Күптәнге мәгълүм җыр булса да, гражданин М.ның аны ишеткәне булмаган, күрәмсең. Ишеткән булса, хыял-максатларын алтын-көмеш чылбырга бәйләүнең юньлегә булмавын белгән булыр иде. Бигрәк тә аны кешедән талап алуның... 2016 елның февраль...
    381
    0
    0
  • 23 май 2016 - 08:24
    Җәй җитте: әзерлек ничек?
    Бөгелмә шәһәр мэриясендә муниципаль район территориясендә җәйге чорда гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, булган очракта нәтиҗәләрен бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Утырышта тикшерелгән төп тема коену сезонында сулыкларда гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе булды. БМР башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов узган ел,...
    371
    0
    0
  • 23 май 2016 - 08:20
    Законда үзгәрешләр: Коррупциягә каршы
    Быел апрель аенда РФ Президенты "2016 - 2017 елларда коррупциягә каршы тору планы турында" Указга кул куйды. Бу Указ нигезендә коррупциягә каршы тору таләпләрен гамәлгә ашыру өчен махсус мәгълүмати-методик ресурс булдыру, эшләтеп җибәрү һәм үстерү карала. Таләпләргә буйсынмауның бер генә факты да яшереп калдырылырга тиеш түгел, һәркем кылган кыңгыр гамәле...
    427
    0
    0
  • 23 май 2016 - 08:13
    Законда үзгәрешләр: Ана капиталын – инвалид балалар өчен
    "Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең өстәмә чаралары турында"гы Федераль Законга төзәтмәләр кертелде. Хәзер инвалид бала тәрбияләүче гаиләдә Ана капиталы андый баланы социаль адаптацияләү, җәмгыятькә яраклаштыру чаралары өчен дә кулланыла ала, бу хезмәт һәм товарларның исемлеге РФ Хөкүмәте тарафыннан төзелә. Бу гаиләдә үз баласына да, уллыкка алган балага да карый....
    412
    0
    0
  • 23 май 2016 - 08:12
    Законда үзгәрешләр: Медицина оешмаларын урнаштыру
    Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән "Сәламәтлек саклау дәүләт системасы һәм муниципаль система медицина оешмаларын урнаштыруга таләпләр" расланды. Бу таләпләр күрсәтелә торган медицина ярдәменең төрләрен, формаларын һәм шартларын истә тотып, халыкка медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлекләрен арттыру, якынайту өчен куела. Мисал өчен, ашыгыч формада медицина ярдәме күрсәтүә торган оешмалар (ашыгыч ярдәм...
    393
    0
    0
  • 23 май 2016 - 08:05
    Татарстанның нәни чибәрләрен барладылар
    Республикабызда балаларда эстетикасына зур игътибар бирелә. Үсеп килүче яшь буында зәвык, талантларны барлау хөкүмәт дәрәҗәсенә куелган. Татарстанда балалар өчен оештырылган махсус чаралар шул хакта раслый. "Мини мисс Татарстана-2016"да республикабызның иң гүзәл һәм талантлы кызлары катнашты. 22 майда Казанда "Мини мисс Тататарстана-2016" бәйсенең йомгаклау туры булып узды. Анда республикабызның 5 яшьтән...
    321
    0
    0
  • 23 май 2016 - 07:57
    Бердәм тавыш бирү көненә йомгак
    Татарстан парламенты рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сайлау штабы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин 22 майда алдан тавыш бирүдә катнашкан сайлаучыларга рәхмәт белдерде. «Кызганычка, бөтен теләгән кеше дә тавыш бирә алмады - бюллетеньнәр җитмәде», - диде ул. Билгеле булганча, быел көз 18 сентябрьдә халык РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячак. Бүгенге...
    366
    0
    0
  • 23 май 2016 - 07:52
    Бөгелмә районында ятимнәргә йорт ачкычлары тапшырдылар
    Изге көн дип, яңгыр да яуды 20 май көнне Бөгелмә районының Восточный авылында ятим балаларга йорт ачкычлары тапшырдылар. "Яшьләр урамы" дип атап, биредә ятимнәр өчен дәүләт программасы нигезендә, 4 йорт төзегәннәр. Җомга көнне эшләнгән изге гамәл бит -- тантаналы чара башлангач, яңгыр да явып үтте. Тик бу халыкның кәефен төшермәде,...
    359
    0
    0
  • 23 май 2016 - 07:45
    Бөгелмәләр кичә алдан тавыш бирүдә катнашты
    Бөгелмәдә, 22 май көнне, иртәнге 8дән алып, кичке 20 сәгатькә кадәр барлыгы 16 сайлау участогы эшләде. Шул рәвешле, алдан тавыш биреп, бөгелмәләр 2016 елның 18 сентябре көнне "Единая Россия" партиясеннән кандидат булып чыгарылачак кешеләрне билгеләп куйды. Бу көнне барлыгы 12 600 бөгелмәле үз тавышын биргән. Айгөл ШӘРӘФИЕВА. Автор фотосы.
    312
    0
    0
  • 23 май 2016 - 07:24
    Бөгелмәләр,игътибар, ярдәм кирәк!
    Бөгелмә эчке эшләр бүлеге 2015 елның сентябрь аенда гөмбәгә киткән җиреннән әйләнеп кайтмаган Сергей Витальевич Беловны эзли. С.В. Белов 1959 елның 19 июнендә Тверь өлкәсенең Конаковский районында, Завидово бистәсендә туган, Бөгелмәдә яши. Билгеләре: уртача буйлы, ябык гәүдәле, овалсыман каратут йөзле, коңгырт күзле, баш түбәсендә пеләшләнгән кыска туры сары чәчле,; 40-41...
    332
    0
    0
  • 23 май 2016 - 07:20
    Балалар бакчасына кабул итүдә үзгәрешләр бар
    Татарстанда 2016-2017 елга балалар бакчасына төркемнәр туплау башланды. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ата-аналарга электрон чиратларын даими күзәтеп барырга чакыра. Әгәр статус үзгәрә икән, 30 көн эчендә балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Быел 1 апрельдән «Электрон балалар бакчасы» мәгълүмати системасы аша инде 25 238 юллама бирелгән. Сабыйларны балалар бакчаларына урнаштыру...
    323
    0
    0
  • 23 май 2016 - 06:20
    Бүген Татарстанда яшеннәр көтелә
    23 майда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Республика буенча урыны белән яшеннәр, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе фаразлана. Төнлә урыны белән бераз яңгырлар явып узачак. Көндез кыска вакытлы яңгыр. Төнлә 8-13 градус, көндез 18-23 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе....
    366
    0
    0
Реклама