Бөгелмә авазы

30 июль 2014 яңалыклары

  • 30 июль 2014 - 12:18
    Палатка лагере – үз эшендә
    Бөгелмә районында палатка лагереның беренче сменасы башланды. Бөгелмә балаларын лагерьда атна дәвамында сафларга тезелү буенча әзерлек, марш-бросоклар, парашюттан сикерү көтә. Палатка лагере ярдәмендә киләчәктә армия хезмәтенә чакырылачак яшьләр спортның хәрби-кулланма һәм техник төрләренә өйрәнәләр, шуңа бәйле рәвештә, армия көнкүреше шартларына якын мохиттә сәламәт яшәү рәвеше алып баралар.
    279
    0
    0
  • 30 июль 2014 - 12:17
    Бөгелмә “Авиасервисы”
    Татарстанның яңа "Авиасервис" авиакомпаниясе эксплуатант сертификаты алды һәм бер айдан үз эшенә керешәчәк. "АК БАРС АЭРО" өч бизнес-джеты һәм вертолет биргән бизнес-очучының база аэропортлары булып "Казан" һәм "Бөгелмә" торачак.
    319
    0
    0
  • 30 июль 2014 - 12:16
    Гамәлдән чыкты
    Быелның 14 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты "Күпфатирлы торак йортның эчендә тотылган электр энергиясе, салкын һәм кайнар су чыгымнарын билгеләү турында"гы 1079 нчы Карарны гамәлдән чыгарды, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан" газетасының "Кайнар линия"се. Димәк, ОДН өчен түләүләр дә бетә.
    293
    0
    0
  • 30 июль 2014 - 12:16
    Халык җыеннары
    "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге шәһәр һәм районда халык җыеннары үткәрә. Җыеннарның төп максаты - халыкны борчыган сораулар һәм проблемалар белән танышу, аларның республика һәм район үсешенә караган тәкъдимнәрен тыңлау.
    385
    0
    0
  • 30 июль 2014 - 12:15
    Алда – урак эшләре
    Республиканың 5 районында урак кампаниясе башланган. Кызу урып-җыю эшләренә безнең техника 100 процентка әзер. Эшкә беренчеләрдән булып "Рассвет" җәмгыяте, "М. Җәлил исемендәге" хуҗалык һәм эшмәкәр Денис Нуждин керешәчәк.
    280
    0
    0
  • 30 июль 2014 - 12:13
    Безгә корткычлар кирәкми
    Республикада печән хәзерләү эшләре тәмамланып килә. Алда кузаклы һәм бөртекле культураларны урып-җыю эшләре тора. Чәчүлек орлыкларның күп өлеше Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән, шул исәптән фитосанитар зоналардан да кайтартылган иде.
    335
    0
    0
  • 30 июль 2014 - 12:08
    “Кояшкай”да бик рәхәт булды
    Зелная Роща авылындагы мәктәптә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен "Кояшкай" ("Солнышко") лагере эшләде. Анда минем беренче сыйныфны тәмамлаган оныгым Наилә дә ял итте, шуңа күрә лагерь хәлләреннән тулысынча хәбәрдар булып тордым. Лагерьга тәҗрибәле укытучы Наталья Стройкина җитәкчелек итте. Тәрбиячеләре Александра Гайнанова белән Антонина Дагаева иделәр.
    670
    0
    0
Реклама