Бөгелмә авазы

26 декабрь 2014 яңалыклары

  • 26 декабрь 2014 - 17:59
    Сугышлы авылында имамнарның йомгаклау җыелышы үтте
    Бөгелмә районы Сугышлы авылының "Фәрит" мәчетендә имамнар җыелышы үтте. Чарада Татарстанның көньяк-көнчыгышның баш казые Марат хәзрәт Мәрдәншин, ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Баулы районы мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов катнашты. Җыелышта үткән елга нәтиҗәләр ясалды һәм киләсе елга планнар билгеләнде.
    406
    0
    0
  • 26 декабрь 2014 - 06:51
    Сынатмадылар
    24 ноябрь көнне КФУда VI Бөтенроссия "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсына нәтиҗә ясалды. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, 9 - 11 нче сыйныф укучылары өчен оештырган әдәби әсәрләр бәйгесендә иҗат эшләре өчен Бөгелмәдән Алинә Асылгәрәева (3 нче урта мәктәп, укытучысы - Р. Йосыпова), Анастасия...
    351
    0
    0
  • 26 декабрь 2014 - 06:42
    Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Никах ул спектакль түгел”
    "Киләсе елдан никах укыткан яшьләргә рәсми документ бирелә башлаячак. Шул рәвешле, яшь егетләрнең динне бөтен нечкәлекләрен аңлап бетермичә берничә кыз белән никах укытуларына, никахтан соң кызларны ташлап китүләренә, ятим балаларның саны артуга чик куячакбыз", - ди Татарстан мөфтие урынбасары, "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе Дилбәр...
    1165
    0
    0
  • 26 декабрь 2014 - 06:33
    Кустанай – “Нурлы юл”да
    Ноябрь аенда миңа Казакъстанның Кустанай шәһәренә сәфәр кылырга туры килде. Шул истәлекле көннәрдә, атап әйткәндә, 11 ноябрьдә, Казакъстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев ил халкы алдында юллама белән чыгыш ясады һәм "Нурлы юл" дип аталган яңа икътисад сәясәтен игълан итте. Әлеге программаны гамәлгә ашырып, Казакъстан якын елларда дөньяның иң алга киткән...
    963
    0
    0
  • 26 декабрь 2014 - 06:31
    Мөһим курслар
    Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә 22 декабрьдән алып, 24енә кадәр вафат булганнарны Ислам традицияләренә һәм Хәнәфи мәзһәбе нормаларына яраклы рәвештә соңгы юлга озату эшенә өйрәтү буенча курслар булып узды.
    375
    0
    0
  • 26 декабрь 2014 - 06:29
    Әгәр хезмәт хакыгыз “конвертта” икән...
    Рәсми булмаган хезмәт хакы алу, хезмәт килешүләре төземәү, яисә рәсми булмаган мәшгульлекнең башка төрләре турында ни дә булса беләсез икән, 6-94-00 телефоны аша - Бөгелмә муниципаль районының, 4-17-60 телефоны аша халыкны эшкә урнаштыру үзәгенең "кайнар телефон линиясе"- нә хәбәр итә аласыз.
    357
    0
    0
  • 26 декабрь 2014 - 06:24
    Газетабыз мактаулы икенче урынга лаек булды
    Хөрмәтле газета укучыларыбыз белән бүлешер зур шатлыгыбыз бар: ТР Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан күмәк мәгълүмат чаралары арасында уникенче тапкыр уздырыла торган "Ышаныч һәм куркынычсызлык" дип атала торган республика бәйгесендә "Бөгелмә авазы" газетасы юл йөрү иминлеген тәэмин итү юнәлешендә пропаганда эшләрен актив алып барганы өчен "Иң яхшы район һәм шәһәр газетасы"...
    400
    0
    0
  • 26 декабрь 2014 - 05:42
    Ибраһим турында бәян
    Гарипләнү Госпитальдә әле мондый хәлнең булганы булмый. Яралының югалуы гайре табигый вакыйгага әйләнә. Инде чираттагы егетнең аягын ампутацияләп ташлыйлар, эшне бетереп киләләр, ә кул чугы изелгән егет юк. Начальникка хәбәр итәләр, анысы исә бу гадәттән тыш хәл турында, әлбәттә, тиешле органнарга җиткерә. Ә Ибраһим бу вакытта тузанлы юл буйлап солдат...
    415
    0
    0
  • 26 декабрь 2014 - 05:33
    Моны белеп тору зарур
    *Сакланган - откан Янгыннан саклану кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында Татарстанда ел саен янгыннарның һәр бишенчесе мич җиһазларыннан дөрес файдаланмау, яисә аларны урнаштырганда тиешле таләпләрне үтәмәү нәтиҗәсендә чыга һәм бик күпләрнең имгәнүенә, кемнәрнеңдер хәтта гомере фаҗига-ле төстә өзелүгә сәбәп була.
    454
    0
    0
  • 26 декабрь 2014 - 05:32
    Бәйрәмнәр имин узсын!
    *Комиссия - эштә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында шәһәрдә хокук тәртибен 200дән артык хезмәткәр саклаячак Террорчылыкка каршы комиссиянең бу елдагы соңгы утырышы шәһәр мэры Л. Закиров җитәкчелегендә узды. Көн тәртибенә биш сорау куелган иде. Докладчылар арасында мәдәният бүлеге начальнигы Лена Миңнуллина да чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, шәһәр һәм район...
    726
    0
    0
  • 26 декабрь 2014 - 05:27
    Уртак тырышлык
    Хезмәткә - хөрмәт Шушы көннәрдә Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы полиция подполковнигы А.В. Потапов җаваплылыгы чикләнгән "Геостраж" җәмгыяте сак предприятиесе җитәкчесе С.Г. Шәйдуллин-га, хокук тәртибен саклауга керткән зур шәхси өлеше һәм җинаятьләрне ачуда полициягә ярдәм күрсәткәне, күп еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәттәшлек иткәне өчен, Рәхмәт хаты...
    379
    0
    0
  • 26 декабрь 2014 - 05:23
    Ветераннар белән очрашу
    Яңа ел алдыннан - 23 декабрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров муниципаль район үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керткән ветераннар, пенсионерлар, Бөек Ватан сугышы, тыл һәм хезмәт ветераннары белән очрашты.
    394
    0
    0
  • 26 декабрь 2014 - 05:15
    Җиңүләр һәм җиңүчеләр заманы
    "Җиңүләр чоры" - Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэрының Яңа ел бәйрәме алдыннан төрле өлкәләрдә җиңү яулаган шәһәрдәшләребез белән традицион очрашуы әнә шундый шигар астында узды.
    338
    0
    0
Реклама