25 март 2015 яңалыклары
-
25 март 2015 - 07:24Теләк һәм ихтыяр көче белән берлектә – җиңүгә таба14 - 21 март көннәрендә мәркәзебез Казанда "Туган йорт җылысы" исемендәге III Республика фестивале узды.
-
25 март 2015 - 07:07Безнең егет сынатмады16 - 20 мартта Сызрань шәһәрендә каратэ-киокушинкай спорт төре буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Анда бездән "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Үз авырлык үлчәвендә Андрей Шилов 3 нче урынга лаек булды.
-
25 март 2015 - 07:06Бөгелмә чаңгычыларны чакыра29 март көнне 10 сәгать 20 минутта "Чаңгы базасы" спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы призына 37 нче Ачык республика чаңгы марафоны узачак. Катнашучылар 23 марттан башлап, 27 мартка кадәр теркәлә алалар (8 - 17 сәгатьтә). Тиешле үрнәктә тутырылган заявкаларны е-mail аша җибәрергә була: dussh.lg@mail.ru. Белешмәләр өчен телефон: 8(85594) 4-97-34,...
-
25 март 2015 - 07:05Авыл эшмәкәрләре җыеныТатарстан башкаласының "Корстон" комплексында IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узды. Аның эшчәнлегендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм Россия Федерациясенең 30дан...
-
25 март 2015 - 07:04Ерак калмый инде чәчүгәТР Президенты район башлыкларын язгы чәчү чорында ягулык материаллары белән тәэмин итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә чакырды. Минераль ашламалар сатып алуга килгәндә исә, ул - гектарына, кимендә, 50 килограмм. Бу 2014 елга караганда азрак. Чәчү кампаниясе өчен кирәкле 9 миллиард сумлык кредит ресурслары шулай ук аз.
-
25 март 2015 - 07:03Капиталь ремонтТорак инспекциясе күрсәткечлә-ренә караганда, Татарстан Республикасында капиталь ремонт 42 муниципаль берәмлектәге күпфатирлы 999 йортның 658ендә башланган, Бөгелмәдә 87 йортның - 46сында.
-
25 март 2015 - 07:03Юридик ярдәм күрсәтелде20 мартта "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегендә Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узды. Бу көнне алдан язылып куйган 9 кеше килгән иде. Адвокат В.Н. Дементьева, нигездә, торак проблемаларына бәйле сорауларга аңлатма бирде. Нотариус Н.К. Ануфриева нотариаль эшчәнлеккә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертте: ышаныч язуыннан башлап, васыятьнамәләр, бүләк итү язуларын һәм башкаларны...
-
25 март 2015 - 06:58Халыкара урман көнеБу датаны яз аенда - 21 мартта билгеләп үтәләр. Шул уңайдан Бөгелмә педагогия көллиятендә зур әзерлек барган. Студентлар экологик датаны билгеләп үтү өчен "Кеше һәм табигать" исеме астында иҗат күргәзмәсе оештырган.
-
25 март 2015 - 06:54Адреслы ярдәмБөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтелә. Эшне фатирларда ремонт ясаудан башлап җибәрделәр.
-
25 март 2015 - 06:50Мәңгелеккә истәлек итеп"Мәңгелек ут" мемориалын реконструкцияләү эше тәмамланып килә. Ул инде 95 процентка әзер.
-
25 март 2015 - 06:38Афәт белән фаҗига янәшәАгымдагы елда Бөгелмә муниципаль районы территориясендә инде ике дистәгә якын янгын очрагы теркәлде, дип хәбәр итә безгә Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы урынбасары Юрий Хребет.
-
25 март 2015 - 06:32Нәүрүз гүзәлеНәүрүз бәйрәмен каршы алган көннәрдә Татар мәдәният үзәгендә Бөгелмәнең "Нәүрүз гүзәле"н сайладылар. Инде матур традициягә әверелгән бәйге-чарада быел шәһәребезнең алты мәктәбендә укучы кыз балалар үзара көч сынашты.
-
25 март 2015 - 06:19Нәүрүз мөбарәк булсын!Нәүрүз - борынгыдан килгән язгы бәйрәм. Аны төрки һәм фарсы халыклары билгеләп үтә, нәүрүз яңа көн дигәнне аңлата. Нәүрүзне 21 - 22 мартта бәйрәм итәләр. Ул яз килү, язгы кыр эшләренең башлануы белән дә бәйле, ягъни табигатьнең яңару чоры бәйрәме дә булып тора. Бу вакытта көн белән төн дә тигезләшә.Әлеге...