Бөгелмә авазы

31 декабрь 2014 яңалыклары

  • 31 декабрь 2014 - 07:50
    Имамнар йомгак ясады
    Бөгелмә районы Сугышлы авылының "Фәрит" мәчетендә имамнар җыелышы узды. Анда Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Баулы районы мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов катнаштылар. Җыелышта узган елгы эшләргә йомгак ясалды, алдагы елга планнар билгеләнде. 2015 елның гыйнвары Мәүлид, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә...
    364
    0
    0
  • 31 декабрь 2014 - 07:46
    “Кышкы каникул” – олыга да, кечегә дә
    ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2014 елның 11 аенда Татарстан юлларында балалар катнашында 564 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 14 баланың гомере өзелгән, 611е тән җәрәхәтләре алган, имгәнгән. Һәлакәтләрнең 259ында (барлык очракларның 45,9 процентында) балалар пассажир сыйфатында булып, 10 бала үлгән, 300е имгәнгән. Үлгән балаларның...
    360
    0
    0
  • 31 декабрь 2014 - 06:58
    Бәйрәмгә старт бирелде
    27 декабрь көнне Бөгелмәнең үзәк мәйданында шәһәребезнең төп чыршысы балкый башлады. Аны, Кыш Бабай һәм Карсылу белән бергәләп, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров ачып җибәрде. Төп чыршының утлары салют гөрселдәве, балаларның күңелле көлү авазлары астында кабынды.
    355
    0
    0
  • 31 декабрь 2014 - 06:53
    Бәхет-шатлык керсен һәр йортка!
    Хөрмәтле бөгелмәләр, шәһәребез кунаклары! Кадерле ветераннар! Якынлашып килүче бәйрәм - Яңа 2015 ел уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз! Үтеп баручы ел "ТНГ-Групп" җәмгыяте өчен бик киеренке һәм нәтиҗәле булды. Планлаштырылган барлык җитештерү мәсьәләләре һәм социаль программалар тулы күләмдә үтәлде. Компания башкарган уңай күрсәткечләргә тулы коллективның уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирештек....
    877
    0
    0
  • 31 декабрь 2014 - 06:49
    Бәхетегез артып торсын!
    Хөрмәтле бөгелмәләр, шәһәр кунаклары! Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Һәммәгезне дә Яңа елның гүзәл бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәм! Яңа ел - шатлыклар көтә һәм күңелләрдә якты өметләр уяна торган вакыт ул. Без аны бары тик бәхеткә юрап, яхшы якка үзгәрешләр булачагына зур ышанычлар белән каршы алабыз.
    876
    0
    0
  • 31 декабрь 2014 - 06:45
    Шатлык-куанычы белән килсен, бәрәкәтле булсын!
    Мөхтәрәм газета укучыларыбыз, кадерле милләттәшләрем, хөрмәтле якташлар! Менә, ничек томырылып килеп кергән булса, шулай ук бик тиз генә Ат елы узып та китте. Инде 2015 елны каршы алабыз. Үткән елга күз төшерсәк, әлбәттә, үзенең сәяси һәм икътисади, иҗтимагый, җәмгыятьтә-ге үзгәрешләре белән истә калыр ул. Ни кызганыч, татарның иң якын терлеге...
    877
    0
    0
  • 31 декабрь 2014 - 06:34
    Якты хыяллар, матур өметләр илә!
    Хөрмәтле якташлар, кадерле дуслар! Сезне чын күңелемнән Яңа 2015 ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйм! Бу бәйрәмнәр һәрчак үзгә бер кәеф чыганагы булып тора. Аларны билгеләп үтү - иң җылы традицияләребезнең берсе. Буыннардан-буыннарга күчеп килеп, безне берләштерә торган бәйрәм бу.
    880
    0
    0
Реклама