Бөгелмә авазы

5 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 5 ноябрь 2014 - 12:45
    Ата-анага ярдәм
    Ай саен "Яңарыш" үзәге ата-аналар өчен балаларның мөмкинлекләрен өй шартларында үстерергә өйрәтү буенча "мастер-класс" күнекмәләрен уздыра. Терәк һәм хәрәкәтләнү функцияләренең кимчелеген төзәтү - "кинезиотерапия" дәресендә табиб-педиатр Светлана Шәңгәрәева техник чараларны куллану буенча киңәшләрен бирде, физик тәрбия инструкторлары аерым күнегүләр тәкъдим итте. Ата-аналар балалар белән бергә шунда ук шөгыльләнеп карадылар. Светлана...
    487
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 12:44
    “Идел-йорт” халык театрларының XIV төбәкара йомгаклау фестивале
    Быел фестиваль башкалабыз Казанда 6 ноябрьдән алып, 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шунысы куанычлы, сайлап алу турларыннан соң, фестивальнең йомгаклау өлешенә Бөгелмәнең ике халык театры үткән. 10 ноябрь көнне Бөгелмә районы Карабаш бистәсе мәдәният йорты халык театры артистлары В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында (Казан шәһәре, Копылов урамы, 2 "А")...
    357
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 12:38
    Линар Закиров: “Ярминкәләр декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк”
    Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров 1 ноябрь көнне шәһәрнең үзәк мәйданында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
    301
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 12:36
    Түләмәсәң – чыгаралар
    Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен булган бурычларны түләтү бик катлаулы һәм актуаль мәсьәлә булып тора. Чөнки бурычлар арта барган саен хезмәт күрсәтүче оешманың эш күрсәткечләре дә түбәнәя...
    282
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 12:34
    Саннарда һәм фактларда
    Татарстанда 2014 елда торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр барлык 793 объектта да тәмамланган. Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 663 күпфатирлы торак йорт кабул ителгән (бу 83,61 процент дигән сүз). "Уңайлы мохит" программасын гомуми финанслау күләме 539,6 миллион сум. Бу акчаларга социаль өлкәнең 135 объекты яраклаштырыла. Бүгенге көнгә 99,6 процент...
    275
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 12:33
    Яңа җитәкче
    Бөгелмә шәһәр судына яңа рәис итеп Наил Миншакир улы Хәертдинов билгеләнде. Н.М. Хәертдинов 1961 елның 1 ноябрендә ТАССРның Аксубай районы, Яңа Ибрай авылында туган. Югары белем-ле - 1988 елда В.И. Ульянов-Ленин исе-мендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Хезмәт биографиясе: 1978 елның гыйнварыннан 1980 елның гыйнварына кадәр - Аксубай районының "Үсәр" колхозында...
    796
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 12:31
    Газета аша таптым
    Газетаның 3 октябрь санында чыккан "Укытучылар булып халык хәтерендә калдылар" мәкаләсен кызыксынып укыдым. Туйкиннарның тормыш батырлыгы күңелемне бик җәлеп итте, нишләптер, үзенә тартты (элек бит алар турында язылмый иде). 17 октябрьдә басылган Әлфия Сафинаның "Алга авылына - 90 яшь" дигән язмасын укыгач һәм анда минем бабам Хөсәен Вилдановның исемен күргәч,...
    340
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 12:24
    Авыл клублары – балалар өчен
    Авыллардагы мәдәният йортлары халыкның гомумкультурасын үстерүдә киңкырлы эшләүче мәдәният учагы булып тора. Бүгенге көндә авыл кешеләре яратып өлгергән күп кенә программалар гамәлгә ашырыла. Болар - спектакль һәм концертлар, фестиваль һәм акцияләр, марафон һәм ярминкәләр, бәйрәм һәм юбилей кичәләре, иҗат кичләре, төрле төркем кешеләр өчен ял итүләр, кич утырулар, әдәби-музыкаль һәм...
    926
    0
    0
Реклама