Бөгелмә авазы

23 июль 2015 яңалыклары

  • 23 июль 2015 - 14:55
    Әтнәдә – балалар өчен мөселман Сабан туе
    Әлеге бәйрәм 25 июль көнне "Чулпан" лагеренда үтәр дип көтелә. Милли бәйрәм сәгать 10да башлана. Теләүчеләр рәхим итегез, дип хәбәр итә "Әтнә таңы" газетасы.
    1416
    0
    0
  • 23 июль 2015 - 13:50
    Бөгелмәле - Россия җыелма командасында
    Казанда узачак су спорт төрләре чемпионатында ил данын яклаучы Россия җыелма командасы составы тәгаенләнде. Бөтенроссия йөзү федерациясе хәбәр иткәнчә, Россия командасын 50 метрлы йөзү бассейнында йөзү ярышларында - 38 спортчы, ачык һавада йөзү буенча - 8 спортчы тәкъдим итә. Россия җыелма командасына 4 Татарстан спортчысы кергән, шулар арасында Бөгелмә егете...
    677
    0
    0
  • 23 июль 2015 - 13:11
    Матбугат йорты – яңа сыйфатта
    16 июлдә Казанда элеккеге Матбугат йорты төзекләндерелеп, кабат ачылды, ләкин башка сыйфатта − анда хәзер "Ногай" кунакханәсе һәм татар китаплары кибете булачак. Объектны ачу тантанасында ТР вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үзе катнашкан. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган мәдәни мирас объектларын саклау буенча актив эшчәнлекнең тагын бер уңай...
    1367
    0
    0
  • 23 июль 2015 - 12:22
    “Кол Шәриф” мәчетендә – дөнья чемпионаты кунаклары
    Кунаклар мәчеттәге Ислам мәдәнияте музеенда ислам һәм татар халкы тарихы, шулай ук "Гаиләмнең шамаиле" күргәзмәсе белән танышты.
    1134
    0
    0
  • 23 июль 2015 - 12:11
    Элеваторлардагы бәяләр тикшерелде
    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елгы ашлык уңышын җыю барышында республиканың икмәк кабул итү предприятиеләрендәге һәм элеваторлардагы хезмәт күрсәтүләргә бәяләрне килештерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы...
    1047
    0
    0
  • 23 июль 2015 - 11:08
    Бөгелмә басуларында эш кайный
    Бүгенге көнгә Бөгелмә районында уҗым һәм язгы сабан культуралары 309,7 га мәйданда чәчелгән, шуларның 34 578,7 га - язгы сабан культуралары, 7 731 га - уҗым басулары. Техник культуралар мәйданның 7 368 гектарын били. Хәзерге вакытта районда 82 комбайн исәпләнә. 1 комбайнга 620 га җир йөкләнеше туры килә. Җаваплылыгы чикләнгән...
    1298
    0
    0
  • 23 июль 2015 - 10:21
    Бөгелмә егете Эмиль Закиров - XXI гасыр Кулибины
    2015 елның гыйнвар-май айларында, Татарстан Республикасы уйлап табучылар һәм рационализаторлар иҗтимагый советы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә, "XXI гасыр Кулибиннары" яшь уйлап табучыларның VIII Республика олимпиадасы үткәрелде. Финалда катнашу өчен 32 проект сайланды. Республиканың шәһәр белем бирү учреждениеләре арасында өлкән төркемдә Бөгелмә шәһәре 7 нче гимназиянең 8...
    357
    0
    0
  • 23 июль 2015 - 09:52
    Тәңкәнең тиражы – 5 мең данә
    Россия банкы, "Казанда 2015 елда спортның су төрләре XVI чемпионаты" на багышлап, өч сумлык тәңкәне әйләнешкә чыгара. Тәңкәнең диаметры - 39 миллиметр, тиражы - 5 мең данә, дип белдерә банк матбугат хезмәте. Россия Федерациясе территориясендә өч сумлык тәңкә түләү өчен законлы чара һәм бернинди чикләүләрсез номинал буенча кабул ителергә тиеш.
    337
    0
    0
  • 23 июль 2015 - 08:38
    Халыккка уңайлы булсын дип
    ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Бөгелмә социаль яклау бүлеге кайбер төр хезмәтләрдән республиканың uslugi.tatarдru дәүләт хезмәтләре порталы аша файдаланырга чакыра. Мондый хезмәтләргә: субсидия түләүләре билгеләтү өчен "ЖКХ", балалар пособиесе билгеләтү өчен - "Уход за ребёнком" бүлекләренә керергә кирәк. Шулай ук бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособиене,...
    343
    0
    0
  • 23 июль 2015 - 07:41
    Эш эзләп – Лениногорскига
    Кул эшләрен белгәннәр өчен 500дән артык буш эш урыны бар икән. Бу турыда Лениногорск шәһәренең мәшгульлек үзәге хәбәр итә. Алар барысы да - бүген сирәгрәк очрый торган һөнәр ияләре, мәсәлән, инженер-конструктор, ташчы, электр һәм газ ярдәмендә эретеп ябыштыручы, балта остасы, билгеле бер категорияле машина йөртүчеләр һ.б.
    350
    0
    0
Реклама