29 май 2015 яңалыклары
-
29 май 2015 - 13:23Бөгелмәләрнең сәламәт яшәве - ил мәнфәгатендәТатарстаныбызда киң җәелеп киткән "Президент белән бергә!" иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар, республикабыз үсеше өчен үзләрендә зур җаваплылык тоеп яшиләр. Әлеге хәрәкәтнең Бөгелмә бүлеге активистлары да, республиканың һәрбер районындагы кебек үк, Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә алып барыла торган барлык социаль программаларда катнашалар. "Президент белән бергә!" иҗтимагый хәрәкәте вәкиле, Бөгелмә муниципаль районы иреклеләр...
-
29 май 2015 - 11:33Бөгелмә осталарына – лаеклы бәяБөгелмә педагогия көллияте вәкилләре "Елның иң яхшы мөгаллиме" дип аталган республика грантлар бәйгесендә җиңүгә иреште. "Гомуми белем бирү фәннәре" номинациясендә барлыгы 128 укытучы катнашкан, аларның 30ы җиңү яулаган. Алар арасында көллиятнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая Каюмова белән чит телләр белгече Наталья Колесникова да бар.
-
29 май 2015 - 09:15Татар Димскәе авылында очрашу- Әссәламегаләйкүм, мөхтәрәм Татар Димскәе авылы халкы! 25 ел буе аваз сала Үз ана телебездә. Белем нуры иңдерә ул Безнең күңелебезгә, - дигән сүзләр белән башлап җибәрде очрашуны төбәгебезнең яраткан артисты Эдуард Гафиятуллин. - Үткер телле, кояшлы-язлы, назлы-аһәңле, шаян-көлкеле, акыллы һәм олпат газетабыз "Бөгелмә авазы" җыйган бүгенге милли мәҗлескә хуш...
-
29 май 2015 - 07:03Орденны килеп алыгызБөек Ватан сугышында катнашкан Әсгать Кыям улы ШӘЙМӘРДАНОВ югалткан 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены табылды. Ә.К. Шәймәрдановның туганнарының ТР Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы хәрби комиссариаты бүлегенә, 17 бүлмәгә мөрәҗәгать итүләрен көтеп калалар. Телефон: 6-96-08.
-
29 май 2015 - 05:16Бөгелмә паркларына яңа сулышТатарстанда 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул рәвешле, республикадагы яшел зоналарга яңа сулыш алырга мөмкинлек бирергә булдылар. Яшерен-батырын түгел, һәрберебез күреп тора, бай тарихлы, әмма бүген шактый ташландык хәлдәге парклар шәһәр һәм авыл урамнарының ямен алып тора. Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов аларны тәртипкә китерү өчен быел...