22 май 2015 яңалыклары
-
22 май 2015 - 13:38Моңсарда яңа исемШәһәребездә рухи дөнья саулыгын алга куеп, актив тормыш белән яшәүче шигъри җанлы, бай күңелле иҗат кешеләре бик күп. Бүген сезнең игътибарга шундый күркәм затларның берсе - 2 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Миргазиян кызы Узумның бер бәйләм шигырьләрен тәкъдим итәбез. Мәрхәмәтле булыйк! Көннәр үтә... Еллар үтә, айлар,...
-
22 май 2015 - 11:31Бөгелмә кызы Айгөл Бәкерова Президент хыялыБөгелмә шәһәренең 6 нчы мәктәбендә укучы кызны мәктәп директоры Вячеслав Парфенов шаяртып һәм яратып: "Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хыялы", - дип атап йөртә. Республика Президенты сүзләренә караганда, Татарстанда яшәүчеләр өч телне: татарчаны, русчаны һәм инглизчәне яхшы белергә тиеш. Айгөл - нәкъ шундыйларның берсе. Тел остасы. Интеллектуаль ярышларда республикада Айгөлгә тиңнәр...
-
22 май 2015 - 10:06Иртәгә - соңгы көн"Бөгелмә авазы" газетасына ташламалы язылу бара. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Шәһәр һәм районның барлык почта бүлекләрендә иртәгә - 23 майга кадәр генә 2015 елның II яртыеллыгына "Бөгелмә авазы"на язылуда 10 процентлы ташлама каралган. Шуңа күрә, тормыш-көнкүреш кирәк-яракларына бәяләр көн дә артып торган бер чорда, әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, газетага ташламалы бәядән...
-
22 май 2015 - 09:17Пыскып яткан төпчектән - олы казаНәни тәмәке төпчеге олы янгын чыгуга сәбәпче була аламы? Әлбәттә. Исерек кеше кулындагы сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән дә мәкерлерәк дошман бармы икән әле? Бигрәк тә ул кешенең урында ятып тарту гадәте булса?! Андый янгыннар гап-гади эзлеклелек белән килеп чыга: эчте, тәмәкесен кабызды, ятты, йоклап китте... Кулдан төшеп киткән һәм пыскып яткан...
-
22 май 2015 - 07:23ТНГ Групп җәмгыятенең уңышы коллектив хезмәтендәМай бәйрәмнәре алдыннан җаваплылыгы чикләнгән "ТНГ-Групп" җәмгыятендә компания алдынгыларын бүләкләделәр. "Сосновка" ял базасында 80гә якын хезмәткәр узган 2014 ел нәтиҗәләре буенча "Һөнәре буенча иң яхшысы" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бәйрәм тантанасында аларны генераль директорның беренче урынбасары - промысел геофизикасы директоры Рамил Мөхәммәдиев тәбрикләде. Рамил Сафа улы компания сәясәтенең нәкъ...
-
22 май 2015 - 05:48Җәмәгатьчелек Миңнехановка ышаныч белдерәҖөмһүриятебездә 12 майда җәмәгатьчелек инициативалы төркеме тарафыннан Президент праймеризларында катнашу өчен кандидатлар тәкъдим итүгә старт бирелде. Шушы вакыт эчендә инде берничә иҗтимагый оешма Татарстан Президенты вазифасына республиканың хәзерге лидеры Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте. Җәмәгатьчеләр, республика үсеше стратегиясен хуплап, Рөстәм Нургали улына ышаныч белдерде. Республика Ветераннар берлеге вәкилләре искәрткәнчә, Рөстәм Миңнеханов...
-
22 май 2015 - 04:11Социаль тупланмалар бәясе арттыАйлык акчалата түләүләрне индексацияләү белән бер үк вакытта быел 1 апрельдән социаль хезмәтләр тупланмасы рәвешендәге дәүләт ярдәменә бирелә торган акча күләме 5,5 процентка индексацияләнде. Закон нигезендә, федераль ташламаларга ия булучылар тупланманы тулысынча, яисә өлешчә акчага алыштыра алалар. Шулай итеп, 2015 елның 1 апреленнән гражданинга тәкъдим ителә торган социаль түләүләр тупланмасының...