Бөгелмә авазы

14 октябрь 2014 яңалыклары

  • 14 октябрь 2014 - 12:29
    Гомер бәйрәмнәре
    13 октябрьдә "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсенә Линар Закиров җитәкчелек итте. Киңәшмә эше күңелле тәбрикләүләрдән башланып китте. Бу көнне шәһәр һәм район башлыгы Линар Закиров; Бөгелмә муниципаль районы хисап палатасы җитәкчесе Ләйсән Фәтхетдинова; Бөгелмә җылылык челтәре предприятиесе директоры Азат Хәлимов туган көннәре уңаеннан хезмәттәшләренең котлауларын кабул иттеләр.
    403
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 12:28
    Социаль яклау идарәсе
    Өлкәннәр ункөнлеге һәм Корбан бәйрәме уңаеннан шәһәр һәм районда башкарылган эшләр турында БМР социаль яклау идарәсе начальнигы Татьяна Купче хисап тотты. Әлеге бәйрәм көннәрендә шәһәр һәм районда яшәүче 20 меңнән артык өлкән буын вәкиле игътибар үзәгендә булган. Корбан бәйрәмендә 393 мохтаҗ гаиләгә ит таратылган. Чыгыш ахырында башкарылган эшләрдә халык депутатларының...
    347
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 12:27
    Шимбә өмәсе
    Шимбә өмәсенең ничек узуы турында Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Белодуров сөйләде. Җыештыру эшләрендә 10 меңнән артык кеше катнашкан. Көнкүреш калдыклары полигонына "Дорремстрой" җәмгыяте көче белән 140 тоннага якын чүп-чар чыгарылган. Әлеге эштә җирле мәгариф, сәламәтлек саклау, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Пенсия фонды идарәләре, мәдәният бүлеге хез-мәткәрләре актив...
    363
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 12:27
    Ремонт сәбәпле…
    Үзәк урамнарга реконструкция уздырылу сәбәпле, Бөгелмә шәһәре юлларының аерым участокларында автотранспорт хәрәкәте чикләнгән. Шуңа күрә шәһәр һәм район җитәкчелеге вакытлы кыенлыклар өчен гафу үтенә. Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Юлларда сак булыгыз һәм маршрутыгызны планлаштырганда ремонт эшләре баруы турында онытмагыз.
    336
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 12:25
    Сәүдә хезмәткәрләре нинди телдә сөйләшә?
    ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан узган ел 25 октябрьдә расланган "Татарстан Республикасының Дәүләт телләрен, Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дип аталган дәүләт программасы кысаларында билгеләнгән чараларны гамәлгә ашыру йөзеннән, республикада сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре арасында ике дәүләт теленең кулланышына бәйле яңа бәйге старт ала.
    360
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 12:24
    Үзегез үрнәк күрсәтегез!
    Узган якшәмбедә көндезге уникенче ун минутта Кече Бөгелмә авылының Чапаев урамында "Лада-Гранта" машинасы белән идарә итүче 1985 елгы ир-егет каршы юл полосасына чыгып ава. Машина йөртүче үзе дә, аның 6 яшьлек пассажиры да Бөгелмә хастаханәсенә эләгәләр. Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Гөлнара Гыйбадуллина юл хәрәкәтендә катнашучыларның уяу булуын...
    322
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 12:18
    Хәтер көне
    Милләтемнең күңел җәүһәрләрен Тутык алмас, ут, су, җил алмас. Җир йөзендә таулар югалса да, Татар үлмәс, татар югалмас. /Фазыл ШӘЕХ/. 12 октябрь - 1552 елда Казан ханлыгының бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булганнарны искә алу көне. Бу көнне шәһәребезнең үзәк мәчетендә өйлә намазыннан соң җыелган җәмәгать тагын бер тапкыр тарихыбызны барлады....
    630
    0
    0
Реклама