Бөгелмә авазы

28 август 2014 яңалыклары

  • 28 август 2014 - 06:47
    Яшел планета
    Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау кысаларында һәм табигатькә карата җаваплы караш тәрбияләү максатыннан, "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Әйдәгез планетаны саклыйк" дип аталган музыкаль танып-белү чарасы үтте.
    430
    0
    0
  • 28 август 2014 - 06:46
    Финанс гыйлеме көне
    5 - 6 сентябрьдә 9 - 15 сәгатьтә республиканың барлык уку йортларында Финанс гыйлеме көне узачак. Шул өлкәдә эшләүче абруйлы экспертлар: банк, биржалар, брокерлык, иминият, аудиторлык, бәяләүче, инвестицион, идарәче компанияләр, рейтинг агентлыклары һәм башкалар катнашында узачак ачык дәресләр, лекцияләр, мастер-класслар һ.б. - барысы да башлангыч финанси мәгълүматлар бирүне күздә тота.
    376
    0
    0
  • 28 август 2014 - 06:45
    Мөһим чаралар алдыннан
    27 август көнне район террорчылыкка каршы комиссиясе чираттагы утырышын уздырды. Татарстанда якынлашып килгән бәйрәмнәр (30 август, 1 сентябрь) һәм сәяси вакыйга (14 сентябрь) уңаеннан куркынычсызлыкны тәэмин итү бурычы алгы планга чыга. Әлеге чараларда гражданнарның иминлеген саклау өчен ниләр эшләнәчәге турында хокук саклау органнары, мәгариф идарәсе вәкилләре сөйләде. Комиссия сәркатибе "Экстремизмга...
    337
    0
    0
  • 28 август 2014 - 06:44
    Конкурс лауреатлары
    ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан авыл җирлекләрендә халыкка хезмәт күрсәтүче алдынгы мәдәният учаклары ачыкланды. Алдынгылар арасында районыбызның Петровка авылы мәдәният йорты - "Иң яхшы мәдәни-ял итү үзәге"; Зеленая Роща авылы китапханәсе "Иң яхшы китапханә" номинацияләрендә җиңү яуладылар. Лауреатларга 100әр мең сум күләмендә акча тапшырылды.
    372
    0
    0
  • 28 август 2014 - 06:42
    Ана капиталы – әлегә гамәлдә
    Ана капиталы - торак шартларын яхшырту максатыннан гамәлгә кертелгән дәүләт проектларының берсе. Ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә Ана капиталы формасында дәүләт ярдәме программасы 2006 елның 29 декабрендә кабул ителде һәм 2007 ел башыннан тормышка ашырыла башлады. Әлеге дәүләт программасы гамәлгә ашырыла башлаганда, ягъни 2007 елда ул 250 000 сум...
    369
    0
    0
  • 28 август 2014 - 06:39
    Без язабыз тарихны
    Бүгенге көндә гамәлдә булган Конституциягә 20 ел да 9 ай вакыт үтеп китте. 20 еллыгын билгеләп үткән чорда телевизордан күрсәткән тапшыруда яңа Конституцияне язуда катнашкан С. Шахрай да бар иде. Ул күп кешеләрнең сорауларына җавап бирде анда. Аның әйтүе буенча, яңа Конституция Россияне дәүләт итеп саклап калдырды, халыкларга күп ирек,...
    326
    0
    0
  • 28 август 2014 - 06:37
    Бөгелмә элеваторы эшли башлады
    Бөгелмә элеваторы һәм 2 нче ашлык продуктлары комбинаты җитәкчесе әлеге предприятиеләрнең әкренләп эшли башлавын әйтте. Бөгелмә элеваторында бүген 15 кеше (элекке хезмәткәрләр) яңадан эшкә кабул ителгән һәм алар китерелгән ашлыкны кабул итәргә тулысынча әзер дип ышандырды ул.
    363
    0
    0
  • 28 август 2014 - 06:36
    “Роспотребнадзор” җитәкчесе кисәтә
    Җирле "Роспотребнадзор" җитәкчесе кыргый этләрнең урманнарда гына түгел, ә шәһәр урамнарында да куркыныч булуын саннар белән дәлилләде. Август аенда 42 кеше, хуҗасыз эт-ләр тешләү сәбәпле, хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. 10 агулану очрагы теркәлгән (күбесе сыйфатсыз алкоголь белән), аның 4се үлем белән тәмамланган.
    348
    0
    0
  • 28 август 2014 - 06:34
    Аучылык өлкәсе
    Төбәкара аучылык җәмгыяте вәкиле киңәшмәдә катнашучыларны әлеге өлкәдә булган үзгәрешләр белән таныштырды. Агымдагы елда аучылык өлкәсендә 5 закон бозу очрагы теркәлгән, браконьерларның 700 метрдан артык балык тоту ятьмәсе конфискацияләнгән. Африка чумасын таратучы кабан дуңгызларын, төлкеләрне ату эше активлашкан. Татарстан урманнарында аюларның күренә башлавы, шулай ук кыргый эт-ләрнең артуы кешеләргә куркыныч...
    360
    0
    0
  • 28 август 2014 - 06:31
    Иминлек хакына
    Август аенда 2 кеше үз-үзенә кул салган. Юл хәрәкәте вакыйгаларында 3 кеше һәлак булган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре алдына булачак бәйрәмнәр: Республика һәм Шәһәр көннәрен хәвеф-хәтәрләрсез үткәрү бурычы куелды.
    356
    0
    0
  • 28 август 2014 - 06:23
    Йомгаклау киңәшмәсеннән
    27 август көнне хакимият бинасының зур киңәшмәләр залында шәһәр һәм районда агымдагы айда булып узган вакыйгаларга йомгак ясалды. Киңәшмә эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте. Шәһәр һәм районда август аенда булган хокук бозулар турында Бөгелмә эчке эшләр бүлеге вәкиле сөйләде. 1 - 27 август көннәрендә...
    353
    0
    0
  • 28 август 2014 - 06:18
    Бәйрәмнәр белән!
    Кадерле якташларым, шәһәребез кунаклары! Сезне Татарстан Республикасы көне һәм Бөгелмә шәһәре көне белән чын күңелдән котлыйм!
    652
    0
    0
  • 28 август 2014 - 06:09
    Халык җыены узды
    23 август көнне "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан халык җыены оештырылды. Шәһәр һәм район халкы, балалар паркына җыелып, Бөгелмәнең киләчәктәге үсешенә бәйле тәкъдимнәрен кертте.
    347
    0
    0
Реклама