18 март 2016 яңалыклары
-
18 март 2016 - 12:5531 мартка кадəр генə!!!Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бары тик 31 мартка кадәр генә "Бөгелмә авазы"на элекке бәяләрдән язылып калырга мөмкинлек бар. Ни кызганыч, аннан соң газетага язылу бәяләре артачак. Шуңа күрә әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмассыз дип ышанабыз. Бергә булыйк! Бердәм булыйк!
-
18 март 2016 - 11:56Бөгелмәгә Шәмсия Җиһангирова килә22 март көнне шәһәребезнең үзәк китапханәсендә "Яшел гармун эзләреннән" дип исемләнгән иҗат кичәсе үткәрелә. Кичәдә танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова катнашачак. Башлана 13 сәгатьтә.
-
18 март 2016 - 10:44Бергәләп хәл итикБөгелмә шәһәренең 2 нче лицеенда бассейны реконструкцияләү эшләре тулы куәткә бара. Эшне шәһәр мэры Линар Закиров шәхсән үз контролендә тота. Эшләр моннан өч айлап элек башланган иде. алга китеш нык сизелә: түбә тулысынча ябылган, фасад җылытылган, бассейн бүлмәсендә тәрәзәләр уелган (ремонтка кадәр табигый яктылык юк иде), идәннәре җылытылган, җилләтү һәм...
-
18 март 2016 - 08:11Бөгелмәдә - “Милли курчаклар” бәйгесе"Милли курчаклар" бәйгесе җиңүчеләре Әлеге бәйгенең җиңүчеләре булып түбәндәге балалар бакчалары танылды. "Зур курчаклар" номинациясендә: I урында - 14 нче прогимназия; II урында - 18 нче һәм 28 нче балалар бакчалары; III урында - 15 нче балалар бакчасы. "Кечкенә курчаклар" номинациясендә: I урында - 27 нче һәм 38 нче балалар...
-
18 март 2016 - 07:48Файдалы сөйләшүләрӨлкән яшьтәгеләр, ялгызлар, инвалидлар - барысы да ут афәте каршында аеруча көчсез кешеләр. Реакциянең сүлпәнлеге, начар ишетү я күрү нәт-җәсендә, алар гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, бигрәк тә югалып калалар. Социаль яклау идарәсе белгече Зөлфия Ибраһимова, үз карамагындагы кешеләргә өйдә күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатын ачыклау мак- сатында, тикшерүләр үткәрә....
-
18 март 2016 - 07:20Ут афәте16 март көнне иртән 9 сәгать 35 минутта Ворошилов урамындагы 9 нчы йорттагы бер квартирда кухня түшәменә ут кабу турында хәбәр алына. 9 сәгать 40 минутта янгын сүндерүчеләр инде вакыйга урынында булалар. 2 квадрат метр мәйданда дөрләгән, инде чардакка үрләргә "омтылган" ялкын телләрен сүндерү өчен 3 минут вакыт җитә. "Ут...
-
18 март 2016 - 06:32Рәссам китте, эше калдыБөгелмәдә рәссам Илдус Миңнулла улы Насретдиновны искә алдылар