Бөгелмә авазы

1 март 2016 яңалыклары

  • 1 март 2016 - 14:43
    Бөгелмәдә – “Сандугач сайрар илем” фестивале
    "Сандугач сайрар илем" фестивале "Сосновка" ял базасында ике көн дәвамында алып барылачак. Ул 2 мартта сәгать 13.30 старт ала, ә 3 март көнне сәгать 11дә җиңүчеләрне котлау тантанасы уза. Фестивальгә рәхим итегез!
    411
    0
    0
  • 1 март 2016 - 12:12
    Бензин хакы күпмегә артачак?
    1 апрельдән бензин хакы 7 процентка артачак. Россия Президенты В.Путин бензин акцизы арттыручы Федераль законга кул куйды. Шул рәвешле, илдә бюджет дефицитын каплап, 2016 елда РФ Финанс министрлыгы 89,3 миллиард сум акча җыярга ниятли.
    411
    0
    0
  • 1 март 2016 - 12:10
    Бөгелмәдә узасы “Масленица” бәйрәменә рәхим итегез!
    Хөрмәтле бөгелмәләр һәм шәһәребез кунаклары! 13 мартта сәгать 10да Балалар паркы «Масленица» халык бәйрәменә чакыра. Программада: бәйрәм концерты, театральләштерелгән тамаша, бәйгеләр һәм уеннар, сәүдә итү нокталары һәм башкалар. Масленица атнасындагы һәр көннең үз атамасы, үз йоласы бар: очрашу, төрле уеннар уйнау, тәмлетамак, күңел ачу, каенана (теща) коймагы, каенсеңел янында кич...
    394
    0
    0
  • 1 март 2016 - 10:00
    Бөгелмәдә "Яхшы кәеф бүләк ит!" акциясе уза
    Элек якыннарыбызга хатлар яза идек, берәр хәбәр юкмы дип, почта тартмаларына күп тапкырлар күз төшерә торган идек. Хәзер инде күпләрнең почта тартмалары буш тора. Анад салсалар да реклама кәгазьләре генә салалар... Әйдәгез, җылы сүзләрне кәгазьләргә язып тапшыру гадәтен кабат кайтарыйк - бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итик әле! 1 - 8...
    386
    0
    0
  • 1 март 2016 - 07:56
    Туган көнегез белән!
    Бүген -- Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне, ул үзенең 59 яшен тутыра. Без аны коллективыбыз исеменнән чын күңелдән котлыйбыз. Рөстәм Нургалиевич, без Сезнең белән чын күңелдән горурланабыз. Сезнең тырышлыгыгыз белән Татарстан - Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе. Озын гомерле булыгыз! Без -- Сезнең белән! Тирән хөрмәт хисләре белән,...
    588
    0
    0
  • 1 март 2016 - 07:27
    Коррупциягә каршы – яңача
    26 февральдә Татар мәдәният үзәгендә Бөгелмә районы муниципаль берәмлекләре депутатларының очрашуы булып узды һәм анда коррупциягә каршы тору законнарындагы федераль законнардагы яңалыклар турында сүз барды. Ул яңалыклар турында Бөгелмә шәһәре мэры Ирина Белова сөйләде һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары депутатларының да быелдан башлап, үз керемнәре, милеге, мөлкәти бурычлары һәм шулай...
    367
    0
    0
  • 1 март 2016 - 07:18
    Язның беренче көне белән!
    Хәерле көннәр белән, иптәшләр. Язның беренче көне белән сезне!!! Сездә ничек, бездә - ЯЗ КӘЕФЕ!!!!!
    611
    0
    0
  • 1 март 2016 - 07:04
    “Бөгелмә сөт комбинаты”: күбрәк — каты сырлар һәм алтын медальләр!
    26 февраль көнне узган киңәшмәдә "Просто молоко" идарәче компаниясенең "Бөгелмә сөт комбинаты" филиалы үзенең 2015 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады. Анда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин, "Просто молоко" идарәче компаниясенең генераль директоры урынбасары Сергей Медведев катнашты. "Бөгелмә сөт комбинаты" директоры Роберт Фәткуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә оешма 42...
    494
    0
    0
Реклама