Бөгелмә авазы

28 июль 2015 яңалыклары

  • 28 июль 2015 - 12:49
    Иҗтиһатлы һәрбер көнегез
    Иртәгә ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөгелмә муниципаль районының элеккеге башлыгы, республиканың атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, Бөгелмә муниципаль районының Мактаулы гражданины Илдус Әсгать улы КАСЫЙМОВ үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
    1382
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 08:49
    Хокукларыгызны белегез!
    Эшкә урнашканда сезгә хезмәт кенәгәсен тутырмаганнар, хезмәт килешүе төземәгәннәр, яисә хезмәт хакын "конверт"та бирәләр икән, сез эш өлкәсендәге законнарга кагылышлы барлык сорауларыгызны, өйдән дә чыгып тормыйча гына, белгечләргә ирештерә һәм тиешле җавап ала аласыз. Моның өчен 4-17-60 яки 6-94-00 телефоннарына шылтыратуыгыз җитә.
    340
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 07:52
    Авыр атлетика буенча беренчелек
    "Динамо" спорт клубында "Динамо" балалар фонды бүләгенә авыр атлетика буенча 1999 елгы һәм аннан да кечерәк яшүсмерләр арасында "ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте" иҗтимагый-дәүләт оешмасы беренчелеге булып узды. Ярышларда Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Казан, Бөгелмә шәһәрләреннән 45кә якын спортчы һәм Башкортстан республикасы, Ульян өлкәсе вәкилләре катнашты. Мондый ярыш Бөгелмәдә әле беренче...
    371
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 06:34
    Сугыш инвалидларына - бушлай машина
    2005 елның 1 гыйнварыннан сугыш инвалидлары дәүләт хисабына шәхси транспорт чарасы алу хокукыннан азат иделәр. Дәүләт Думасы депутаты Олег Смолин (КПРФ) "Ветераннар турында" Федераль Законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын әзерләгән. Аның нигезендә, сугыш инвалидлары 700 мең сумга кадәрге суммада автомобиль алу мөмкинлегенә ия булачаклар, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
    339
    0
    0
Реклама