1 октябрь 2014 яңалыклары
-
1 октябрь 2014 - 10:19Һаваларда кала тавышлары25 сентябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, көндезге сәгать берләр тирәсендә торналар Бөгелмә өстеннән каңгылдап үтте. Атналар буена алтын көз торганнан соң, аяусыз җил чыккан көн иде. Салкын һавада сагышлы авазлары әллә күпме яңгырап торды. Инде үзләре белән җылыны да алып киттеләр дисәк, җомга көнне яңадан елмаеп кояш карады.
-
1 октябрь 2014 - 10:16Көзге муллык27 сентябрь көнне шәһәребезнең Ленин урамында (үзәк мәйданда) һәм Чайковский урамының 6 нчы йорты янында чираттагы көзге ярминкә узды. Анда шәһәр халкына кулай бәяләрдән ит, колбаса, яшелчә, җиләк-җимеш, төрле ярмалар, он һәм башка авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җитештергән продукция сатып алырга мөмкин булды. Якынлашып килүче Корбан бәйрәме алдыннан (4 октябрь) ярминкәдә...
-
1 октябрь 2014 - 10:15Юлларда өзелә гомерләр...24 сентябрь көнне Ютазы районы юлларының берсендә булган автотранспорт һәлакәтендә берьюлы берничә кешенең гомере өзелде. Һәлак булганнар арасында бер банкның Бөгелмә бүлеге җитәкчесе М. Зозуля да бар. Тикшерүләр-сораштырулар күрсәткәнчә, банк хезмәткәрләре утырган чит ил фирмасында эшләнгән машина уң яклап төп юлдан бара торган безнең ил машинасына юл бирмәгән. Фаҗиганең сәбәбе...
-
1 октябрь 2014 - 10:10Транспорт билгеләре ачык күренсенДәүләт теркәү билгеләре ялган булган транспорт чарасы белән идарә итүнең ахыры бер дә хәерле булып бетми. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә: юл хәрәкәтендә катнаша торган транспорт чараларына куела торган төп таләпләрнең берсе - дәүләт теркәү номерларының аларга куелган таләпләргә җавап бирүе.
-
1 октябрь 2014 - 10:07Белеп үсәбез25 сентябрь көнне шәһәребезнең "Батыр" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзләренең әти-әниләре каршында юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләре турында хисап тоттылар.
-
1 октябрь 2014 - 10:03Игътибар – җәяүле!Агымдагы елның җиде аенда Татарстан Республикасы территориясендә җәяүлеләрне таптату-бәрдерүнең 736 очрагы теркәлгән. 68 кеше бу вакыйгаларның корбаны булган, 701 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Кеше таптатуның 261 очрагы машина юлын җәяүлеләр аркылы чыга торган урыннарда килеп чыккан. Нәкъ шул урыннарда 10 җәяүленең гомере өзелгән, 265е имгәнгән.
-
1 октябрь 2014 - 07:49Хезмәткәрләрне яклау – беренче урында"ТНГ-ЛенГИС" оешмасы җитештерүдә генә түгел, җәмәгать эшчәнлегендә дә алдынгы рәтләрдә балкый. Биредә хезмәткәрләр саны да шактый - коллектив 806 кешедән тора (Бөгелмә участогында - 143 кеше), шуларның нибары 48е профсоюзга кермәгән.
-
1 октябрь 2014 - 07:31Авыл участковые авылда яшәргә тиеш2013 елда Татарстан Республикасында янә бер мөһим программа старт алды - авыл халкына хезмәт күрсәтүче участок полицейскийлары өчен эш урыны һәм торак йорттан торган административ-торак комплекслары (АТК) төзелә башлады. Һәр шундый комплекс 100 квадрат метр мәйданны били, торак урыны гына да өч бүлмәдән тора.
-
1 октябрь 2014 - 07:29Салым инспекциясендә – “Ачык ишекләр көне”27 сентябрь көнне Россиянең барлык территориаль салым инспекцияләре, шул исәптән РФ Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче районара инспекциясе дә ишекләрен халык өчен киң итеп ачты - биредә бердәм "Ачык ишекләр көне" узды. Ул традицион төстә ел саен милек салымы түләү буенча физик затлар өчен уздырыла. Бу көнне җирле...
-
1 октябрь 2014 - 07:27Дүшәмбе киңәшмәсеннән29 сентябрь көнне хакимият бинасының кече киңәшмәләр залында үткән атнада шәһәр һәм районда булган вакыйгалар турында сөйләштеләр. Агымдагы атнада башкарылачак эшләр планы расланды. Киңәшмә эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров җитәкчелек итте. Шәһәр һәм районда җылылык бирүнең башлануы, әлеге эшнең ничек куелышы турында җаваплы М. Конков сөйләде....
-
1 октябрь 2014 - 07:26Өч көн ял итәбезБыел Корбан бәйрәмендә 4, 5 һәм 6 октябрь көннәрендә ял итәбез. ТРның "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы законы нигезендә, Корбан гаете эш көне булмаган бәйрәм көне санала. ТР Президенты Указы белән быел Корбан бәйрәме 4 октябрьгә туры килә, ә ул шимбә, ягъни ял көне. Шуңа да ял...
-
1 октябрь 2014 - 07:25Бәйрәм концертыКадерле якташлар, шәһәребез кунаклары! 2 октябрь көнне Техника йортында "Тормыш дәрьясы" дип исемләнгән, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы була. Концерт 16 сәгатьтә башлана. Тантанага теләгән һәркем килә ала.
-
1 октябрь 2014 - 07:25Хаҗга киттеләр26 сентябрь көнне 12 кеше Бөгел-мәдән хаҗ сәфәренә чыгып китте. Быел дөньяның төрле илләреннән 2 миллионнан артык мөселман Мәккә шәһәренә юл алачак. Россиядән хаҗ кылырга 16 меңнән артык кеше бара- чак, әлеге исәпкә Татарстаннан барасы 1 800 мөселман да керә. Хаҗ сәфәре 20 - 30 көн дәвам итә. Анда барып...
-
1 октябрь 2014 - 07:23Хезмәткә хөрмәтМассакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Илдус улы Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләк-ләнде.
-
1 октябрь 2014 - 07:17Җылы, назлы җилләр генә кагылып үтсен сезнең күңелгәХалыкара өлкәннәр көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә 1991 елдан, ә Россиядә 1992 елдан билгеләп үтелә Кадерле якташларым, сугыш һәм хезмәт ветераннары, хезмәт тормышының берничә дистә елын шәһәребез һәм районны үстерүгә багышлаган әниләр һәм әтиләр, өлкән иптәшләр! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан чын күңелдән тәбрикләүләремне кабул итегез. Безнең барыбыз өчен дә...