Бөгелмә авазы

14 март 2016 яңалыклары

  • 14 март 2016 - 12:48
    Юлдагылар иминлеген кайгыртып прокуратура тикшерде
    Бөгелмә шәһәр прокуратурасы ноябрь аенда шәһәребезнең мәгариф оешмалары урнашкан урыннарда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы законнарның ничек үтәлешен тикшергән иде. Тикшерү барышында Ломоносов урамында, "Чаңгыда йөрү балалар-яшүсмерләр" спорт мәктәбе тирәсендәге юлда ясалма тигезсезлек, "Дети" дигән билге, шулай ук тизлекне сәгатенә 40 километрга кадәр чикләү, "Җәяүлеләр үтеп чыгу юлы", "Зебра" билгеләре юклыгы...
    392
    0
    0
  • 14 март 2016 - 12:39
    Кайда үлем саталар, хәбәр ит!
    *Афәткә каршы - ил белән! Татарстанда наркотикларга каршы "Кайда үлем саталар, хәбәр ит!" дигән Бөтенроссия акциясе башланып китте. 14 марттан 25енә кадәр наркоконтроль хезмәте "ышаныч телефоннары" аша аноним рәвештә шылтыратып, кайда наркотиклар сату белән шөгыльләнүләре турында хәбәр итә алалар. Акция кысаларында шулай ук наркотиклар кулланучыларны дәвалау, тернәкләндерү уздыру мәсьәләләре турында...
    528
    0
    0
  • 14 март 2016 - 12:09
    Наркомания – бәла ул
    "Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге бүлеге педагоглары "Наркомания - бәла ул" дигән темага махсус акция оештырдылар. "Чараның төп максаты - наркоманияне профилактикалау, наркотиклар куллануның зарары турында халыкка күбрәк мәгълүмат җиткерү, наркотикларга бәйле кылынган җинаятьләр өчен җавап тоту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау", - дип яза социаль педагог Лилия...
    422
    0
    0
  • 14 март 2016 - 11:54
    Шылтыратыгыз, сезне ишетми калмаслар!
    Хөрмәтле якташлар! Наркотик матдәләргә, эчкечелеккә бәйле кыен хәлгә юлыктыгызмы? Якыннарыгызга ярдәм итәргә телисезме? Әллә тирә-юнегездә бу җәһәттән сезнең күңелне борчыган очраклар бармы? Афәткә каршы ничек көрәшергә белмичә, гаҗиз булып тормагыз, шәһәребездә сезгә киңәш-табыш итәрлек, ярдәм күрсәтерлек хезмәтләр оештырылган. Бөгелмәдәге "кайнар линияләр": - наркоконтроль - 8 (85594) 4-22-50; - "РНД МЗ...
    371
    0
    0
  • 14 март 2016 - 10:40
    Хаҗга барып булачакмы?
    Быел Согуд Гарәбстаны 16 000 россиялегә хаҗга бару квотасы биргән. Бу исемлеккә ничә татарстанлы керәсен шушы көннәрдә билгеләячәкләр. Шуны әйтәсе килә, соңгы елларда россиялеләр өчен 4 000 мең урын кимегән. Бу Мәккәдә бара торган төзү һәм ремонт эшләре белән бәйле икән. Изге урынга баручылар өчен торыр урыннар төзекләндерелә. Былтыр 16...
    363
    0
    0
  • 14 март 2016 - 09:28
    “Халык контроле” сайтына сорау арткан
    Юллар мәсьәләсе буенча республика халкы "Халык контроле" сайтына март аенда 669 тапкыр мөрәҗәгать иткән. Халык юлларга сыйфатлы ремонт ясауны таләп итә, яңа юллар салуны тели. Әлеге сорауларның 245е чишелеш тапкан, 261е - эштә, 155е "планлаштырылган" статусы алган, ә 8е исә кире кагылган.
    325
    0
    0
  • 14 март 2016 - 08:10
    Бөгелмәдә капиталь ремонт дәвам итә
    2016 елда Татарстанда 830 йорт ремонтланачак. Моның өчен республика бюджетыннан 4,7 миллиард сум акча бүленеп бирелгән. Күпфатирлы йортлар белән беррәттән, 95 урта мәктәп, 15 коррекцияләү мәктәбе һәм 53 балалар бакчасы төзекләндерелә. Объектларның 90 процентында эш башланган. Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
    337
    0
    0
  • 14 март 2016 - 07:09
    Бөгелмәгә яз белән сандугач килде...
    2 -- 3 март көннәрендә "ТНГ-Групп" җәмгыятенең "Сосновка" ял базасында "Сандугач сайрар илем" дип исемләнгән XIX фестиваль булып узды. Әлеге фестивальне ел саен "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" фонды оештыра. Быел анда кыллы уен коралларында уйнаучыларның осталыгын бәяләделәр. Без дә бу чарадан читтә кала алмадык, уен коралларында гына түгел, ә җан кылларын...
    440
    0
    0
Реклама