Бөгелмә авазы

27 март 2015 яңалыклары

  • 27 март 2015 - 12:13
    Үсеш рейтингы
    2015 ел башында шәһәр һәм районнарның социаль-икътисади үсеш рейтингы игълан ителде. Әлеге рейтингта Бөгелмә 17 нче урында тора. Узган ел белән чагыштырганда, аска тәгәрәү дә, өскә күтәрелү дә күзәтелмәгән. Беренче өчлеккә Казан шәһәре, Әлмәт һәм Лаеш районнары кергән.
    720
    0
    0
  • 27 март 2015 - 12:12
    Хезмәткә хөрмәт
    Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Үзәкләштерелгән район клуб системасы" муниципаль бюджет учреждениесе Зелёная Роща авыл мәдәният йорты мөдире Ольга Николаевна БОРОДИНАга "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
    338
    0
    0
  • 27 март 2015 - 09:35
    “БӨГЕЛМӘ ҖЫЛЫ КАРШЫЛАДЫ...”
    23 март көнне Бөгелмә шәһәр судының киңәшмәләр залында Наил Хәертдинов журналистлар белән очрашты, аларның сорауларына җаваплар бирде. Белгәнебезчә, Наил Миншакир улы Хәертдинов 2014 елның 25 октябрендә, Россия Федерациясе Президентының 681 нче номерлы Указы белән, Бөгелмә шәһәр суды рәисе итеп билгеләнгән иде. Очрашуда Н. Хәертдинов, хөкемдарлар һәм җирле матбугат чаралары белән...
    1088
    0
    0
  • 27 март 2015 - 09:27
    ҺӨНӘРЛЕ ҮЛМӘС
    Халык сүзе белән бәхәсләшеп булмый - ташка уеп язылган хаклык. Мәктәп бусагасын бүген-иртәгә атлап чыгып китәсе укучылар - әле әти-әниләре өчен сабый гына булган балалар һөнәр сайлау дигән мөһим карар алдында торалар. Күп очракта нәкъ өлкәннәр киңәше белән эшләнә бу эш. Ә алар инде балаларын ничек тә югары белемле, дәрәҗәле...
    380
    0
    0
  • 27 март 2015 - 09:23
    ХӘЙРИЯ – ХӘЕРЛЕ ГАМӘЛ
    25 март көнне Казанның "Корстон" үзәгендә "2014 ел хәйриячесе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты, Хәйрия эшләре буенча республика советы рәисе Рөстәм МИҢНЕХАНОВ та катнашты. Татарстанда хәйрия эшчәнлеге республика дәүләт сәясәтенең бер өлеше булып тора. Бу совет 2006 елдан бирле эшли, ә бәйге 2007 елдан башлап, ел...
    631
    0
    0
Реклама