13 май 2016 яңалыклары
-
13 май 2016 - 14:1818 майда - “Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинетында Бердәм теркәлү көне”Хөрмәтле бөгелмәләр! 2016 елның 18 маенда РФ Пенсия фондының Бөгелмә шәһәре һәм районы идарәсе "Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинетында Бердәм теркәлү көне"н уздыра. Бу көнне бөгелмәләр, ничә яшьтә булуларына карамастан, шәхси кабинетта теркәлү өчен Пенсия фонды идарәсенә (Вацлав Воровский урамы, 43 нче йорт) мөрәҗәгать итә ала. Килгәндә үзегез белән паспорт һәм...
-
13 май 2016 - 13:09Бөгелмә пенсия фонды идарәсе бер генә урында хезмәт күрсәтәРоссия Пенсия фонды Бөгелмә идарәсе халыкка хәзер бер генә урында (Вацлав Воровский урамы, 43 нче йорт) хезмәт күрсәтә. Идарә начальнигы - Елена Дмитриевна Игнатьева, кабул итү бүлмәсе телефоны: 8(85594) 3-95-22; урынбасарлар: Лариса Викторовна Нефедова (тел.: 3-95-55) һәм Елена Михайловна Латыйпова (тел.: 3-95-55). Клиентларга хезмәт күрсәтү Бүлек начальнигы - тел.: 3-96-55;...
-
13 май 2016 - 11:15Проблемаларны бергәләп чишәбез29 апрель көнне "Бөгелмә шәһәре ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларны гаиләләргә урнаштыру, ятим балаларны асрамага алган әти-әниләргә ярдәм итү үзәге"ндә психологлар һәм социаль педагоглар өчен "Асрауга алынган балага мәгариф учреждениеләрендә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү" дигән темага семинар булып узды. Чарага шәһәр мәктәпләрендә һәм көллиятләрдә эшләүче педагоглар, психологлар чакырылган иде. Үзәк директоры урынбасары...
-
13 май 2016 - 10:00Бөгелмә егете – дөньяда беренчеИран башкаласы Тәһранда аз ишетүче спортчылар арасында грек-рим көрәше буенча дөнья чемпионаты узды. Россия җыелма командасы составында илебез данын бөгелмәле - "Факел" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Бөгелмә төзелеш-техник көллияте студенты Ленур Абдуллин яклады. Ул 54 килограмм авырлык категориясендә чыгыш ясап, Төркия һәм Ираннан булган көндәшләрен җиңеп, пьедесталның югары баскычына күтәрелде....
-
13 май 2016 - 08:51"Бөгелмә авазы"на ташламалы язылу 22 майда тәмамланачакХөрмәтле газета укучыларыбыз! Шәһәр һәм районның барлык почта бүлекләрендә "Бөгелмә авазы" газетасына 2016 елның II яртыеллыгына 10 процентлы ташлама белән язылырга мөмкин. Чара нибары ун көн дәвам итеп, 22 майда тәмамланачак. Газетаның тугрылыклы әбунәчеләре, әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, газетага ташламалы бәядән язылып калыгыз! Бергә булыйк! Бердәм булыйк!
-
13 май 2016 - 07:59Бөгелмә “51 МТВ” телеканалы һәм “Радио-МТВ-Бугульма” - кабат эфирдаБөгелмәдәге телевизор караучылар һәм радио тыңлаучылар игътибарына! Радиореле җиһазларындагы төзексезлекләрне җайга салганнан соң, Бөгелмә шәһәрендә "51 МТВ" телеканалы һәм "Радио-МТВ-Бугульма" радиоканаллары кабат эфирга чыга башлады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы (Татарстан) элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм күмәк коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте идарәсе.
-
13 май 2016 - 07:06“Бөгелмә-Рунако” футбол командасы булдыра!8 май көнне Бөгелмәнең "Энергетик" стадионында Татарстанның Югары лига командалары арасында футбол буенча республика чемпионатының икенче тур уены булды. Җирле "Бөгелмә-Рунако" командасы үз кырында Түбән Каманың "Нефтехимигы" белән очрашты. Киеренке уенда Бөгелмә футболчылары 2:1 исәбе белән көндәшләрен җиңүгә иреште. Безнең командадан Айдар Исрафилов һәм Рифат Рәхимҗанов яхшы уен күрсәтте. Ике...
-
13 май 2016 - 06:21Бөгелмә механика заводында - Җиңү Кубогы өчен волейбол ярышларыБөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, Бөгелмә механика заводы стадионында Җиңү Кубогы өчен волейбол ярышлары узды. Ярышларда шәһәрнең төрле оешма-предприятиеләреннән 13 команда үзара көч сынашты. Гүзәл затлар арасында җиңү хуҗаларда - БМЗ командасында булды. II һәм III урыннарны "Факел" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командалары яулады. Ир-атлар арасында җиңү шулай ук БМЗ командасында,...