Бөгелмә авазы

20 апрель 2016 яңалыклары

  • 20 апрель 2016 - 11:19
    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм программасы буенча конкурс үткәрә
    Документлар һәм гаризалар 19 апрельдән кабул ителә (Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2015 - 2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру турында игълан итә. Гаризалар һәм документлар эш көннәрендә...
    320
    0
    0
  • 20 апрель 2016 - 10:14
    Бөек Ватан сугышы каһарманнарын кайгырту – дәүләт бурычы
    Кичә Хөкүмәт йортында Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының утырышы булып үтте. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. - Бөек Ватан сугышы ветераннарын кайгырту - икътисадый вәзгыятькә һәм сәяси конъюнктурага карамастан, һәрчак дәүләт бурычы ул, - ди Рөстәм Миңнеханов. - Төп бурыч...
    319
    0
    0
  • 20 апрель 2016 - 08:30
    Хезмәткә хөрмәт
    Республика нефть сәнәгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен В.Д. Шашин исемендәге"Татнефть" гаммәви акционерлык җәмгыяте Бөгелмә механика заводы директорының җитештерү эшләре буенча беренче урынбасары-баш инженеры Шамил Мансур улы ТАЛЫЙПОВ Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.
    274
    0
    0
  • 20 апрель 2016 - 08:24
    Игелек кылырга ашык
    Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатта хәйрия ярминкәләре уздыру матур традициягә әйләнде. Быел да 11 апрель көнне "Балаларга-балалар" исеме белән игелек ярминкәсе оештырылды. Зур активлык белән үткән сәүдәдән кергән керем ятим балалар фондына күчерелде, дип хәбәр итәләр әлеге уку йортыннан.
    324
    0
    0
  • 20 апрель 2016 - 08:16
    Березовка авыл җирлегендә язгы чәчү эшләренә багышланган семинар узды
    "2016 елда язгы-кыр эшләрен үткәрү турында" дигән семинарда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Төп доклад белән БМР авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Руслан Сәйфетдинов чыкты. Беренче бурычлар итеп, җирне сыйфатлы эшкәртү, ашлау; сыйфатлы чәчүлек орлыклары белән тәэмин итү; хезмәт куркынычсызлыгы; эшче уллар белән...
    297
    0
    0
  • 20 апрель 2016 - 07:46
    Игелек эшләр вакыт
    Республикада "Язгы игелекле гамәлләр атнасы" акциясе старт алды. Анда студентлар, мәктәп укучылары, волонтерлар катнаша. Әлеге акция кысаларында, Бөгелмәнең 3 нче мәктәбендә 16 апрель көнне зур чара оештырылды. Тантанада катнашучы укучыларны Бөгелмә муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвера Нигъмәтҗанова тәбрикләде. Бу көнне балалар "Игелекле Татарстан" эстафетасын кабул итте һәм 100гә...
    403
    0
    0
  • 20 апрель 2016 - 07:41
    “Дөрес итеп сөйләшегез һәм языгыз!”
    Менә шушы сүзләр белән "Тоталь диктант" проектын оештыручылар быел 13 нче тапкыр россиялеләргә мөрәҗәгать итте. Һәм карап торуга -- бик тә уңышлы. Диктант язып, үз белемен тикшереп караучылар саны елдан-ел арта. Хәзер рус телендә диктант язарга, филологлар белән беррәттән, укучылар да, студентлар да һәм төрле һөнәр ияләре дә кушыла башлаган....
    307
    0
    0
  • 20 апрель 2016 - 06:46
    Бөгелмә яшь гвардиячеләре – кечкенә Римдә
    Спас авылына нигез салучы, XVIII гасырның танылган галиме, тарихчы, Петербург фәннәр академиясенең беренче әгъза-корреспонденты Пётр Рычков авылны нәкъ шулай - "кечкенә Рим" дип атап йөртә торган булган. Чыннан да, әлеге төбәкнең һәрбер почмагы - үзе бер тарих. "Спас буйлап экскурсия китапханәдә башланды, анда Екатерина Фәрхетдинова авылга ничек нигез салынуы, андагы...
    340
    0
    0
  • 20 апрель 2016 - 06:38
    Прокуратура таләп итә: Юллар такыр түгел шул...
    Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җирле хакимнәрдән Бөгелмә шәһәренең 6 урамындагы юлларны ремонтлауны таләп итә. Р. ФӘЙЗРАХМАНОВ, Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе. Бу - шәһәр прокуратурасының урам юлларын хәрәкәт иминлеген тәэмин итәр дәрәҗәдә карау-тоту турындагы законнарның үтәлешен тикшерү нәтиҗәсе. Тикшерү барышында Бөгелмәнең Буровая, Герцен, Казанская, Ленин, Некрасов, Строительная урамнарында чокыр-чакырлар, җимерелгән, аска иңгән...
    288
    0
    0
  • 20 апрель 2016 - 06:32
    “Җиңү” фондына – махсус чара
    Ватаныбыз тарихында иң зур вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең чираттагы еллыгы якынлаша. Бу бәйрәм бердәмлеге, патриотлык һәм Ватанга тугрылык хисләре ташып тору белән көчле булган халкыбызның каһарманлыгы, символы булып санала. Һәр ел саен 9 Майда без ирек һәм азатлыкны яулап, саклап калган, фронтта һәм тылда үзен-үзе аямый сугышкан,...
    256
    0
    0
  • 20 апрель 2016 - 06:20
    Бөгелмәләр, ярминкәгә рәхим итегез!
    Чираттагы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе шимбә көнне - 23 апрельдә Ленин исемендәге үзәк мәйданда узачак. Биредә иртәнге сәгать 8дән үк җирле товар җитештерүчеләрнең свежий яшелчә, ярмалар, бал, йомырка, сөт һәм ит ризыклары, он кебек продуктларын сатып алырга мөмкин булачак.
    293
    0
    0
  • 20 апрель 2016 - 06:13
    Сак булыгыз! Талпаннар ауга чыга
    Май, июнь, ә соңрак август, сентябрь айлары талпаннарның иң активлашкан чорлары булып санала. Әмма, яз җылы килү сәбәпле, быел инде апрель аенда ук талпаннарның җанлануы күзәтелә. Чөнки 20 градус җылылык, 90-95 процент дымлылык алар яшәеше өчен иң кулай шартлар булып тора. ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе укыту-методик...
    301
    0
    0
  • 20 апрель 2016 - 05:11
    Бөгелмәдән турыдан-туры – диңгезгә
    28 майдан "ЮВТ АЭРО" компаниясе яңа рейс ача. Хәзер Бөгелмәдән турыдан-туры Симферополь шәһәренә очып булачак. Яңа маршрут якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Билетлар сатыла башлаган.
    301
    0
    0
Реклама