Бөгелмә авазы

13 август 2014 яңалыклары

  • 13 август 2014 - 06:25
    Җәяүлегә сукмак такыр
    Агымдагы елның 7 аенда Татарстан Республикасы территориясендә җәяүлеләрне таптатуның 736 очрагы теркәлгән. Анда 68 кеше корбан булган, тагын 701е имгәнгән. Шул вакыйгаларның 261е җәяүлеләрнең автоюлларны аркылы кисеп чыгу урынында булган. Нәкъ шушы урыннарда 10 кешенең гомере өзелгән, 265е тән җәрәхәте алган, имгәнгән.
    423
    0
    0
  • 13 август 2014 - 06:23
    Велосипедлыларга – аерым игътибар
    "Гарант" информация агентлыгы хәбәр итүенчә, агымдагы елның икенче яртысында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 22 мартында кабул иткән "Министрлар Советы - Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1993 елның 23 октябрендә чыгарган карарына үзгәрешләр кертү турында"гы 221 нче номерлы карары үз көченә керә.
    501
    0
    0
  • 13 август 2014 - 06:18
    Ялны – файдалы итеп
    "Сосновка" лагеренда өченче смена ахырына якынлашып килгәндә, тиздән балаларның транспорт хәрәкәте көчле булган шәһәр урамнарына кабат кайтып төшәчәген күздә тотып, педагоглар, "ТР Юл хәрәкәте иминлеге программаларын финанслау дирекциясе" Бөгелмә филиалы җитәкчесе Т.В. Баянова белән берлектә, шәһәр урамнарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү һәм үтәүнең никадәр мөһим икәнлекләрен искә төшерү өчен махсус...
    329
    0
    0
  • 13 август 2014 - 05:59
    Штаб эшли
    "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлеге Бөгелмә җирле бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, сайлау штабының гражданнарны кабул итү бүлмәсе Герцен урамындагы 88 "а" йортта урнашкан. Бирегә килүчеләрне эш көннәрендә - сәгать 8дән 10га, 17 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр, ә шимбә көннәрдә 11дән 13 сәгатькә кадәр кабул итәләр. Белешмәләр өчен телефон:...
    313
    0
    0
  • 13 август 2014 - 05:58
    Хезмәттәшлек зарур
    8 август көнне җирле хакимият бинасында Бөгелмә муниципаль районы хокук саклау органнарының координацион киңәшмәсе булып узды. Темасы - "Эчке эшләр бүлеге, миграция хезмәте һәм җирле үзидарәләрнең Россиянең башка регионнарыннан, якын чит илләрдән килеп, Бөгелмә муниципаль җирлегендә урнашкан кешеләрне һәм теркәлү узмыйча яшәүчеләрне ачыклау; радикал ислам, шул исәптән иректән мәхрүм итү...
    595
    0
    0
  • 13 август 2014 - 05:56
    Урып-җыю көндәлеге
    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматыннан күренгәнчә, Татарстанда 1 302,7 мең тонна ашлык суктырылган. Шул исәптән бүгенге көнгә уҗым бодае - 527,6 мең тонна, уҗым арышы - 484,4 мең тонна, тары - 184,0 мең тонна, борчак 61,1 мең тонна җыеп алынган. Республика буенча ашлыкның уртача уңышы 22,5 центнер...
    776
    0
    0
  • 13 август 2014 - 05:52
    Срогында һәм югары сыйфат белән…
    9 августта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин республикада гамәлгә ашырылучы программаларның 12се - торак йортларга, социаль объектларга, гомуми белем бирү мәктәпләренә капиталь ремонт, "Уңайлы мохит", бюджет өлкәсе предприятиеләрендә казаннарны алмаштыру һәм башка прог-раммалар буенча эшнең торышы белән...
    318
    0
    0
  • 13 август 2014 - 05:47
    Автомобиль узышлары үтте
    9 - 10 август көннәрендә Бөгелмәдә автомобиль кроссы буенча "Д3", "Д2-1600" дивизионнарында (Super Baggy) Россия чемпионатының V этабы, "Д1" дивизионында Россия кубогының V этабы, Д2-юниор, Д3-юниор, Д3-мини дивизионнарында Россия беренчелегенең V этабы үтте. Шул ук чара кысаларында автокросс буенча ТР Бөгелмә муниципаль районы башлыгы бүләгенә "Лада" дивизионында традицион хәйрия ярышлары...
    287
    0
    0
Реклама