Бөгелмә авазы

16 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 16 гыйнвар 2015 - 14:00
    Тарихыбызның тере шаһиты
    Тарихка күз салсак, үзебезнең илдә иң беренче трактор 1923 елда төзелә. Ә беренче автомобиль бер елга соңрак, ягъни 1924 елда эшләп чыгарыла. Бу техника безнең якларга үткән гасырның егерменче еллар азагында, утызынчы еллар башында гына килеп ирешә. Алар кулланышка кергәнче, басуларда бер генә дә үзйөрешле машина булмыйча, тирә-юньдә тулы тынлык...
    396
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 10:00
    Каршыларга язсын әле йөз дә бер яшегезне
    Безнең Бөгелмә ветераннар советы президиумы әгъзалары бер дә тик тормыйлар - менә бүген дә, ягъни 15 гыйнвар көнне алар өч хезмәт һәм сугыш ветеранын юбилейлары белән котларга өйләренә бардылар. Минем үземә бу көнне Гайшә Хәсәнова һәм Венера Хәкимова белән бергә туксан яшьлек Гандәлифә әби Хәбибуллина янында булып, аны юбилее уңаеннан...
    852
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 09:30
    “Ак шәмдәлләр тезеп куярга...”
    26 декабрь көнне "Ак тирмә" башкорт клубы Халыклар дуслыгы китапханәсендә Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрына 95 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырды. Шунысы куанычлы, кичәбезгә Лениногорск шәһәреннән дә башкорт дусларыбыз килгән иде. Кунаклар игътибарына "Ак шәмдәлләр тезеп куярга..." дип исемләнгән слайд-презентация тәкъдим ителде.
    620
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 08:00
    Безнекеләр – наркоманиягә каршы көрәштә
    Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ел ахырында җөмһүриятебез территориясендәге мәдәният-ял итү учреждениеләренең наркоманияне профилактикалау юнәлешендә алып барган социаль-мәдәни проектлар смотр-бәйгесенә йомгак ясады. Республика муниципаль районнары клублары тәкъдим иткән 19 хезмәт арасында Бөгелмә районыннан биш проект тәкъдим ителгән иде.
    871
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 07:20
    Эш дәвам итә
    Узган 2014 ел - Мәдәният елын төгәлләп, үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге язучы якташларыбызга тагын бер бүләк ясады - декабрь ахырында биредә "Каләм очыннан коелган энҗеләр" электрон китабының икенче басмасын тәкъдир итү кичәсе узды.
    880
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 06:07
    Бер җылы сүз әйт әле...
    Һәр елны 11 гыйнварда күптән килгән традиция буенча бөтен дөньяда Рәхмәт көне билгеләп үтелә.
    658
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 06:06
    Мунчага бардык, канәгать калдык
    Хөрмәтле редакция! Шәһәребезнең Герцен урамындагы мунчада ноябрь аенда ремонттан соң беренче тапкыр гаиләбез белән булдык. Дөресен әйтим: "Үзгәрешләр, ремонтлар нигә кирәк булды икән инде, безгә элек тә ошый иде бит, ярамаслык түгел иде лә", - дигән уйлар белән шикләнә-шикләнә генә бардык.
    751
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 05:57
    Минималь хезмәт хакы артты
    Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында"гы Федераль Законның 1 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" 2014 елның 1 декабрендә чыккан № 408-ФЗ нигезендә, 2015 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 5 965 сум дип билгеләнде.
    864
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 05:51
    Әгәр хезмәт хакын “конвертта” бирәләр икән...
    Рәсми булмаган хезмәт хакы алу, хезмәт килешүләре төземи генә эшләү, рәсми булмаган мәшгульлекнең башка төрләре турында 6-94-00 телефоны аша Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетына, яисә 4-17-60 телефоны аша халыкны эшкә урнаштыру һәм мәшгульлек үзәгенең "кайнар линия"ләренә хәбәр итә аласыз.
    857
    0
    0
Реклама