Бөгелмә авазы

5 декабрь 2014 яңалыклары

  • 5 декабрь 2014 - 08:20
    “Кайнар линия” эшли
    2014 елның 11 декабрендә гражданнарның хезмәт хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, халык өчен "кайнар линия" телефоны эшләячәк. Татарстан Республикасы Кеше хокуклары уполномоченные, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре гражданнаргы бәхәсле хәлләргә ачыклык кертергә, тулы мәгълүмат алырга ярдәм итәчәкләр. Телефоннар: 8...
    363
    0
    0
  • 5 декабрь 2014 - 06:52
    Театр яктылыкка, нурга илтә...
    Агымдагы елның 6 - 22 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге "Идел-йорт" халык театрлары фестиваленең ХIV төбәкара йомгаклау турын уздырды. Фестивальдә Бөгелмә районыннан ике коллектив: Татар мәдәният үзәгенең һәм Карабаш авыл мәдәният йортының халык театрлары катнашты.
    889
    0
    0
  • 5 декабрь 2014 - 06:47
    Хисләре дә, моң-зары да гел безнеңчә бит аның...
    Ягсуп Мортаза улы МОРТАЗИН (Тәрҗемәи хәле) 1929 елның 21 ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәфәр авылында крестьян гаиләсендә туган. 1945 елда җидееллык мәктәпне тәмамлап, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. 1948 - 1970 елларда Мөслим районы Октябрь сигезьеллык мәктә-бендә укытучы, завуч, директор булып эшли. Читтән торып Алабуга педагогия институтының татар теле...
    402
    0
    0
  • 5 декабрь 2014 - 06:36
    Ана – бөек исем
    26 ноябрь көнне район мәдәният йортының тамашалар залында , Әниләр көненә багышлап, "Мама - главное слово" дип исемләнгән тематик концерт булып узды.
    398
    0
    0
  • 5 декабрь 2014 - 06:33
    Даһилар һәм без
    Бу темага сүз кузгаткач, минем бик туры сүзле олы кызым (аңа инде 55 яшь тулды) бик кырт кисте: "Папа, гениев не трогай, у них свои законы жизни". Шулай да башка кергән уй тынгылык бирми: нигә иксез-чиксез байлыкларга ия булган илебез халкы хәерчелек чигендә яши соң? Россия халыкларын, руслардан башлап, Идел-Урал...
    344
    0
    0
  • 5 декабрь 2014 - 06:31
    Бай Россия, түземле һәм сабыр халык
    Безнең ил бик көчле. Бу турыда җитәкчеләр дә гел-гел кабатлап торалар, телевидениедән дә сөйлиләр. Ләкин, ни кызганыч, аңа карап, халык яхшы яшәми. Россия чиксез байлыкны чит илләргә сата: газ, нефть, кара һәм төсле металл, урманнардагы яхшы сортлы агачлар, балык, ашлык, җир ашламалары һ.б. Халыкка бу байлыктан берәр нәрсә тияме соң?...
    356
    0
    0
  • 5 декабрь 2014 - 05:55
    Предприятиеләрдә коррупциягә каршы эшне оештыру
    2008 елның 25 декабрендә чыккан "Коррупциягә каршы тору турында"гы 273 нче номерлы Федераль Законда коррупцияне кисәтү, аңа каршы көрәш принципларының нигезләре күрсәтелгән һәм, милекчелекнең нинди формасында булуга карамастан, коррупция фактларына юл куймау һәм кисәтү өчен юридик затларның бурычлары билгеләнгән.
    355
    0
    0
  • 5 декабрь 2014 - 05:53
    Фаҗига
    1 декабрь көнне Спас авылындагы йортларның берсендә чыккан янгын өч яшьлек малайның үлеменә сәбәп булган. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан, Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 1 нче бүлеге (саксызлык аркасында үлемгә китерү) нигезендә, җинаять эше кузгатылган. Алдан тикшерү мәгълүматларына караганда, әни кеше, өйдә...
    357
    0
    0
  • 5 декабрь 2014 - 05:50
    Кызыклы экскурсия
    Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, "Радуга" балаларга һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Марина Токмачёва белән Ольга Галушко физик мөмкинлекләре чикле 12 баланы музейга экскурсиягә алып бардылар. Бу хәйрия чарасы балаларда ватандашларыбыз, шәһәребез өчен горурлык һәм патриотизм хисләре тәрбияләү юнәлешендә эш алып бару максатыннан уздырылды. Музей заллары буйлап узганда балалар кеше...
    372
    0
    0
  • 5 декабрь 2014 - 05:49
    Ташламалы язылу
    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 5 - 15 декабрь көннәрендә генә барлык шәһәр һәм район почта бүлекләрендә, Бөтенроссия әбунәчеләр ункөнлеге уңаеннан, "Бөгелмә авазы"на 10 процентлы ташлама белән (6 айга - 394 сум 14 тиеннән, абонемент тартмасына - 371 сум 94 тиеннән) язылырга мөмкин булачак. Әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Киләсе елда да бергә...
    322
    0
    0
  • 5 декабрь 2014 - 05:47
    Гражданнарның мөрәҗәгатьләре – мэр игътибарында
    Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров "Единая Россия" партиясе Бөгелмә бүлегенең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
    425
    0
    0
  • 5 декабрь 2014 - 05:39
    Хәйрия марафоны дәвам итә
    Бөгелмәдә, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, хәйрия марафоны старт алды. Беренче чара 3 декабрь - Халыкара инвалидлар көнендә Алексей Баталов исемендәге рус дәүләт драма театры бинасында узды.
    408
    0
    0
Реклама