28 август 2014 яңалыклары
-
28 август 2014 - 06:47Яшел планетаБалигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау кысаларында һәм табигатькә карата җаваплы караш тәрбияләү максатыннан, "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Әйдәгез планетаны саклыйк" дип аталган музыкаль танып-белү чарасы үтте.
-
28 август 2014 - 06:46Финанс гыйлеме көне5 - 6 сентябрьдә 9 - 15 сәгатьтә республиканың барлык уку йортларында Финанс гыйлеме көне узачак. Шул өлкәдә эшләүче абруйлы экспертлар: банк, биржалар, брокерлык, иминият, аудиторлык, бәяләүче, инвестицион, идарәче компанияләр, рейтинг агентлыклары һәм башкалар катнашында узачак ачык дәресләр, лекцияләр, мастер-класслар һ.б. - барысы да башлангыч финанси мәгълүматлар бирүне күздә тота.
-
28 август 2014 - 06:45Мөһим чаралар алдыннан27 август көнне район террорчылыкка каршы комиссиясе чираттагы утырышын уздырды. Татарстанда якынлашып килгән бәйрәмнәр (30 август, 1 сентябрь) һәм сәяси вакыйга (14 сентябрь) уңаеннан куркынычсызлыкны тәэмин итү бурычы алгы планга чыга. Әлеге чараларда гражданнарның иминлеген саклау өчен ниләр эшләнәчәге турында хокук саклау органнары, мәгариф идарәсе вәкилләре сөйләде. Комиссия сәркатибе "Экстремизмга...
-
28 август 2014 - 06:44Конкурс лауреатларыТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан авыл җирлекләрендә халыкка хезмәт күрсәтүче алдынгы мәдәният учаклары ачыкланды. Алдынгылар арасында районыбызның Петровка авылы мәдәният йорты - "Иң яхшы мәдәни-ял итү үзәге"; Зеленая Роща авылы китапханәсе "Иң яхшы китапханә" номинацияләрендә җиңү яуладылар. Лауреатларга 100әр мең сум күләмендә акча тапшырылды.
-
28 август 2014 - 06:42Ана капиталы – әлегә гамәлдәАна капиталы - торак шартларын яхшырту максатыннан гамәлгә кертелгән дәүләт проектларының берсе. Ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә Ана капиталы формасында дәүләт ярдәме программасы 2006 елның 29 декабрендә кабул ителде һәм 2007 ел башыннан тормышка ашырыла башлады. Әлеге дәүләт программасы гамәлгә ашырыла башлаганда, ягъни 2007 елда ул 250 000 сум...
-
28 август 2014 - 06:39Без язабыз тарихныБүгенге көндә гамәлдә булган Конституциягә 20 ел да 9 ай вакыт үтеп китте. 20 еллыгын билгеләп үткән чорда телевизордан күрсәткән тапшыруда яңа Конституцияне язуда катнашкан С. Шахрай да бар иде. Ул күп кешеләрнең сорауларына җавап бирде анда. Аның әйтүе буенча, яңа Конституция Россияне дәүләт итеп саклап калдырды, халыкларга күп ирек,...
-
28 август 2014 - 06:37Бөгелмә элеваторы эшли башладыБөгелмә элеваторы һәм 2 нче ашлык продуктлары комбинаты җитәкчесе әлеге предприятиеләрнең әкренләп эшли башлавын әйтте. Бөгелмә элеваторында бүген 15 кеше (элекке хезмәткәрләр) яңадан эшкә кабул ителгән һәм алар китерелгән ашлыкны кабул итәргә тулысынча әзер дип ышандырды ул.
-
28 август 2014 - 06:36“Роспотребнадзор” җитәкчесе кисәтәҖирле "Роспотребнадзор" җитәкчесе кыргый этләрнең урманнарда гына түгел, ә шәһәр урамнарында да куркыныч булуын саннар белән дәлилләде. Август аенда 42 кеше, хуҗасыз эт-ләр тешләү сәбәпле, хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. 10 агулану очрагы теркәлгән (күбесе сыйфатсыз алкоголь белән), аның 4се үлем белән тәмамланган.
-
28 август 2014 - 06:34Аучылык өлкәсеТөбәкара аучылык җәмгыяте вәкиле киңәшмәдә катнашучыларны әлеге өлкәдә булган үзгәрешләр белән таныштырды. Агымдагы елда аучылык өлкәсендә 5 закон бозу очрагы теркәлгән, браконьерларның 700 метрдан артык балык тоту ятьмәсе конфискацияләнгән. Африка чумасын таратучы кабан дуңгызларын, төлкеләрне ату эше активлашкан. Татарстан урманнарында аюларның күренә башлавы, шулай ук кыргый эт-ләрнең артуы кешеләргә куркыныч...
-
28 август 2014 - 06:31Иминлек хакынаАвгуст аенда 2 кеше үз-үзенә кул салган. Юл хәрәкәте вакыйгаларында 3 кеше һәлак булган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре алдына булачак бәйрәмнәр: Республика һәм Шәһәр көннәрен хәвеф-хәтәрләрсез үткәрү бурычы куелды.
-
28 август 2014 - 06:23Йомгаклау киңәшмәсеннән27 август көнне хакимият бинасының зур киңәшмәләр залында шәһәр һәм районда агымдагы айда булып узган вакыйгаларга йомгак ясалды. Киңәшмә эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте. Шәһәр һәм районда август аенда булган хокук бозулар турында Бөгелмә эчке эшләр бүлеге вәкиле сөйләде. 1 - 27 август көннәрендә...
-
28 август 2014 - 06:18Бәйрәмнәр белән!Кадерле якташларым, шәһәребез кунаклары! Сезне Татарстан Республикасы көне һәм Бөгелмә шәһәре көне белән чын күңелдән котлыйм!
-
28 август 2014 - 06:09Халык җыены узды23 август көнне "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан халык җыены оештырылды. Шәһәр һәм район халкы, балалар паркына җыелып, Бөгелмәнең киләчәктәге үсешенә бәйле тәкъдимнәрен кертте.