16 апрель 2015 яңалыклары
-
16 апрель 2015 - 13:29Татарстанда яңа дәүләт бүләкләре булдырылаТиздән Татарстанда яңа төр дәүләт бүләкләре барлыкка килергә мөмкин. Бүген республиканың Дәүләт Советы депутатлары шул турыдагы закон проектын беренче укылышта карады. Әлеге документны парламентка Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе керткән. Гомумән алганда, әлеге закон проекты "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында" һәм "Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында"гы законнарга...
-
16 апрель 2015 - 12:50Кечкенә бөгелмәләр светофорга кунакка барганнарБөгелмә шәһәренең 21 нче "Энҗекәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр юл йөрү кагыйдәләрен ныклап өйрәнәләр. Бу эшнең кечкенәдән үк алып барылуы мөһим. 3-4 яшьлек балалар юл кагыйдәләрен яхшы белүләрен 9 апрель көнне күрсәттеләр. Балалар ата-аналары белән бергә җырлы-биюле тамашада, күңелле конкурсларда катнаштылар. Биредәге уеннарда җиңеп чыгу өчен аларга юл билгеләрен дөрес...
-
16 апрель 2015 - 12:262 нче лицей укучылары кара урманга кереп киттеТатар мәдәният үзәге бөгелмәләрне әледән-әле сөендереп тора. Концертлары, күргәзмәләре дисеңме, төрле җылы очрашулар дисеңме. Башкала артистларыннан бер дә ким булмаган халык театры спектакльләрен карап рәхәтләнә идек. Хәзер исә курчак театры премьерасына чакыру алгач, кызыксыну белән бергә аптырап та калдым. Бөгелмәдә мондый тамашаның булганы юк иде бит әле. Һәм, чыннан да,...
-
16 апрель 2015 - 10:34Балалар да җинаять кылаБүген Бөгелмә шәһәре прокуратурасында хокук саклау органнарының координацион җыелышы узды. Анда балигъ булмаган балалар тарафыннан кылынган җинаять эшләре, аларны булдырмый калу чаралары турында сөйләштеләр. Шулай ук исерек килеш, җәмәгать урыннарында хокук бозу очраклары буенча профилактик чаралар, алдагы эшләр билгеләнде. Утырышта уку йортлары директорлары, балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе әгъзасы катнашты.
-
16 апрель 2015 - 06:06Бөгенче сыйныф укучысын машина бәрдерәЛениногорск шәһәренең 5 нче мәктәп янәшәсендәге җәяүле кичүендә беренче сыйныфта укучы малайны җиңел автомобиль бәрдерә. Ул юлны аркылы чыкканнан соң, әллә мәктәптә берәр әйберен онытып калдырып, кире борыла. Бәхетсезлеккә, бу вакытта юлдан баручы чит ил автомобилен йөртүче 1950 елгы ир-ат аны абайламый. Һәлакәттә касык сөяге сынган 8 яшьлек малайны башта...