Бөгелмә авазы

8 апрель 2015 яңалыклары

  • 8 апрель 2015 - 10:48
    Хаҗга 1 500 кеше барачак
    Бу турыда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин хаҗ сезонына әзерлек киңәшмәсендә хәбәр итте. Согуд Гарәбстанына хаҗилар 16 августта юл алачак. Быел хаҗга заманча электрон чипы булган чит ил паспорты ияләренә генә бару мөмкинлеге бирелә. Мәккәгә Россиядән барлыгы 16 400 кеше барыр дип көтелә.
    295
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 10:48
    Җитештерү күләме арта
    ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, бу фактны 2015 елның беренче кварталы саннары күрсәтә. Финанс авырлыкларына карамастан, авыл хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап кала алганнар. Ә дуңгызларның саны - 3, сарык һәм кәҗәләрнеке - 26 һәм кош-корт 17 процентка арткан.
    332
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 10:47
    Программа бар көчкә эшли
    999 күпфатирлы йортның 833ен дә эш тулы куәткә бара. Моннан тыш, төзекләндерү эше клубларда, уку учреждениеләрендә, балалар бакчаларында да башкарыла. Бөгелмә муниципаль районы да башкалардан калышмый. Мәсәлән, Кодаш авыл клубындагы ремонт 80 процентка үтәлсә, мәктәпләрдә - 32 процент. Шәһәр мэры Линар Закиров подрядчыларга эшне тизләтергә кушты. Төзелештә - аеруча. Бу...
    300
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 10:41
    Медальләр балкый түшләрдә
    Кодаш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. 2 апрель көнне әлеге лаеклы бүләкләр сугыш ветераннарына, сугышта катнашканнарның толларына һәм тыл хезмәтчәннәренә - җәмгысе 32 кешегә тапшырылды.
    836
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 05:18
    Укыйбыз. Карыйбыз. Тыңлыйбыз
    Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм күмәк коммуникацияләр буенча федераль күзәтчелек хезмәте ТР идарәсе мәгълүматларына караганда, быел март аенда 7 яңа күмәк мәгълүмат чарасы: 3 - басма, 2 - ра-диоканал, 2 телепрограмма теркәлгән. 1 - басма, 1 радиоканал кабат теркәлү узган, 11 мәгълүмат чарасы эшчәнлеген туктаткан. Шуларның 9ы - оештыручылар үтенече белән,...
    283
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 05:17
    Хезмәткә хөрмәт
    Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Бөгелмә үзәк район хастаханәсе" дәүләт автоном уч- реждениесе даруханәсе провизор-технологы Гәүһәрия Әхмәди кызы МОРЗИНАга "Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәт- кәре" дигән мактаулы исем бирелде.
    341
    0
    0
Реклама