Бөгелмә авазы

16 февраль 2016 яңалыклары

  • 16 февраль 2016 - 13:03
    Муса Җәлил – безнең йөрәкләрдә
    2016 нчы елның февраль аенда бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды. Муса Җәлил үз исемен ике тапкыр мәңгеләштерде: беренчедән, шагыйрь, икенчедән, Бөек Ватан сугышы каһарманы буларак. Аның шигырьләре һәм поэмалары киң танылган, аның батырлыгы турында китаплар язылган, аңа зур һәм кечкенә шәһәрләрдә һәйкәлләр куелган, аның исеме белән...
    495
    0
    0
  • 16 февраль 2016 - 12:21
    Бөгелмәләрдә тагын бер уңыш!
    "Ялкын" социаль приюты тәрбиячесе Гөлнара Салават кызы Кәримова "Чыганаклар"га сәяхәт" дигән программасы өчен "Россия горурлыгы" дип атала торган V гомумрәсәй бәйгесендә мактаулы III урынны яулады. Аның бу хезмәте әкиятләр һәм уен технологияләре, музей чаралары аша бала шәхесен гармонияле тәрбияләүгә юнәлдерелә. "Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан тәкъдим...
    433
    0
    0
  • 16 февраль 2016 - 12:12
    Хәтерләү – киләчәкне кайгырту ул
    15 февраль - Интернационалист-сугышчыларны искә алу көне алдыннан "Единая Россия" Бөтенроссия партиясенең җирле "Яшь гвардия" бүлеге әгъзалары да локаль сугыш ветераннары музеенда булдылар. Яшь гвардиячеләр Бөек Ватан сугышы еллары документларын,фотографияләрен, ветераннарның хатирәләре саклана торган "сугышчан дан" музеен да бик кызыксынып карадылар.Татарстанда интернационалист-сугышчыларга багышланган беренче музей 1991 елда Бөгелмәдә ачыла. Аның...
    398
    0
    0
  • 16 февраль 2016 - 07:56
    Бөгелмәдә яңа җитәкчеләр
    Хакимият бинасының зур киңәшмәләр залында узган "Эшлекле дүшәмбе" сөйләшүендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров яңа җитәкчеләрне тәкъдим итте. Җирле торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт, юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлеге начальнигы итеп Марат Мәгъсүм улы Заһиров билгеләнде. М. Заһиров 1968 елда туган. Югары белемле, Уфа нефть институ- тын тәмамлаган. Соңгы...
    373
    0
    0
  • 16 февраль 2016 - 07:51
    Сөләйман хәзрәт әлегә табылмаган
    Сөләйман хәзрәт Зарипов 7 февраль - якшәмбе көнне Саранскидан Казанга кайткан чакта гарәп дусты белән югалган иде. Алар утырып кайткан автомобиль 8 февраль көнне Буа шәһәрендә табыла. Ике кеше суга төшкәндәй юк була. Сөләйман хәзрәт Зарипов 1958 елда туган. Дини гыйлемле. Бө-гелмәдә күп еллар имам-мөхтәсиб булып эшләде. 1998 - 2006...
    426
    0
    0
  • 16 февраль 2016 - 07:43
    Дуңгыз гриппы ни хәлдә?
    Соңгы атнада Татарстанда дуңгыз гриппын йоктырган 90 кеше ачыкланган. Аның белән республикада инде 198 кеше авырый. Белгечләр әйтүенчә, чир март аенда чигенә башларга тиеш.
    386
    0
    0
Реклама