Бөгелмә авазы

24 март 2016 яңалыклары

  • 24 март 2016 - 12:30
    Бөгелмә яшьләре коррупциягә каршы
    23 мартта Бөгелмә муниципаль районы иреклеләренең координацион үзәге вәкилләре, КНИТУ филиалында эшләп килүче "Көмеш җеп" берләшмәсе белән берлектә, республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында, "Коррупция безнең өчен түгел!" дигән профилактик акция үткәрделәр. Шәһәр урамнарында уздырылган сораштырулардан күренгәнчә, "Коррупция безне дә, властьны да тарката - бу фикер белән килешәсезме?" дигән сорауга респондентларның...
    330
    0
    0
  • 24 март 2016 - 11:35
    Фән эшлеклесе Рөстәм Хәмит улы ИБӘТУЛЛИН вафат
    "ТатНИПИнефть" институты коллективы, институтның элекке директоры, Россия Федерациясе нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган работнигы, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, техник фәннәр кандидаты Рөстәм Хәмит улы Ибәтуллин вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең якыннарының, туганнарының олы кайгысын уртаклаша.
    357
    0
    0
  • 24 март 2016 - 11:32
    Бөгелмәгә Фирдүс көлә килә...
    Бөгелмәне уратып алган Азнакай, Әлмәт, Лениногорск районнары сәхнәләре татар артистлары белән шаулап торганда, безнең шәһәрне алар читләтеп үтә. Нигә шулай икәнен алар үзләре дә яшерми, тамашачы җыюы авыр, диләр. Тик нигә соң татар эстрадасында әле яңа йолдыз булып кабынган Фирдүс Тямаев инде өченче тапкыр Бөгелмәгә килергә булган? Фирдүс үзе бу...
    358
    0
    0
  • 24 март 2016 - 11:26
    Бөгелмәләр Рөстәм Хәмит улы ИБӘТУЛЛИН белән хушлаша
    Рөстәм Хәмит улы ИБӘТУЛЛИН Бөгелмә муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты тирән кайгы белән Россия Федерациясе нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган работнигы, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районының мактаулы гражданины, "ТатНИПИнефть" институтының элекке директоры, актив җәмәгать...
    354
    0
    0
  • 24 март 2016 - 10:42
    Сак булыгыз, мошенниклар һөҗүме
    Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Соңгы вакытларда Татарстанда да, Бөгелмәдә дә мошенниклык очраклары ешайды. "Авито" һәм башка сайтларда төрле товарларны, хезмәтләрне күпләп тәкъдим итәләр, шулай ук эшкә урнаштырырга ярдәм итәчәккә дә ышандыралар. Шул хезмәтләрдән файдаланырга теләүчеләрдән алдан ук акча алып, аферистлар еш кына юкка чыгалар. Шушы көннәрдә генә Бөгелмәдән 22 яшьлек хатын-кыз "Бугульма"...
    368
    0
    0
  • 24 март 2016 - 09:25
    НƏҮРҮЗ МӨБАРƏК БУЛСЫН!
    Безнең Кодаш мəктəбендə көтеп алган көн -Нəүрүз бəйрəме гөрлəп узды. Нəүрүзбикə белəн Кыш бабайның көч сынашуы (рəсемдə), укучыларның үзара шаян такмаклар əйтешүлəре, матур җырлар, шигырьлəр, биюлəр башкарулары һəммə кешегə яхшы кəеф бүлəк итте. Барлык укучылар да, өч командага бүленеп, төрле уеннарда җитезлеклəрен, осталыкларын күрсəтте, ə ахырдан бер табын булып, үз...
    399
    0
    0
  • 24 март 2016 - 09:19
    Котлыйбыз!
    Батыр авылында гомер кичерүче, барыбыз да бик якын күрə торган абыебыз Хəлəфетдин Сəлахетдин улы СƏЛИМОВка 21 мартта 88 яшь тулды. Кадерле абыебыз, озын гомер юлыңда син дөньяның ачысын да, төчесен дə күп күргəнсең. Əмма язмышның сынауларына бирешмичə, кыенлыкларны җиңеп, һəрвакыт алга баргансың. Җиң сызганып эшлəгəн елларыңда да, Аллаһы Тəгалə юлына...
    328
    0
    0
  • 24 март 2016 - 09:13
    Урман – байлыгыбыз
    Авыруларны, инвалидларны тернəклəндерү процессында экологик тəрбиянең əһəмияте əйтеп бетергесез зур. Шуны истə тотып, "Яңарыш" балаларны һəм яшүсмерлəрне тернəклəндерү үзəгендə Халыкара урманнар көнендə "Урман - безнең байлыгыбыз" дигəн чара узды. Балалар табигать турында видеоролик карадылар, махсус темага викторинада катнаштылар, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдəлəрен искə төшерделəр, табигатьне саклау өчен нилəр эшлəргə кирəклеге...
    457
    0
    0
  • 24 март 2016 - 06:44
    Газетага языл һәм бүләк от!
    Мәгълүм булганча, "Татмедиа" җәмгыяте 2016 елның беренче яртысында үз басмаларын яздыручылар арасында бәйге игълан иткән иде. Аның шартлары бик гади: кем дә кем әлеге җәмгыять әзерләп чыгарган газета-журналларга күбрәк языла һәм квитанцияләрен туплап җибәрә, шулар арасында бүләкләр уйнатыла. Күптән түгел әлеге конкурсның нәтиҗәләре дә билгеле булды. Шунысы куанычлы,җиңүчеләр арасында якташларыбыз...
    410
    0
    0
  • 24 март 2016 - 06:13
    КОТЛЫЙБЫЗ!
    Хезмәттәшебез Клара Ясир кызы Усмановага 24 мартта 50 яшь тулды. Яшьлегендә берничә төрле һөнәр үзләштерсә дә, ут-күршебез Башкортстан Республикасының Бакалы районы, Яңа Катай авылында туып-үскән Клара Ясир кызы, гаиләсе белән Бөгелмәгә килеп төпләнгәч, язмыш җилләре үзен очраклы рәвештә генә "Бөгелмә авазы" редакциясенә китереп кертә һәм шул чордан башлап, аның хезмәт...
    370
    0
    0
  • 24 март 2016 - 06:01
    Татарстан мәктәпләрендә полиция эшли башлаячак
    1 сентябрьдән республика мәктәпләрендә муниципаль полиция хезмәткәрләре эшли башлаячак. Бу турыда республиканың Эчке эшләр министрлыгының матбугат бүлеге хәбәр итә. Әлеге эш урыны балигъ булмаганнар белән эш итүче бүлек булышлыгы белән барлыкка килгән. Хәзерге вакытта 800 инспектордан торган бүлек оештырыла. Аның составын күбесенчә отставкага киткән полиция хезмәткәрләре тәшкил итәчәк. Алар зур...
    324
    0
    0
  • 24 март 2016 - 05:34
    Чаңгы сезоны ябылды
    Үткән шимбәдә шәһәребезнең чаңгы базасында чаңгы сезонын ябу тантанасы булды, ярышлар узды. Ир-егетләр ярышында "ЭМЦ", "Родник - 1", "ТНГ-Групп" җәмгыятьләре командаларына тиңнәр булмады. Хатын-кызлардан БМЗ һәм "ТНГ-Групп" командалары җиңде. Урта-һөнәри уку йортларының егетләр ярышында беренчелекне БМТ командасы яулады, икенче урында - БИПТ. Кызлар ярышында Бөгелмә медицина училищесы, БИПТ һәм БМТ...
    350
    0
    0
Реклама