Бөгелмә авазы

11 сентябрь 2014 яңалыклары

  • 11 сентябрь 2014 - 06:01
    Булачак чаралар
    Көзге ярминкә Авыл хуҗалыгы ярминкәсе 14 сентябрьдә - якшәмбе көнне дүрт урында оештырылачак: үзәк мәйданда, Яшьләр сарае янында, Чайковский урамы, 6 нчы йорт каршындагы мәйданда һәм Подстанция микрорайонындагы "Сокол" кибете янында. Сәгать 8дә башлана. Гүзәллек дөньясында Татар мәдәният үзәгендә атна дәвамында рәссам Фәрит Газизуллин картиналарыннан күргәзмә эшли. Туган як рухы...
    390
    0
    0
  • 11 сентябрь 2014 - 06:00
    Тикшерүләр үтәчәк
    РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 13 яшькәчә укучыларның наркотик матдәләр һәм психотроп препаратлар куллану-кулланмавын ачыклау өчен тикшерергә тәкъдим итте. Медицина тикшерүе үтәргә беркемне дә мәҗбүр итмәячәкләр. "Мәктәпләрдә һәм вузларда укучыларның наркотик матдәләр куллану-кулланмавын ачыклау максатында, медицина тикшерүләре үткәрү өчен бердәм таләпләр куелачак", - дип белдерелә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында.
    335
    0
    0
  • 11 сентябрь 2014 - 05:58
    “Частник” операциясе башланды
    8 - 22 сентябрь көннәрендә Татарстанда "Частник" профилактик операциясе үтә. Оештыручылар - ТР "Гостехнадзор" идарәсе һәм ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе. Акциянең максаты - юл йөрү иминлеген тәэ-мин итү, тирә-юньне саклау, физик затларның тракторларын, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка машиналарын, тагылмаларын экс-плуатацияләүдә хокук бозуларны булдырмау. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...
    438
    0
    0
  • 11 сентябрь 2014 - 05:52
    Ишегалдында – бәйрәм!
    "Безнең ишегалдында бәйрәм!" - Гафиятуллин урамының 45 нче йортында яшәүче һәрбер кеше үз ишегалдына халыкны шулай дип чакырды. Әйе, аларның күрсәтер һәм мактанырлык әйберләре җитәрлек: яңа балалар һәм спорт мәйданчыклары, төзекләндерелгән тирә-юнь. Мактаулы кунаклар рәтендә - Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов.
    864
    0
    0
  • 11 сентябрь 2014 - 05:47
    Рөстәм Миңнеханов: “Иң мөһиме – халык ышанычы”
    6 сентябрь көнне Казан шәһәренең Универсиада авылында "Бердәм Россия" партиясе активы форумы булып узды. Анда республика Дәүләт Советына депутатлар сайлау исемлеге лидеры, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тулырак "Атна яңалыклары"нда таныша аласыз.
    579
    0
    0
Реклама