20 август 2014 яңалыклары
-
20 август 2014 - 09:41Һөнәр сайларга назыйрәНичек матур биредә! Сабыйларның саф, самими йөзләре Хода хозурлыгы белән янып тора. Зәңгәр биеклекләргә берсе артыннан берсе, ярус-ярус булып күтәрелгән чыршы, нарат, карагайларның тигез сафлары сабыйларның кече, урта һәм өлкән яшьтәге отрядларын хәтерләтә. "Сосновка" лагерена кергән һәр олы кеше сокланулы аһын җиткерә, җиңел сулый - ничек матур биредә!
-
20 август 2014 - 09:36Бөгелмә осталары – Спас ярминкәсендәТрадиция буенча август ае башында Алабуга муниципаль районында Бөтенроссия Спас ярминкәсе үтте. Биредә Россиянең 140лап шәһәр һәм бистә-сеннән, шулай ук Кырым, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Белоруссия, Греция, Эквадордан меңнән артык декоратив-ясалма сәнгать осталары катнашты.
-
20 август 2014 - 09:33Ирекле тәҗрибәАгымдагы елның 1 августыннан Россия Федерациясенең дүрт субъектында, шул исәптә Татарстан да бар, кулдан акча түләп башкарыла торган исәп-хисап мәгълүматларын электрон төстә салым органнары адресына тапшыра торган контроль-касса техникасын үзләштерүне сынап карау тәҗрибәсе башланып китте, дип хәбәр итәләр безгә Россия Федераль салым хезмәтенең ТР 17 нче районара инспекциясенең урынга барып...
-
20 август 2014 - 04:44Башларына да китермәгәнАвгуст аеның беренче яртысында Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә, Баулы, Лениногорск районнары идарәләре хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә, Казакъстаннан билгеле үрнәктәге акциз маркалары булмаган алкоголь продукциясе ташуның 6 фактын ачыклаган. Шундый 987 литр алкоголь продукциясе тоткарланган. Алкоголь продукциясен законсыз кайтарту белән татарстанлылар да...
-
20 август 2014 - 04:43Украинадан качакларның килүе дәвам итәУкраинадан качакларның килүе дәвам итә. Бөгелмәдә аларның саны инде 59 кешегә җиткән. Мәҗбүри күчеп килүчеләрне торак урыны, эш, мәктәп һәм балалар бакчалары белән тәэмин итү көн кадагында торган мәсьәләләр булып кала. БМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары әлеге юнәлештә эзлекле эшләүләрен әйтте.
-
20 август 2014 - 04:41Район юлларындаСоңгы атнада шәһәр һәм район юлларында киеренкелек саклана. Юл хәрәкәте вакыйгаларының артуын ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен автомобиль һәм җәяүлеләрнең төгәл үтәмәвеннән икәнлеген җиткерде хокук саклау органы вәкиле.
-
20 август 2014 - 04:40Авыл хуҗалыгы, хокук саклау, социаль өлкәдәге яңалыклар18 август көнне хакимият бинасының кече киңәшмәләр залында шәһәр һәм районда булачак атналык чаралар планы каралды. Киңәшмә эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов җитәкчелек итте. Авыл хуҗалыгы, хокук саклау, социаль өлкәдәге хәлләр иң актуальләрдән булдылар. Кырлардагы уңышны җыеп алу эшләре дәвам иттерелә: арпа, солы культураларын суктыралар, дип хәбәр...
-
20 август 2014 - 04:35Ашлыкның бөртеге дә югалмасын!Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 16 августта узган эшлекле киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, бөртеклеләр бү-генгә барлыгы 1 680 мең тонна җыелган, шул исәптән уҗым бодае - 554,8 мең тонна. Республика күләмендә уртача уңыш гектарыннан 22,3 центнер тәшкил итә, шул исәптән уҗым бодае - гектарыннан 23,6 центнер.
-
20 август 2014 - 04:25Уртак шатлыкЯңа Сумароково халкы күптән көтелгән шатлыклы вакыйганың шаһиты булды - авылда тантаналы шартларда яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Олы вакыйга уңаеннан авыл халкын тәбрикләргә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов килде.