Бөгелмә авазы

19 апрель 2016 яңалыклары

  • 19 апрель 2016 - 11:12
    Конкурс йомгагы
    Кадерле укучыларыбыз, газетабызда әле беренче тапкыр гына үткәрелгән конкурста катнашканыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Махсус сезнең өчен генә 20 апрель көнне булачак Фирүзә Сибгатуллина иҗат концертына ике кешелек чакыру билеты уйнаттык. Бәйгенең шарты нигезендә сайтта комментарий калдырырга кирәк иде. Барлыгы җиде кеше катнашты. Нәтиҗәдә, компьютер программасы сайлавы нигезендә, җиңүче дип 6...
    367
    0
    0
  • 19 апрель 2016 - 10:38
    Апрель аенда магнитлы көннәр
    Туган-тумачаларыгызның, якыннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз! 22 апрель........02.00-04.00 25 апрель........12.00-14.00 28 апрель........14.00-16.00
    357
    0
    0
  • 19 апрель 2016 - 10:08
    Бездән – сезләргә!
    Апрель башы Җиләк-җимеш питомнигы бистәсендә яшәүчеләр өчен чын бәйрәм алып килде - Наратлы авылы мәдәният йорты үзешчәннәре биредә зур тамаша күрсәтте. Наратлы элек-электән җырчылары һәм чуваш халкының милли йолаларын матур итеп күрсәтә белүе белән дан тота. Елена Егорова җитәкчелегендәге Навыл мәдәният йорты елның-елында Татарстанда һәм Башкортстанда уза торган күп фестивальләрдә...
    402
    0
    0
  • 19 апрель 2016 - 10:01
    Без – Тукайлы халык
    Тукайны бәяләү өчен Тукайдай булу кирәк. Тукай кебек изге җаннар Туа дөньяга сирәк. Раббыбызның кодрәте киң: Безне Тукайлы иткән. Горурланып яшәү өчен "Туган тел"е дә җиткән. Бөек даһига гомерне Ходаем бик аз биргән. Милләтенең хәтерендә Мәңге яшәр ул дигән. Тукайдан өйрәнә зурлар Мәрхәмәткә, әдәпкә. Кечкенәләр өчен Тукай "Тел ачкычы", әлбәттә....
    346
    0
    0
  • 19 апрель 2016 - 09:18
    Кырымда Татарстан ФАПлары ачыла
    Бу көннәрдә Кырымда Татарстанда җитештерелгән 20 фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Россиянең Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова сүзләренчә, катлаулы торгызу чорын кичергән Кырым өчен Татарстан ярдәме бик мөһим. Белүебезчә, модульле ФАПлар Татарстанның күп кенә район-авылларында сыйфатлы медицина ярдәмен оештырырга ярдәм итте. Татарстанда тормышка ашырылган бу программа илебезнең күп кенә төбәкләрендә кызыксыну уята....
    353
    0
    0
  • 19 апрель 2016 - 08:34
    Бөгелмәнең ОБЖ укытучысы Татарстанның иң яхшы мөгалимнәр өчлегендә
    Конкурсның йомгаклау этабында 18 мөгалим катнашты. "Тормыш иминлеге нигезләре" курсы буенча Татарстанның иң яхшы укытучысы дип Казанның №110 мәктәп мөгалиме Риат Хәбибрахманов танылды. Икенче урында Бөгелмәнең лицей-интернат укытучысы Сергей Степанищев, өченче урында Буа укытучысы Ринат Фәрхетдинов.
    368
    0
    0
  • 19 апрель 2016 - 08:30
    Бөгелмәдә балалар янгын сүндерүчеләр һөнәре белән танышты
    Янгын куркынычсызлыгын профилактикалау максатыннан "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр өчен янгын сүндерү бүлегендә экскурсия үткәрделәр. Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм янгынга каршы җиһазлар белән таныштырдылар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең әһәмиятлелеге турында сөйләде, куркыныч янаган очракта 01 һәм 112 телефон номерларына шалтырату кирәклеген искәртеп үтте. Балалар янгын...
    358
    0
    0
  • 19 апрель 2016 - 08:25
    Бөгелмә үзәк район хастаханәсе поликлиникасында “Диабетны җиңик!” дигән акция узды.
    Бу көнне поликлиника холлында кандагы глюкоза микъдарын тикшерү мини-лабораториясе эшләде. Теләгән һәр кеше анализ бирде, белешмә әдәбият белән танышты, туклану режимына кагылышлы киңәшләр алды. Ике көн эчендә биредә 143 кеше тикшерелде. 22 кешенең канында шикәр күләме шактый артык икәнлеге ачыкланды. Андыйларга тизрәк участок табибына күренергә киңәш ителде. Анализ нәтиҗәләре дә...
    370
    0
    0
  • 19 апрель 2016 - 06:58
    Татарстанда бүген бераз яңгырлар көтелә
    ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматына караганда, 19 апрель көнне төндә һәм иртән республика буенча урыны белән һәм Казанда күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк тәшкил иткән томан төшәчәк. Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр явып узачак. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын. Төнлә җылы 1 градуска...
    426
    0
    0
  • 19 апрель 2016 - 05:47
    Бөгелмәләр татар телендә бердәм диктант язачак
    Татарстан Республикасында - ике дәүләт теле. Байтак еллар татар теленең статусы, аны тиешле дәрәҗәгә күтәрү турында сүз бара. Үз телендә камил cөйләшергә теләүчеләр саны да елдан-ел арта. Шуны күздә тотып, Казан дәүләт медицина университеты, беренчеләрдән булып, татарча грамоталы язу осталыгын сынау өчен акция - БЕРДӘМ ДИКТАНТ уздыру эшен үзенә йөкләде....
    385
    0
    0
  • 19 апрель 2016 - 05:37
    Языл, укы һәм бүләк от!
    "ТАТМЕДИА" җәмгыяте үз басмаларына язылучылар арасында призлар уйнату өчен акция оештыра Бу юлы төп приз - телевизор. Традиция буенча өч фотоаппарат, "Кукмара" савыт-сабалар җыелмасы да уйнатылачак. Шулай ук үз районнарында иң күп суммага язылучыларны да бүләкләр көтә. Акциянең төп шарты элеккечә үк: 2016 елның 30 июненә кадәр "ТАТМЕДИА"ның кимендә өч...
    339
    0
    0
  • 19 апрель 2016 - 05:31
    "Бөгелмә авазы"на - Рәхмәт хаты
    Рәхмәт хаты өчен - зуууур Рәхмәт! Бүләкләр алу бик күңелле...
    487
    0
    0
Реклама