Бөгелмә авазы

11 апрель 2016 яңалыклары

  • 11 апрель 2016 - 11:33
    Тукай бүген дә – безнең белән
    Тиздән халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Апрель ае әдипне тудырган да, якты дөньядан да алып киткән. Бу кадәр каһәрләнгән язмышка дучар ителгән башка шагыйрь бармы икән ул, юкмы икән? Ятим үсеп, бу фани дөньяда нибары 27 ел гомер яшәп, тулыр-тулмас 6 ел гына иҗат итеп, 5...
    440
    0
    0
  • 11 апрель 2016 - 10:53
    Габдулла Тукайның тууына – 130 ел: Шагыйрьнең мәхәббәте һәм илһамчысы
    Шушы елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел була. Тукай турында күпме генә язсалар да, барыбер әле аның хакында язасы әйберләр күп дип уйлыйм мин. Бу урында Тукайның мәхәббәте һәм илһамчысы булган Зәйтүнә Мәүледова турында бераз мәгълүмат бирүне кирәк дип табам. Шагыйрьнең кыска гына яшәү тормышында...
    472
    0
    0
  • 11 апрель 2016 - 07:18
    Хәрәкәттә – бәрәкәт
    "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә "Сәламәтлек атнасы" кысаларында һәр көн иртәнге зарядка ясаудан башлана. Ә бу атнада бигрәк тә активлык күзәтелде: мини футбол, өстәл теннисы, хоккей һ.б. уеннар уйналды. Хәтта иң кечкенәләр дә "Куып җит әле", "Чыпчыклар һәм машиналар" кебек хәрәкәтчән уеннарны күп уйнадылар. Медицина хезмәткәрләре балалар белән генә түгел, ата-аналар, үзәктә...
    506
    0
    0
  • 11 апрель 2016 - 07:12
    Бөгелмә яшь гвардиячеләре спорт белән дус
    Һәр елны 7 апрельдә "Бөтендөнья сәламәтлек көне" билгеләп үтелә. Традиция буенча бу көндә төрле спорт чаралары, сәламәтләндерү акцияләре уза. Спорт объектларының эше белән танышуны дәвам иттереп, бу көнне "Яшь гвардия" оешмасы Бөгелмә штабы активистлары "Факел" спорт комплексында булдылар. Биредә "Единая Россия" партиясе җирле бүлеге инициативасы белән ирекле эшчәнлек алып баручы...
    525
    0
    0
  • 11 апрель 2016 - 06:58
    Бөгелмә сулыгы яңа сулыш өрүне көтә
    Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2016 ел Сулыкларны һәм аларның тирә-юнен саклау елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 7 апрель көнне Бөгелмәдә Кызыл Армия урамындагы паркны төзекләндерү проектын карауны һәм Бөгелмә сулыгы территориясен үзгәртеп кору концепциясен кабул итү семинары булып узды. Анда шәһәр җитәкчеләре, Казан шәһәреннән килгән архитекторлар, дизайнерлар...
    446
    0
    0
  • 11 апрель 2016 - 06:53
    “Энҗе бөртеге” конкурсына: Тылсымлы Үрдәк
    Борын-борын заманда, яшәгән ди булган ди бер бик матур Үрдәк. Үрдәк гади генә булмаган, ул серле, тылсымлы булган. Ә тылсымы аның тавышында икән ди. Әлеге тавышы белән бакылдап җибәрсә, бөтен дөнья нурга күмелгән. Аның үз патшалыгы - күле, болыны булган ди. Күз күреме җитмәслек, очы-кырыена чыгып бетмәслек әлеге болында үләннәр...
    436
    0
    0
Реклама