Бөгелмә авазы

21 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 21 ноябрь 2014 - 06:59
    Бюджет үтәлеше – тотрыклы үсеш өчен алшарт
    12 ноябрь көнне хакимият бинасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров рәислегендә "2014 елның беренче яртыеллыгы буенча Бөгелмә муниципаль районы бюджетын оештыру һәм аның үтәлеше турында" дигән темага киңәшмә булып узды. Анда оешма-предприятие җитәкчеләре, башкарма комитет белгечләре, контроль-надзор органнары вәкилләре, җирле массакүләм матбугат чаралары журналистлары катнашты.
    769
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 06:57
    Янгыннан сак бул!
    17 ноябрьдә төнге сәгать 11дә дежурныйга Пархоменко урамындагы бер шәхси йорт түбәсеннән төтен чыгу турында хәбәр килә. 5 минут дигәндә вакыйга урынына барып җиткән 64 нче янгын сүндерү отряды хезмәткәрләре өйнең эчендә янгын булуын, ишекнең эчтән бикле икәнен күрәләр. Тикшерү барышында йокы бүлмәсендәге караватында аңсыз яткан 1931 елгы гражданинны табалар....
    397
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 06:56
    Бөгелмәләр – “Аулак өй”дә
    Әле октябрь аенда гына Бөгелмә Татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче Чәчкә Сәлимова җитәкчелегендәге "Мирас" фольклор ансамбле "ТНВ" каналының популяр тапшыруында - "Аулак өй"дә катнашып, бөтен республикабыз халкын шатландырган иде. Инде 23 ноябрь көнне шул ук мәдәният учагының икенче бер коллективы - Гөлгенә Авзалова җи-тәкчелегендәге "Җиңгәчи" халык фольклор ансамбле чыгышларын күрсәтәчәкләр....
    571
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 06:55
    Профсоюзлар бәйгесе
    14 ноябрьдә Казанда ТР Проф-союзлар Федерациясе оештырган "Профсоюз агитбригадалары" дигән V республикакүләм бәйге узды. Конкурсның максаты - хезмәт ияләренең социаль-икътисади һәм хокукый мәнфәгатьләрен яклаучы профсоюз оешмаларын пропагандалау, сафларын ишәйтүгә өндәү. Профсоюз хәрәкәтенең барлык өлкәләреннән җыелган вәкилләр - 16 команда арасында бөгелмәләр - Е.Ә. Тимерҗанов исемендәге "Юность" спорт мәктәбенең башлангыч оешма...
    795
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 06:53
    Кече Бөгелмәдә – Авыл көне
    Традицион рәвештә инде 21 нче мәртәбә уздырыла торган бу бәйрәм уңаеннан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Син дөньяга килгән җир" дип аталган махсус программа әзерләделәр. Фойеда түгәрәктә шөгыльләнүче балаларның кул хезмәтләреннән күргәзмә эшләде.
    426
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 05:51
    Татар мәгарифен берләштергән семинар
    Шәһәребезнең 7 нче гимназиясе 14 ноябрь иртәсендә олы кунаклар - Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районыннан һәм Башкортстанның Бишбүләк районыннан килгән укытучыларны каршы алды. Шундый күңелле, фикерләргә өмет бирә торган күрешү мизгелләреннән соң, аларны милли киемнәрдән укучы балалар чәкчәк белән сыйлады, гимназия директоры Анатолий Шалев котлады. Юлчыларның Башкортстан ягындагы кар-буранга, ә Әсәкәйдәге...
    320
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 05:41
    Дөнья мәдәниятеннән көйләр бәйләме
    Музыка мәктәбе икенче ел рәттән, милли сәнгатьне үстерү йөзеннән, "Милли моңнар" музыка фестивален оештыра. Андый чараны үткәрү өчен Халыклар бердәмлеге көненнән дә турырак мәгънәсенә килгән бәйрәм бар микән? Димәк, фестивальнең датасы 4 ноябрьгә билгеләнә.
    783
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 05:38
    Логопед – сүз белән дәвалаучы табиб ул
    14 ноябрьдә Халыкара логопедлар көне үткәрелә. Киң таралмаса да, бик кирәкле һөнәр. Әйтем дефектлары булган балалар торган саен күбрәк очрый, ә дефектларның үзенчәлекләре төзәтүгә авыррак бирелә. Ә бит нинди яхшы булыр иде: бала табибка килә, аның киңәшләрен тыңлый, дөрес итеп авазларны әйтә һәм кайтып та китә. Әмма чынбарлык күпкә катлаулырак.
    343
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 05:37
    Их, мунчага барасы, ничек кенә кайтасы…
    Ниһаять, Герцен урамындагы җәмәгать мунчасына реконструкция үткәреп ачтылар. Шәһәр җитәкчеләренә һәм, мунчаны үз карамагында тотарга дип, өстенә зур җаваплылык алган әфәндегә зур рәхмәт. Шулай беркөнне мунчада танышлар белән куанышып сөйләшеп утырганда арада берсе: "Мунчасы, әлбәттә, бик әйбәт, ә менә монда килергә минем күпме автобус көткәнне беләсезме? 45 минут! Өченче маршрут...
    374
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 05:36
    Бакалавр дипломы алачаклар
    24, 25 һәм 31 октябрьдә Казан милли тикшеренү-технология университетының Бөгелмә филиалында Ачык ишекләр көне үтте. Уку йортына 144 кеше килеп, моннан тыш мөгаллимнәр 5 нче мәктәптә өлкән сыйныфлар өчен һөнәр сайлау көнен оештырдылар. Шәһәр ярминкәсендә катнашу көзге профориентация эшенең соңгы аккорды булды. Муниципаль район башлыгы Л. Закиров, мәгариф өлкәсендәге 19...
    315
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 05:34
    Туган телгә мәхәббәт илә
    Миңа Салих Сәйдәшев фестивалендә катнашу бәхете тәтеде, хәтта 6 нчы урта мәктәптә чыгыш ясарга да туры килде. Шушы мөмкинлекне тудырган кешегә - Бөгелмә муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Фәүзия Таһир кызы Мәхмүтовага рәхмәтлемен. 6 нчы урта мәктәптә бик зур чара булып узды, Ләйсән Әюп кызы бай...
    341
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 05:26
    Яшә җирдә җыр калдырып
    Идел ярларына нурлар сибеп, Матур булып ата бездә таң, Таң шикелле якты туган илем, Бәхет биргән җирем - Татарстан. Бөгелмә Татар мәдәният үзәгендә 6 ноябрь көнне узган кичә менә шушы җыр белән башланып китте. Бәйрәм концертын алып баручы Эдуард Гафиятуллин тамашачыларны олы бәйрәмебез белән тәбрикләде, аннары республиканың төп элементларыннан булган...
    594
    0
    0
Реклама