Бөгелмә авазы

10 июль 2014 яңалыклары

  • 10 июль 2014 - 09:57
    Синдә минем язмышым
    8 июль - Россия Федерациясендә гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне. Бу гадәт безгә... Флоренциядән килгән. Ике гашыйкның күпер өстендәге баганага чылбыр бәйләп, аңа йозак элүләре турында язучы Федерико Моччиа романыннан укыгач, яшьләр аны чынбарлыкта кабатлый башлый. Йозакны бикләгәч, ачкычны елгага ташлыйлар: кеше кулына эләгеп, арага читләр керерлек булмасын, хисләр сүнмәсен, сүрелмәсен....
    407
    0
    0
  • 10 июль 2014 - 09:56
    Һәр эшне – үзвакытында
    Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бүгенге көнгә барлыгы 8 мең тоннадан артык хуш исле печән (план - 7600 тонна), 9 мең тонна сенаж әзерләп, саклауга куйган. Бу - 1 баш шартлы терлеккә 10,4 центнер дигән сүз. Берьеллык үләннәргә килгәндә, 9 июльгә булган мәгълүматларга караганда, барлык җыеп алыначак мәйданның 10 процентында...
    409
    0
    0
  • 10 июль 2014 - 09:55
    Тәмәкене тыю законы ни рәвешле үтәлә?
    Билгеле булганча, 1 июнь көнне Россиядә тәмәке белән бәйле федераль законның икенче өлеше гамәлгә керде. Әлеге артык кырыс кагыйдәләр халыкта ризасызлык уятыр кебек тоелса да, чынлыкта алай булып чыкмады. Бактың исә, халык тәмәке белән бәйле яңа кагыйдәләрне, киресенчә, хуплый икән. Хәтерләсәгез, канун гамәлгә кереп 3 - 4 көн узгач, Россиянең...
    338
    0
    0
  • 10 июль 2014 - 09:53
    Саннар сөйли
    ТР "Роскомнадзор" идарәсе агымдагы елның беренче яртысында алып барылган суд һәм административ эшчәнлеккә йомгак ясады. "Роскомнадзор" идарәсе, үз вәкаләтләрен гамәлгә ашырып, административ хокук бозулар турында 616 беркетмә төзегән. Шуларның 71е - күмәк коммуникацияләр, 504е - элемтә, 41е персональ мәгълүматлар субьектлары хокукларын яклау өлкәсенә карый. Административ хокук бозулар турындагы эшләргә бәйле...
    326
    0
    0
  • 10 июль 2014 - 09:48
    Украина качакларына – ярдәм
    "Сезнең шәһәрегез матур. Ә иң мөһиме, биредә ату тавышлары ишетелми", - бу Украинаның көньяк-көнчыгышыннан килгән качакларның беренче сүзләре иде.
    652
    0
    0
Реклама