Бөгелмә авазы

7 май 2015 яңалыклары

  • 7 май 2015 - 14:59
    Бөгелмәдә алдан тавыш бирә башладылар
    Бөгелмә муниципаль районының Акбаш авыл җирлегендә бүген "Единая Россия" партиясе эчендә алдан тавыш бирү узды. Депутатлыкка кандидатлар Акбашның күпфункцияле үзәгендә очраштылар.
    785
    0
    0
  • 7 май 2015 - 13:32
    Рөстәм Миңнеханов ветераннар турында: “Сез безнең өчен һәрвакыт батырлык һәм геройлык өлгесе булачаксыз”
    Бүген Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантана узды. Бәйрәмнең иң кадерле кунаклары булган сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов якынлашып килгән Җиңү көне белән тәбрикләде. Тантанада...
    616
    0
    0
  • 7 май 2015 - 12:29
    Матур эшләребез бар
    22 апрель көнне шәһәребезнең 8 нче гомуми белем бирү мәктәбендә Бөгелмә муниципаль районы мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Класстан тыш чаралар ярдәмендә укучыларның фикерләү һәм иҗади сәләтләрен үстерү" дигән темага чираттагы семинар булып узды. Семинарны директор урынбасары Айгөл Заһидуллина ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында сәләтле балалар белән эшләүгә басым...
    523
    0
    0
  • 7 май 2015 - 11:47
    Поход фотокамерасы
    Бу - поход фотокамерасы, якташыбыз Ирек Хаҗи улы Хәкимов истәлеге. Ирек абый аны фронттан алып кайткан. Үзе исән чакта сөйләп калдырган истәлеге дә музейда саклана: "Бик каты бәрелешләр вакытында якташым Алешаны югалттым. Алеша чибәр, кыю, фотога төшәргә һәм төшерергә ярата иде. Дустымны җирләгәннән соң кулымда фотокамерасы калды. Фронтовик дусларым туган...
    345
    0
    0
  • 7 май 2015 - 10:30
    “Безнең күңел мәңге калган туган авылда”
    Гүзәл җирем - туган авылым Заманнарны кичкән, давылны. Матурланып үсә бүген дә, Бәхет нуры балкый күгендә. Кәрәкәшлем минем, Кәрәкәшлем, Киләчәгең якты бүгеннән, - дип язган филология фәннәре докторы, профессор, язучы Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов. Әнвәр абый белән без Чаллы дәүләт педагогия институтында танышкан идек. Барлык студентлар да Әнвәр абыйның лекцияләренә...
    996
    0
    0
Реклама