Бөгелмә авазы

2 июль 2015 яңалыклары

  • 2 июль 2015 - 14:10
    Ачык һавада – китап укырга
    Бөгелмә шәһәре китапханәләре шәһәрдәшләребезне ачык һавада эшләүче "Зеленая беседка" дип исемләнгән уку залына чакыра. Балалар паркында китапханәгә кермичә дә һәркем китап яңалыклары белән таныша, журналлар карый, сабыйларына кычкырып балалар китаплары укый ала. Биредә шулай ук китапханә хезмәтләре турында теләсә нинди мәгълүматларны алырга мөмкин. Периодик басмаларны һәм китапларны шунда ук күләгәдә...
    1098
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 13:14
    Ремонт һәм төзелеш объектларында
    1 июль көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров төзелеш һәм реконструкция объектларында булды һәм урыннарда әлеге эш өчен җаваплы җитәкчеләр белән киңәшмә уздырды. Шулай ук башкарылган эшнең сыйфаты, план нигезендә алып барылуы да ныклы контрольдә тотыла.
    702
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 12:39
    Гыйбадәтханә төзеләчәк
    Әлеге яңалыкны 29 июнь көнне "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров җиткерде. Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий белән очрашу вакытында шәһәрнең үзәк өлешендә чиркәү төзү турында килешкәннәр. Төзелеш өлкәсендәге җаваплы затларга гыйбадәтханә урынын тәгаенләү турында күрсәтмә бирелде.
    1250
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 11:52
    Өч көн рәттән ял
    Татарстан халкы Ураза гаете уңаеннан өч көн рәттән ял итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Диния Нәзарәте матбугат хезмәте. Бу елны Рамазан ае тәмамлану - Ураза бәйрәме 17 июльгә туры килә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматы буенча, ул ял көне булачак. Бәйрәм җомга...
    1143
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 10:48
    “Кайнар линия” эшли
    Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе белгечләре гражданнарның сорауларына эш көннәрендә 9 сәгатьтән алып, 18 сәгатькә кадәр җавап бирәчәк. Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Президенты һәм республика муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлау буенча "кайнар линия" ачылды. 8(843) 292-56-42; 8(843) 292-85-14 телефоннарына шылтыратып, гражданнар үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итә ала....
    1144
    0
    0
Реклама