14 апрель 2016 яңалыклары
-
14 апрель 2016 - 08:54"Бөгелмә авазы"н укучыларга – ике билетМахсус үзебезнең укучыларыбыз өчен генә 20 апрель көнне булачак Фирүзә Сибгатуллина иҗат концертына ике кешелек чакыру билеты тапшырабыз. Тамашаның махсус кунаклары: Рәшит Шамкай, Наил Әнәсов һәм «Сәйдәш» бию театры. Җырчының иҗатына битараф булмаучылар өчен бу менә дигән бүләк! Моның өчен бары тик газета сайтына кереп әлеге белдерү астында комментарий калдырырга...
-
14 апрель 2016 - 08:40Кешеләргә – изге теләктәБөгелмә хастаханәсендә эшләүчеләрнең яртысыннан күбесен шәфкать туташлары тәшкил итә. Аларның саны табиблардан дүрт тапкыр күбрәк. Шуңа күрә дә нәкъ менә шәфкать туташлары һәм аларның ничек эшләве сәламәтлек саклау системасының нигезен тәшкил итә дию һич хата түгел. Бөгелмә районы дәвалау учреждениеләрендә эшләүче өлкән һәм баш шәфкать туташлары өчен оештырылган психологик тренинг...
-
14 апрель 2016 - 08:36Исерткечләр сатуга таләпләр турында2016 елның 1 апреленнән исерткеч эчемлекләр сату белән шөгыльләнә торган оешмалар алкогольле продукцияләр алу турындагы мәгълүматны, тәэминатчылардан аны алуга, бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүматлар системасында (ЕГАИС) теркәргә тиешләр. Гамәлдәге законның бу өлешен үтәмәгән өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.17.1 һәм 14.19 нчы маддәләрендә каралган тәртиптә җавапка тартылалар. Эшчәнлеге әлеге өлкә...
-
14 апрель 2016 - 07:51Бөгелмәнең гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хәбәр итәХөрмәтле яшь парлар! Никахны теркәү буенча гариза бирү тулысынча электрон вариантка күчерелде. Моның өчен: 1. ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында https://uslugi.tatarstan.ru/теркәлергә кирәк; 2. Яшь парларның икесе дә РФ Бердәм дәүләт порталында теркәлергә тиеш. Моның өчен Татарстанның дәүләт хезмәте порталы аша Идентификация һәм Аутентификация Бердәм Системасына керергә һәм анкета тутырырга...
-
14 апрель 2016 - 07:33Рөстәм Миңнехановка җавап итеп асфальтта "Хәерле иртә!" дип язганнарТатарстан президентын инстаграмда укып баручылар инде күнекте: Рөстәм Миңнеханов һәр иртәсен диярлек хәерле иртә теләп башлый. Үзенең эш урынындагы тәрәзәдән төшерелгән фотоны да беркетә. Бүген исә президентка кемдер сюрприз ясаган. Үзенә дә җавап итеп асфальтта "Хәерле иртә!" дип язып куйган. Миңнехановны инстаграмда укучыларның бер өлеше бу идеяне хуплады, икенчеләре исә...
-
14 апрель 2016 - 07:27Хәбәрсез югалган Сөләйман хәзрәтнең туганнары Путин белән туры элемтәгә чыкмакчыБүген Россия Президенты халык белән "Туры элемтә" оештырачак. Югалган Сөләйман хәзрәт Зариповның якыннары Владимир Путинга ярдәм сорап видеосорау юлламакчы. Бу хакта Идел буе һәм Вахитов районнары мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин белдергән. "Нурулла" мәчете имамының язмышы әлегәчә билгесез. Сөләйман хәзрәтнең туганнары 10 март көнне Владимир Путинга, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте...
-
14 апрель 2016 - 05:24Җиңү бәйрәме хөрмәтенәБөек Җиңүнең 71 еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаиләләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Чара 28 апрель көнне консультация бирү, сорау - җавап формасында үтәчәк, анда башкарма властьның территориаль органнары, Татарстан Республикасы башкарама власте һәм җирле үзидарә органнары, җәмәгать оешмалары, прокуратура вәкилләре, адвокатлар, нотариуслар кебек муниципаль берәмлекләрдәге...
-
14 апрель 2016 - 05:23Бөгелмәнең “Ашыгыч ярдәме” ярдәмгә ашыгаАпрельнең беренче атнасында (4 - 10 апрельдә) бөгелмәләргә 806 тапкыр ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган. Шуларның 55е бәхетсезлек очрагы булып, анда 8 бала зыян күргән. Өч юл-транспорт вакыйгасында бәлагә тарыган дүрт кешегә дә беренче ярдәм станция хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелгән. Ике кеше хәзер стационарда ятып дәвалана. Медицина хезмәткәрләре җәмәгать урыннарына 58...
-
14 апрель 2016 - 05:18Ташла тәмәкеңне, кәнфит суыр!Тәмәке тартуның сәламәтлек өчен бик тә зыянлы икәнлеген "Ялкын" приютындагы үсмерләр бик яхшы белә. Бу зарарлы гадәткә каршы алар һәрдаим көрәшәләр: тематик әңгәмәләр үткәрәләрп, хокукый дәресләрдә катнашалар, листовкалар әзерләп, микрорайонда яшәүчеләргә, урамнан узып баручыларга да өләшәләр. Бу юлы егетләр урамга "Син миңа тәмәкеңне бир, мин сиңа кәнфит бирәм" дигән плакатлар...