Бөгелмә авазы

18 февраль 2015 яңалыклары

  • 18 февраль 2015 - 13:00
    Чаңгычы Вероника Дергач яхшы нәтиҗәләр күрсәтте
    Чаңгы буенча бала һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Вероника Дергач Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелегендә катнашты. Көч сынашулар 10-15 февраль көннәредә Рыбинск шәһәрендә үтте. Вероника Республика кызлары җыелмасы арасында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, ләкин, кызганычка, әлеге ярышларның җиңүчесе булмады.
    817
    0
    0
  • 18 февраль 2015 - 10:23
    Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гашыйклар көне
    Изге Валентин көне яки Барлык гашыйклар көне - 14 февральдә җиһандагы бик күп кешеләр тарафыннан билгеләп үтелә торган бәйрәм. Әлеге бәйрәм уңаеннан, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә никахлашуларны теркәү үзенчәлекле булды. 14 февральдә 10 пар гаилә корды. Никахлашу тантанасында катнашкан һәр кунакка валентинкалар,...
    373
    0
    0
  • 18 февраль 2015 - 09:47
    Бөгелмәле Александр Красныхның чираттагы җиңүе
    10-13 февраль көннәрендә Пенза шәһәрендә Идел буе федераль округы чемпионаты үтте. Биредә "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Александр Красных та (тренер-укытучысы С. Кузнецов) катнашты. Александр 200,400 метрга ирекле йөзүдә һәм 4х200 метрга ирекле йөзү эстафетасында җиңеп, Республика һәм шәһәр данын лаеклы яклады.
    835
    0
    0
  • 18 февраль 2015 - 08:40
    Бөгелмә көрәшчесе Россия Чемпионатына юл алды
    13-16 февральдә Ульяновск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы чемпионаты үтте. Ярышларда Идел буе федераль округының 12 өлкәсеннән җыелган 162 спортчы катнашты. Бөгелмә данын 3 спортчы яклады. Алексей Захаров 130 кг. гәүдә авырлыгы категориясендә 3 нче урынны яулап, С.Петербург шәһәрендә үтәчәк Россия чемпионатына юллама алды.
    387
    0
    0
  • 18 февраль 2015 - 08:23
    Сугышлар башка булмасын!
    1989 елның нәкъ менә шушы көнендә соңгы совет солдаты, Дуслык күперен үтеп, Әфганстаннан чыгарыла. Сугыш... Кыска гына сүз,ә мәгънәсе нинди куркыныч! Барыбыз да белә, әфган су-гышы илебезгә күп югалтулар китерде. Ул елларда халкы-бызга кайткан 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат яз-мышы бүген дә җаннарны...
    383
    0
    0
  • 18 февраль 2015 - 06:44
    "Бөгелмә авазы" газетасына ташламалы язылу бара
    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Татарстан почтасы" 26 февральдән алып, 7 мартка кадәр, 2015 елның икенче яртысына басма мәгълүмат чараларына алдан яздыру барышында, "Бөтенроссия әбунәчеләр ункөнлеге"ндә катнаша һәм шушы чорда гына 10 процентлы ташлама ясый. Әлеге мөмкинлектән газета укучыларыбыз да файдаланыр дип ышанып калабыз.
    356
    0
    0
Реклама