Бөгелмә авазы

20 август 2014 яңалыклары

  • 20 август 2014 - 09:41
    Һөнәр сайларга назыйрә
    Ничек матур биредә! Сабыйларның саф, самими йөзләре Хода хозурлыгы белән янып тора. Зәңгәр биеклекләргә берсе артыннан берсе, ярус-ярус булып күтәрелгән чыршы, нарат, карагайларның тигез сафлары сабыйларның кече, урта һәм өлкән яшьтәге отрядларын хәтерләтә. "Сосновка" лагерена кергән һәр олы кеше сокланулы аһын җиткерә, җиңел сулый - ничек матур биредә!
    1064
    0
    0
  • 20 август 2014 - 09:36
    Бөгелмә осталары – Спас ярминкәсендә
    Традиция буенча август ае башында Алабуга муниципаль районында Бөтенроссия Спас ярминкәсе үтте. Биредә Россиянең 140лап шәһәр һәм бистә-сеннән, шулай ук Кырым, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Белоруссия, Греция, Эквадордан меңнән артык декоратив-ясалма сәнгать осталары катнашты.
    327
    0
    0
  • 20 август 2014 - 09:33
    Ирекле тәҗрибә
    Агымдагы елның 1 августыннан Россия Федерациясенең дүрт субъектында, шул исәптә Татарстан да бар, кулдан акча түләп башкарыла торган исәп-хисап мәгълүматларын электрон төстә салым органнары адресына тапшыра торган контроль-касса техникасын үзләштерүне сынап карау тәҗрибәсе башланып китте, дип хәбәр итәләр безгә Россия Федераль салым хезмәтенең ТР 17 нче районара инспекциясенең урынга барып...
    437
    0
    0
  • 20 август 2014 - 04:44
    Башларына да китермәгән
    Август аеның беренче яртысында Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә, Баулы, Лениногорск районнары идарәләре хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә, Казакъстаннан билгеле үрнәктәге акциз маркалары булмаган алкоголь продукциясе ташуның 6 фактын ачыклаган. Шундый 987 литр алкоголь продукциясе тоткарланган. Алкоголь продукциясен законсыз кайтарту белән татарстанлылар да...
    322
    0
    0
  • 20 август 2014 - 04:43
    Украинадан качакларның килүе дәвам итә
    Украинадан качакларның килүе дәвам итә. Бөгелмәдә аларның саны инде 59 кешегә җиткән. Мәҗбүри күчеп килүчеләрне торак урыны, эш, мәктәп һәм балалар бакчалары белән тәэмин итү көн кадагында торган мәсьәләләр булып кала. БМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары әлеге юнәлештә эзлекле эшләүләрен әйтте.
    280
    0
    0
  • 20 август 2014 - 04:41
    Район юлларында
    Соңгы атнада шәһәр һәм район юлларында киеренкелек саклана. Юл хәрәкәте вакыйгаларының артуын ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен автомобиль һәм җәяүлеләрнең төгәл үтәмәвеннән икәнлеген җиткерде хокук саклау органы вәкиле.
    351
    0
    0
  • 20 август 2014 - 04:40
    Авыл хуҗалыгы, хокук саклау, социаль өлкәдәге яңалыклар
    18 август көнне хакимият бинасының кече киңәшмәләр залында шәһәр һәм районда булачак атналык чаралар планы каралды. Киңәшмә эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов җитәкчелек итте. Авыл хуҗалыгы, хокук саклау, социаль өлкәдәге хәлләр иң актуальләрдән булдылар. Кырлардагы уңышны җыеп алу эшләре дәвам иттерелә: арпа, солы культураларын суктыралар, дип хәбәр...
    311
    0
    0
  • 20 август 2014 - 04:35
    Ашлыкның бөртеге дә югалмасын!
    Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 16 августта узган эшлекле киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, бөртеклеләр бү-генгә барлыгы 1 680 мең тонна җыелган, шул исәптән уҗым бодае - 554,8 мең тонна. Республика күләмендә уртача уңыш гектарыннан 22,3 центнер тәшкил итә, шул исәптән уҗым бодае - гектарыннан 23,6 центнер.
    373
    0
    0
  • 20 август 2014 - 04:25
    Уртак шатлык
    Яңа Сумароково халкы күптән көтелгән шатлыклы вакыйганың шаһиты булды - авылда тантаналы шартларда яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Олы вакыйга уңаеннан авыл халкын тәбрикләргә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов килде.
    309
    0
    0
Реклама