8 октябрь 2014 яңалыклары
-
8 октябрь 2014 - 06:15Шахмат турнирыБөгелмә шәһәренең "Белая ладья" клубында Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, тизлеккә шахмат ярышлары булып узды. Анда 14 ветеран һәм 2 яшүсмер катнашты. Нәтиҗәдә бер көн дәвамында әйләнмә системада узган бәйгедә шахмат уеннарында классик стильдә 38 нче тапкыр җиңүче булган Р. Кәримов, 14 очко җыеп, беренче булды. В. Котлов, аңардан 1,5 очкога...
-
8 октябрь 2014 - 06:14Дзюдо5 октябрь көнне Түбән Кама шәһәрендә 2001 - 2002 елгы яшүсмерләр арасында дзюдо буенча ачык турнир узган. Әлеге ярышларда шәһәребезнең "Факел" спорт комплексында шөгыльләнүче спортчылар уңай нәтиҗәләргә ирешкән. Шәһәребезнең 11 нче мәктәбендә белем алучы Роман Кадышев, Данил Золотухин турнирның чемпионнары булып, ә Ленар Миңнәхмәтов һәм Данил Шәмсиев бронза медальләргә лаек...
-
8 октябрь 2014 - 06:08Түтәлдән килгән могҗизаларҮткән атнада шәһәребезнең 30 нчы балалар бакчасында "Түтәлдән килгән могҗизалар" дип аталган конкурс уздырылды. Чарада ата-аналар бик актив катнашты. Эшләнмәләрнең күплеге, төрлелеге - моңа ачык дәлил.
-
8 октябрь 2014 - 06:06Берьюлы ике хозурБыел Татар мәдәният үзәгендә узган Корбан ашы берьюлы һәм дини, һәм дөньяви чараларны берләштереп, диннең дә, мәдәният һәм әдәбиятның да милләтне саклауга, милли аңны үстерүгә, калебләрне сафландыруга юнәлгән көч икәнлеген күрсәтүе белән үзенчәлекле булды.
-
8 октябрь 2014 - 05:58Алтын көздә кунактаБөгелмә педагогия көллиятендә 30 сентябрьдә Бөгелмә педагогия көллиятендә Өлкәннәр көне уңаеннан шәфкать акциясе үтте. Биредә шәһәребезнең генә түгел, җөмһүриятебезнең дә (Казан, Әлмәт, Чаллы) мәгърифәт кырында тырыш хезмәт куйган педагогия ветераннары, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына алмаш үстергән укытучылар иң күркәм игътибар үзәгендә булды. Кадерле кунакларны укыту эшләре буенча директор урынбасары М....
-
8 октябрь 2014 - 05:41Хокук саклау органнары – экстремизмга каршы көрәштәБашта "экстремизм" сүзенә аңлатма бирик әле. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә, бу "чик" дигән мәгънәне аңлата. Безнең шартларда - чик карашларга, бигрәк тә чик чараларга бирелгәнлек дип аңларга кирәк. Ә "чик чаралар" дигәненә тәртипсезлекләр, террор актлары, партизаннар сугышы алымнары һ.б. керә. Хокук саклау органнары экстремизм күренешләрен кисәтү өчен нинди чаралар күрә...
-
8 октябрь 2014 - 05:29Кышка чистарынып керик2014 елда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонт программасында 40 муниципаль берәмлек яки 793 күпфатирлы йорт катнашты. Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, 793 объектның 791ендә эш тәмамланган, 35 муниципаль берәмлектәге 378 йортны Дәүләт торак инспекциясе кабул итеп алган. Болар хакында 6 октябрьдә булып узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь...
-
8 октябрь 2014 - 05:28Футбол5 октябрь көнне, ТР футбол чемпионатының 17 нче туры кысаларында, "Бөгелмә-Рунако" командасы үз мәйданында Казанның "Мотор" футболчылары белән уйнады. Чемпионат ахырына якынлашкан саен, һәрбер уенның кадере арта бара. Әлеге уен да шундыйлардан булды. Әлегә икенче урында барган башкала командасы өчен җиңү бик әһәмиятле булган кебек, безнекеләр өчен дә нәкъ шулай...
-
8 октябрь 2014 - 05:27Милли көрәш25 - 27 сентябрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә "Татарстан яшьләре" газетасы призларына яшүсмерләр арасында милли көрәш турниры узды. Ярышларда 46 команда булып килгән 344 яшь батыр үзара көч сынашкан. Татарстан район командаларыннан тыш, Мари-Эль Республикасы һәм Пермь өлкәсе спортчылары да, ерак араларны якын итеп килеп, турнирда катнашкан. Ни кызганыч, ярышларга Бөгелмә...
-
8 октябрь 2014 - 05:26Көн дә бәйрәм...Узган ял көнендә - 4 октябрьдә узган чираттагы көзге ярминкә бөгелмәләрне ассортиментның байлыгы белән тагын бер кат куандырды. Җирле крестьян-фермер хуҗалыклары, сәнәгать җитештерү предприятеләре, җирле товар җитештерүчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, Бөгелмә шәһәре һәм районы эшмәкәрләре халыкка үз товарларын тәкъдим иттеләр. Ярминкә көне мөселманнарның изге бәйрәме Корбан Гаетенә туры килгәнгә, "хәләл"...
-
8 октябрь 2014 - 05:16Имамнар белем эсти6 октябрьдә Бөгелмә үзәк мәчетен-дә район мәчетләре имамнары өчен белем арттыру курслары ачылды. Мондый курслар районыбызда әле беренче мәртәбә генә үткәрелә. Анда биш көн дәвамында остазлары ярдәме белән ислам динен, хокукын, гарәп телен тирәнтен өйрәнәләр. Белем эстәү курслары Бөгелмә мөхтәсибәте һәм күршеләребез Урыссу бистәсе "Фәнис" мәдрәсәсе ярдәме белән оештырылды.
-
8 октябрь 2014 - 04:43“Җәяүле юлы” ункөнлеге бараҖәяүлеләр катнашында булган юл-транспорт вакыйгалары һаман да югары дәрәҗәдә кала. 2014 елның 8 аенда республика территориясендә 864 җәяүлене таптатканнар, ул һәлакәтләрдә 85 кешенең гомере өзелгән, 817се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Нәкъ менә җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урынында 298 тапкыр машиналар җәяүлеләр өстенә "менгән", нәтиҗәдә 15 җәяүле үлгән, 299...