Бөгелмә авазы

26 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 26 ноябрь 2014 - 11:38
    Кагыйдәләр иленә сәяхәт
    21 нче "Энҗекәй" балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча айлыклар, атналыклар уздырыла, әти-әниләр белән эш алып барыла. Акцияләр вакытында төркемнәрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү өчен почмаклар яңартылды, балалар белән әңгәмәләр уздырылды, юл билгеләре һәм светофор өйрәнелде, балалар ата-аналары белән бергә әзерләгән рәсемнәр, плакатлар күргәзмәләре оештырылды.
    330
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 11:23
    Яшьләр күзлегеннән заман
    30 октябрьдә КНИТУ Бөгелмә филиалында "Без террор, экстремизм һәм наркотикларга каршы" темасына түгәрәк өстәл янында сөйләшү оештырылды. Аны гуманитар дисциплиналар кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты Алсу Мөхәммәтдинова алып барды. Төп эчтәлеге тормышта дөрес юлны сайлау, һәр адым, яисә гамәлне җаваплылык хисен тоеп башкару турында әңгәмә үткәрүдән гыйбарәт булды. Әлеге тискәре...
    547
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 11:20
    Наркотикларсыз тормыш – бәхеткә юл ул
    21 ноябрь көнне хакимият бинасында наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин рәислегендә узган киңәшмәдә оешма-предприятиеләр, белем бирү учреждениеләре җитәкче-белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
    391
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 11:20
    Металл, металл...
    Киңәшмәдә шулай ук хокук саклау органнары вәкилләренә шәһәр һәм районда булган төсле һәм кара металл кабул итү пунктларында тәртип урнаштыру; кичке 22 сәгатьтән соң алкогольле эчемлекләр сата торган сәүдә нокталарын контрольгә алу кирәклеге турында күрсәтмә бирелде.
    324
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 11:08
    Ныклы контрольдә
    Җирле контроль-хисап палатасы җитәкчесе Ләйсән Фәрхетдинова төрле бюджет чыганакларын файдаланганда җибәрелгән хилафлыклар турында сөйләде. Муниципаль милекне, бюджет акчаларын нәтиҗәле кулланмау очраклары 8,2 процент тәшкил иткән. Мондый җитешсезлекләргә кул куйган 23 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган, дип белдерде докладчы.
    316
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 10:42
    Муниципаль заказлар
    24 ноябрь иртәсе хакимияттә "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсеннән башланып китте. Киңәшмә эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров җитәкчелек итте. Шәһәр һәм районда 94 нче Федераль Законның, товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрнең ничек башкарылуы, үтәлүе турында җаваплы зат Артем Калинин сөйләде. Агымдагы елда 161 миллион сумлык 1 375 муниципаль килешү...
    291
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 10:27
    Президентыбыз бар
    "Бөгелмә авазы" газетасының 82 нче санында басылып чыккан "Президент атамасы сакланырга тиеш!" (авторы - җәмәгатьчелек хәбәрчесе Мәхтүмә апа Галләмова) дигән мәкаләне укып чыккач, мин дә үз фикеремне язып җибәрергә булдым.
    346
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 10:15
    Ил табыны – ир-егет тырышлыгыннан
    Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров җаваплылыгы чикләнгән "Муса Җәлил исемендәге" авыл хуҗалыгы җәмгыятендә булып, эшләрнең торышы белән танышып кайтты. Хуҗалык җитәкчелеге белән сөйләшкәндә, район башлыгын андагы терлекләрнең баш санын арттыру, субсидияләр турындагы һәм башка мәсьәләләр кызыксындырды.
    386
    0
    0
Реклама