Бөгелмә авазы

25 март 2016 яңалыклары

  • 25 март 2016 - 12:10
    Бөгелмә муниципаль районы башлыгы призына чаңгы ярышы
    2016 елның 26 мартында Бөгелмәнең чаңгы базасында район башлыгы призына чаңгы ярышлары була. Ярышларда бөгелмәлеләр дә, читтән килгән спортчылар да катнаша ала. Спорт чарасын ачу тантанасы сәгать 9.30 башлана. Хатын-кызлар һәм ирләр төрле дистанцияләрдә ярышачак. Ярышта катнашу өчен заявканы алдан Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсенә бирергә була.
    358
    0
    0
  • 25 март 2016 - 10:51
    ТМТV яңа проектын Фирдүс Тямаев алып барачак, Роза Сабитова, Алсу сәлам җиткерәчәк
    "Биеклек" - Татарстандагы өр-яңа телевизон музыкаль проект. Аны ТМТV телеканалы әзерли. Анда татар эстрадасының иң популяр җырчылары катнаша. 2 апрель көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узачак чарада 45 номинат катнашачак. Моннан тыш та җыр осталары булачак, дип ышандыра чараны оештыручылар. Биредә сәхнә йолдызларын да, шулай ук эстрадага кыю тәүге адымнарын...
    352
    0
    0
  • 25 март 2016 - 10:26
    Бөгелмә районының мәдәният хезмәткәрләрен котлыйбыз!
    25 март - Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан без дә, "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәрләре мәдәният өлкәсендә хезмәт итүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Республикабыз мәдәнияте югары темплар белән үсеш ала.Сезнең эшегез халыкта рухи-әхлак, тормыш матурлыгын саклый белүгә һәм Ватанга мәхәббәт кебек тормыш кыйммәтләре формалаштыра. Мәдәнияттән башка халык...
    408
    0
    0
  • 25 март 2016 - 06:52
    Бөгелмәнең "Нәүрүз гүзәле" Ләйлә
    Нәүрүз бәйрәмен каршы алган көннәрдә шәһәр һәм районда аеруча җанлану күзәтелә. Әлеге хәлне, әлбәттә, табигатьнең язгы уянуы, көннең төн белән тигезләшүеннән дип аңларга кирәк. Аннан соң, инде матур традициягә әйләнде, Нәүрүз алдыннан шәһәребезнең Татар мәдәният үзәгендә бәйрәмнең күрке саналачак "Нәүрүз гүзәле"н сайлау бәйгесе уза. Быел да үтте әлеге күркәм чара....
    473
    0
    0
  • 25 март 2016 - 06:15
    Җырлап-биеп күңел ачыйк
    "Җырлап-биеп күңел ачыйк" дип исемләнгән "Җиңгәчи" фольклор ансамбле концерты җырлы-биюле театральләштерелгән тамаша булып чыкты. Афәрин, Казан артистларың бер читтә торсын. Күрче, күпме талантларыбыз бар икән бит безнең Бөгелмәбездә! Без яшьләрнең талантларына сокланып утырдык. Концерт барышында экранда "Җиңгәчи" фольклор ансамбленең иҗат уңышларын чагылдырган мизгелләр күрсәтелде. Ансамбльнең җитәкчесе Регина Фәһим кызы Нәҗмиева,...
    403
    0
    0
  • 25 март 2016 - 06:09
    Бөгелмәдә - бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган балалар иҗаты бәйгесе
    "Əдəби герой музее" дип исемлəнгəн балалар иҗаты республика бəйгесенең "Тукай əкиятлəре - илһам чыганагы" номинациясенең район этабы төгəллəнде. Бəйгенең максаты - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга əзерлек һəм юбилей чараларын үткəрү чорында республикабызда балалар китапханəлəренең эшен активлаштыру. Ул ике номинациядə үткəрелə: "Тукай əкиятлəре - илһам чыганагы" һəм...
    637
    0
    0
  • 25 март 2016 - 05:33
    Нәүрүз мөбарәк булсын!
    Нәүрүз төрки халыкларның уртак бәйрәме санала. Икенче төрле аны төрки халыкларның Яңа елы дип тә атыйлар. Бөгелмәдә дә әлеге бәйрәм матур традициягә әверелде, ел саен күркәм итеп үткәрелә. Быел бәйрәм чарасы 20 март көненә билгеләнгән иде. 19 март көнне исә Кыш бабай, ачуланып булса кирәк, ишеп кар яудырды. Бер тәүлек...
    345
    0
    0
  • 25 март 2016 - 05:20
    Бөгелмә иреклеләре киң фикерли һәм колачлы эш итә
    22 мартта шәһәребез мәктәпләрендә, урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортларында эшләп килүче иреклеләр отрядлары һәм берләшмәләренең җитәкчеләре, барлыгы 26 кеше Бөгелмә муниципаль районы иреклеләренең координацион үзәге инициативасы белән оештырылган семинар-киңәшмәдә катнаштылар. Семинарның төп темасы "Сәламәтлек сессиясе" республика проектын тәкъдир итү, коррупциягә каршы махсус проектны гамәлгә ашыру, уку йортында...
    340
    0
    0
Реклама