Бөгелмә авазы

26 февраль 2015 яңалыклары

  • 26 февраль 2015 - 14:30
    Без террорга каршы!
    "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә, республика көрәш программасы кысаларында, "Гражданлык җәмгыяте һәм террорчылыкка каршы көрәш" дигән темага хокукый дәрес узды. Биредә дәваланучы-тәрбияләнүче балаларның күбесе террорның тарихы һәм сәбәпләре хакында беренче тапкыр ишеттеләр; Федераль куркынычсызлык хезмәте әзерләгән мультфильмнар һәм "Без террорга каршы!" дип исемләнгән социаль ролик карадылар; "Террорчылык...
  • 26 февраль 2015 - 12:00
    Дзюдо
    Е.Ә. Тимерҗанов исемендәге "Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә дзюдо буенча "Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе" беренчелеге ярышлары узды. Аны Ватанны саклаучылар көненә багышладылар. Ярышта 4 яшь аралыгы һәм 23 авырлык категориясендә 85 спортчы катнашты. Җиңүчеләр Айрат Мортазин, Госман Зиннәтов, Айдар Биктаһиров, Арсен Баратов Грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.
  • 26 февраль 2015 - 11:17
    Ел гади булмас
    Бүген Техника йортында икенче чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы Советы депутатларының 46 нчы сессиясе булды.
  • 26 февраль 2015 - 06:10
    Бөгелмә шәһәре базарындагы бәяләр
    Сөяксез сыер ите - 440 сум. Кабыргалары - 260 сум. Аш өчен әзерләнгән вак-төякләр - 100 сум. Сыер итеннән фарш - 220 сум. Бәрәңге - 45 сум. Кишер - 45 сум. Суган - 40 сум. Кәбестә - 40 сум. Йомырка (дистәсе) - әллә Ягсуп абыйның тәнкыйтеннән курыкканнар, без барганда 60ка...
  • 26 февраль 2015 - 06:07
    Ташламалы язылу башланды
    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Татарстан почтасы" 2015 елның икенче яртыеллыгына басма мәгълүмат чараларына алдан яздыру барышында, "Бөтенроссия әбунәчеләр ункөнлеге"ндә катнаша һәм шушы чорда гына 10 процентлы ташлама ясый. Ташламалы язылу 7 мартка кадәр дәвам итәчәк. Әлеге мөмкинлектән файдаланып калыйк!
Реклама