Бөгелмә авазы

22 октябрь 2015 яңалыклары

  • 22 октябрь 2015 - 12:56
    Милли мәгариф системасын ныгыту юлында
    Бөгелмә Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә "Инновацион проектларны реализацияләү нигезендә милли мәгариф системасын ныгыту" дип исемләнгән семинар узды.
    1263
    0
    0
  • 22 октябрь 2015 - 12:20
    Сорауларыгыз туа икән...
    "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлеге, Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәре Советлары депутатлары белән берлектә, һәр чәршәмбе саен түбәндәге адреста гражданнарны кабул итә: Бөгелмә шәһәре, М. Җәлил урамы, 31 нче йорт, 310 нчы бүлмә (Техника йорты). 4-03-99 телефоны аша үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә һәм алдан язылып куя аласыз.
    870
    0
    0
  • 22 октябрь 2015 - 12:16
    Мәхтүм Мостафин исемендәге журналистлар бәйгесендә катнашыгыз!
    Бөгелмә журналистикасы өлкәсендә М.М. Мостафин исемендәге премия турында нигезләмә 1. Гомуми нигезләмә 1.1. Премия ТР Журналистлар берлегенең Бөгелмә бүлеге һәм "Бөгелмә" эшлеклеләр клубы тарафыннан "Бөгелмә авазы" газетасының элеккеге мөхәррире, районда һәм республикада татар журналистикасын үстерүгә зур өлеш керткән Мәхтүм Мәхмүт улы Мостафин (1949 - 2003) истәлегенә булдырылды. 1.2. Әлеге нигезләмә...
    810
    0
    0
  • 22 октябрь 2015 - 11:05
    Сентябрьдәге һәм тугыз айлык эш күрсәткечләре
    Нефть чыгару "Татнефть" җәмгыятендә сентябрь аенда барлыгы - 2 224 529 тонна, тугыз айда исә 19 884 772 тонна нефть чыгарылган. Бу узган елның шул чорларына караганда - 63 257 (102,9 процент), тугыз айга караганда 281 987 тоннага күбрәк (101,4 процент). Табигый газ җыю, 3,73 миллион куб метрга артып, 667,8...
    887
    0
    0
  • 22 октябрь 2015 - 09:58
    Кызыклы очрашулар
    Үзәк телевидениедән күрсәтелә торган "Наедине со всеми" дигән тапшыруны күргәнегез бармы сезнең? Бик яратып карыйм мин шул программаны. Халыкның күңеленә үтеп керә алган, җәмгыятебездә зур тырышлык күрсәткән талантлы шәхесләр белән якыннан таныштыра һәм дә без белмәгән якларын әңгәмәнең герое белән бергәләп, тамашачы күңеленә ачып сала әлеге тапшыру.
    478
    0
    0
  • 22 октябрь 2015 - 07:40
    Без бер-беребезгә кирәк
    Ярты ел сизелмичә дә үтеп киткән, менә 2016 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясе бара. Үзебезнең "Бөгелмә авазы"на соңга калмыйча язылып куярга онытмагыз берүк. Ни өчен дигәндә, ташламалы язылырга мөмкинлек тудырылды бит.
    1030
    0
    0
  • 22 октябрь 2015 - 07:35
    Әле дә сез бар!
    Колаклар күптән ишетми, Ярый әле күз күрә. "Бөгелмә авазы"быз бар Бәхетебезгә күрә. Менә шуны укый-укый, Шатланам, көләм, елыйм. Яңалыклар, хуш хәбәрләр - Бөтен дөньяны "тыңлыйм". Рәхмәт дим, әле дә сез бар Безнең шәһәребездә! Чирек гасыр бик аз түгел Журналист гомерендә. Бик кызыклы, эчтәлекле "Бөгелмә авазы"быз. Тырышасыз, булдырасыз, Исән генә булыгыз!...
    915
    0
    0
  • 22 октябрь 2015 - 07:25
    Сәләтле бала – ил байлыгы
    21 октябрь көнне Бөгелмәдә "Татнефть" гаммәви акционерлык җәмгыятенең "Сәләтле балалар" хәйрия фонды ХI призерлар слеты уздырды.
    1347
    0
    0
Реклама