Бөгелмә авазы

25 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 25 сентябрь 2015 - 13:57
    Елмаеп алыйк әле
    Кораб кечкенә генә утрау яныннан үтә. Ә анда сакаллы бер кеше кычкыра һәм кулларын болгый... - Бу кем соң? - дип сорый пассажир капитаннан. - Кем белгән аны. Һәр ел моннан узганда, шулай саташа ул… *** Бер хатын ахирәтенә сөйли: - Берничек тә иремне тәртипкә өйрәтә алмыйм - һәрчак акча...
    704
    0
    0
  • 25 сентябрь 2015 - 11:23
    Нигә саргаясыз?
    Юл буендагы каеннар Сары күлмәк кигәннәр. Юкәләр дә, моңаешып, Башкайларын игәннәр. Ник саргаясыз, агачлар? Җәйләрегез үттеме? Көз сулышы йөзегезгә Сагыш салып киттеме? Көзнең шаукымы кагылган Кырларга һәм далага. Ал чәчәкләр сулган инде - Саргайганнар алар да. Җил өзә дә яфракларны Өскә күтәреп ала. Бераз гына шаяра да Җиргә төшереп сала....
    601
    0
    0
  • 25 сентябрь 2015 - 10:16
    Игътибар: конкурс
    Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил, "Татмедиа" мәгълүмат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы белән берлектә, 2015 елның сентябрь - декабрь айларында "Кеше хокукы: ОБЪЕКТИВ фикер" дигән темага Татарстан Республикасында урнашкан һәм дәүләт аккредитациясе булган югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында фото һәм видео эшләр бәйгесе уздыра. Бәйге Татарстан Республикасында...
    335
    0
    0
  • 25 сентябрь 2015 - 08:42
    Көзге көндә кояш балкыды
    Көзге матур көннәрнең берсендә "Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Альбина Титова, Елена Крутякова, Марина Токмачёва балалар паркында "Игелек кыл!" дигән социаль акция үткәрделәр.
    739
    0
    0
  • 25 сентябрь 2015 - 07:58
    Алданган
    Бөгелмә полицейскийлары пенсионер әбине алдап, 115 мең сум акчасын алып чыгып киткән хатынны эзлиләр. Аферист гадәти юл белән эш итә: 76 яшьлек пенсионерның ышанычын яулап, аңа бик каты "бозым эләккәнен" әйтә. "Чистарту өчен өйдә булган барлык акчаларны күз алдына китереп куюын сорый. 115 мең җыела андый акча, барысын да бер...
    424
    0
    0
  • 25 сентябрь 2015 - 06:45
    Подъездда төтен исе...
    Подъездыгызда төтен исе сизәсез икән, кичекмәстән, янгын сүндерүчеләргә шылтыратыгыз.
    807
    0
    0
  • 25 сентябрь 2015 - 05:46
    Экстремизмга – юк!
    Сентябрь башында "КНИТУ" Бөгелмә филиалында, "Экстремизмга - ЮК!" дигән айлык барышы кысаларында, "Яшьләр җәмгыятендәге каршылыклар структурасында расачылык һәм экстремизм" дигән темага җитди сөйләшү узды.
    957
    0
    0
  • 25 сентябрь 2015 - 05:14
    Изге ниятләргә рухландыра
    Хөрмәтле Бөгелмә шәһәре һәм районы мөселманнары! Сезне иң олуг көннәрнең берсе - Корбан бәйрәме һәм изге Мәккәгә хаҗ кылу гамәлләренең төгәлләнүе уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Корбан чалу бәйрәме - иң изге теләкләр, игелекле гамәлләр, якты ниятләр белән сугарылган бәйрәм ул, йөзләрчә еллар дәвамында кешеләрне үзара якынайтуга, берләштерүгә хезмәт итә...
    958
    0
    0
Реклама