Бөгелмә авазы

19 июнь 2014 яңалыклары

  • 19 июнь 2014 - 10:55
    Президент белән очраштылар
    9 июнь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия һәм халыкара фән олимпиадаларында җиңүче, бүләкләнүче укучылар, аларның мөгаллимнәре белән очрашты.
    339
    0
    0
  • 19 июнь 2014 - 10:32
    Очрашу урыны – Сабан туенда
    Новосибирск - миллион ярымнан артык халык яши торган һәм бөтен дөньяда танылу алган фән, мәдәният һәм сәнәгать үзәге ул. Биредә илебезнең иң зур этник диаспораларыннан берсе - татарлар аеруча күп яши.
    433
    0
    0
  • 19 июнь 2014 - 10:29
    Сугыш афәтен башка күрмик
    Без сугышта гына югалмадык. Онытмасын заман беразга да: Безнең буын йөз меңәрләп үлде Ирләр кулын көткән буразнада. /Мөдәррис Әгъләм/. Әлфинә КӘРИМОВА. Бөгелмә шәһәре. Дәһшәтле сугыш афәтләрен кичкән ветераннар, тылда фронт өчен хәләл көчләрен сарыф иткән барлык хезмәтчәннәр, шул чорның (1941 - 1945 еллар) ачлыгын, ялангачлыгын, ятимлек ачысын кичергән балалар 9...
    330
    0
    0
  • 19 июнь 2014 - 10:28
    Осталар ярышты
    Июнь башында Куйбышев тимер юллар магистраленең Идел-Кама төбәгендә - Түгәрәк Алан вагоннар эксплуатацияләү депосы базасында "Вагоннарны иң яхшы караучы һәм ремонтлаучы" бәйгесе узды. Һөнәри осталык бәйгесендә Ульяновск, Биклән, Түгәрәк Алан һәм Бөгелмә техник хезмәт күрсәтү станцияләреннән барлыгы 14 белгеч катнашты. Теория һәм практика өлешләрен үз эченә алган биш этаптан торган...
    334
    0
    0
  • 19 июнь 2014 - 10:24
    Солдат йөрәгендә – илне сөю
    Бөгелмәнең картлар йортында бер бик тыйнак сугыш ветераны яши. Лаврентий Васильевич Васильев ул. 20 июньдә аңа 87 яшь тула. Яше инде олы һәм хәрби хезмәт елларында күрү сәләтен югалткан булуына карамастан, кешелекне фашизмнан коткаруда катнашкан җиңүче солдат рухын йөрәгеннән җуймаган-югалтмаган көр күңелле кеше ул үзе...
    350
    0
    0
  • 19 июнь 2014 - 10:19
    Фонтан янында
    Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Линар Закиров күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм шәһәр ведомствосындагы кайбер җитәкчеләр белән чираттагы очрашуны шәһәр фонтаннары янында билгеләде. Күңелле гөжләгән сутасмалары янында саф һавада йөрү җитди сөйләшүгә нигез булды.
    371
    0
    0
  • 19 июнь 2014 - 10:18
    Хезмәткә хөрмәт
    Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен Бөгелмә шәһәре "Аерым фәннәр тирәнтен өй-рәнелә торган 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең физика һәм математика укытучысы Светлана Владимировна КИРЕЕВАга "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде.
    420
    0
    0
  • 19 июнь 2014 - 10:14
    “Бердәм Россия” – Сабан туйлары уңаеннан
    Сабан туе - республикабыздагы уникаль культураны күрсәтә торган йола. Татарстанның һәрбер шәһәрендә, һәрбер авылында ул иң көтеп алына торган бәйрәмнәрнең берсе. Хәтта республикадан һәм Россиядән читтә дә аны зур канәгатьләнү хисләре белән оештыралар.
    419
    0
    0
  • 19 июнь 2014 - 10:10
    Сугыш чоры балалары картлыгы
    Минем уем - 1990 елларда булган үзгәрешләргә нәтиҗә ясау. Советлар Союзын Горбачев белән Ельцин очладылар. Сугыш чоры балаларының иң яшенә - 45, минем үземә 50 яшь иде. Бәхетле картлык көткәндә, безне кеше ышанмаслык фаҗига көтә иде. Завод-фабрикалар таркалды, бер-ике елда эшсез калдылар - бөгелмәләр бу хәлне белә.
    341
    0
    0
  • 19 июнь 2014 - 10:04
    Ислам – игелек тарафдары
    Казан һәрвакыт Ислам өлкәсендә агарту үзәге саналган. Шушы уңай тәҗрибәгә ия булган хәлдә, без укымышлы халык булдык һәм ул милләт язмышында гаять зур роль уйнады. Без һәрвакыт Ислам кануннарын сакларга тырыштык һәм хәзерге вакытта аның кысаларында Исламның урынын табарга кирәк. Минтимер ШӘЙМИЕВ, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фондының попечительлек советы рәисе.
    382
    0
    0
  • 19 июнь 2014 - 05:21
    Иң мөкатдәс нәрсә...
    Бөгелмә мәшгульлек үзәге хәбәр иткәнчә, җәйге ял вакытында шәһәр һәм районда 700дән артык бала эш белән тәэмин ителгән. Җирле бюджеттан эш белән тәэмин ителгән балалар өчен акча бүлеп бирелгән. Шулай ук әлеге балаларның яртысыннан артыгы оешма-предприятиеләргә юллама алган, димәк, аларга эш белән тәэмин итүчеләр дә түләячәк дигән сүз. Монда өстәп,...
    421
    0
    0
  • 19 июнь 2014 - 05:20
    Беренче смена тәмам
    Инде матур традициягә әйләнгән мәчетләрдә җәйге ял лагерьларының беренче сменасы эшен төгәлләде. Әлеге вакыт эчендә лагерьга йөрүче балалар өчен Ислам дине нигезләре, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштылар. Балалар күңелендә шәһәребезнең туган якны өйрәнү, татар тарихы музейларына сәяхәтләр дә озак сакланыр әле. Лагерь ябылу тантанасында һәрбер балага ял...
    405
    0
    0
Реклама