Бөгелмә авазы

11 апрель 2014 яңалыклары

  • 11 апрель 2014 - 11:14
    Гражданнарны кабул итәчәк
    2014 елның 16 апрелендә 14 - 17 сәгатьтә Бөгелмә районы эчке эшләр бүлегендә (Октябрь урамы, 7 нче йорт) Татарстан Республикасы эчке эшләр министры урынбасары - баш тикшерү идарәсе начальнигы И.С.Китов гражданнарны кабул итә. 6-83-05 телефоны аша 15 апрельгә кадәр язылып куярга кирәк.
    303
    0
    0
  • 11 апрель 2014 - 04:48
    Зөфәр ШӘРИФУЛЛИН: “Очасы да очасы гына килә...”
    Кем соң ул Зөфәр Шәрифуллин дисезме? Якташыбыз - Бөгелмә егете, газета укучыларыбызга үзенең лирик шигырьләре, мөнәҗәтләре белән шактый ук таныш Миңнезаһит ага Шәрифуллин белән аның җәмәгате Әлфия Шәйхразый кызының улы ул. 1964 елда туган, 65 нче, хәзерге 16 нчы мәктәптә белем алган. Әти-әнисе балаларны кече яшьтән үк эшсөяр итеп, мөстәкыйльлеккә...
    515
    0
    0
  • 11 апрель 2014 - 04:35
    Радио – лицензиясез
    Россия күзәтчелек комитеты Татарстан Республикасы идарәсе җаваплылыгы чикләнгән "Коммерческо-производственная фирма "Икар" җәмгыяте эшчәнлегенә мөнәсәбәттә, системалы күзәтчелек итү чарасы буларак, планлы тикшерү уздырды. Фирма агымдагы елның 4 мартына кадәр Бөгелмә шәһәрендә, 2009 елның 4 мартында алган РВ № 14701 серияле лицензия нигезендә, "Милицейская волна" һәм "Ваше радио - Бугульма" каналларында тапшырулар...
    690
    0
    0
  • 11 апрель 2014 - 04:34
    Заман белән бер адымда
    Үзәк китапханәдә универсаль уку залы ачылды. Тантанада Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л. Гайфуллина чарада катнашучы һәр кешене олы вакыйга белән ихлас котлады. Зал өч өлештән тора: мәгълүмати-хокук үзәгендә компьютерлардан, интернет хезмәтләреннән түләүсез файдалану мөмкинлеге булдырылган; икенче бүлектә музыка, сынлы сәнгать, архитектура, кино һәм башкалар турында бай мәгълүмат...
    311
    0
    0
  • 11 апрель 2014 - 04:29
    Герой һәйкәлен торгызачаклар
    Советлар Союзы Геройларының һәйкәлләрен саклауга ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ведомство бүлекчәләре хезмәткәрләре үз өлешен кертте, дип хәбәр итә аларның мәгълүмат хезмәте. Меңләгән кешедән торган коллектив Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин һәйкәленә ремонт эшләре башкаруга акча җыярга дигән карарга килә. Эшләр һава шартлары яхшыруга башланыр дип көтелә. Реконструкцияләү нәтиҗәсендә...
    520
    0
    0
  • 11 апрель 2014 - 04:19
    Яраклымы, яраксызмы...
    Пенсия фонды идарәсе мәгълүматларына караганда, Бөгелмә районы территориясендә бүген 7 858 инвалид яши, шуларның 1 744е эш яшендәге кешеләр һәм аларның 70 проценты, сораштырулар күрсәткәнчә, бик теләп эшкә урнашырлар иде. Әмма социаль яклауга аеруча мохтаҗ булган бу категория гражданнарны эшкә алырга ашкынып торучылар юк. Ә бит җәмгыятькә файда китерерлек эшле...
    415
    0
    0
  • 11 апрель 2014 - 04:18
    Чисталык үзебез өчен кирәк
    Бөгелмә шәһәренең һәм Бөгелмә территориясенең йөзен тәртипкә китерү, чистарту, төзекләндерү, яшелләндерү һәм ямьләндерү максатыннан һәм Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының 2014 елның 31 мартында чыгарган 338 нче номерлы карарын үтәү йөзеннән, 1 апрельдән башлап, 31 майга кадәр шәһәр һәм районда беркетелгән территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Яшәгән һәм...
    366
    0
    0
  • 11 апрель 2014 - 04:17
    “Шәфкать” фонды ярдәме
    Фондның башкарма директоры З. Калин әйтүенчә, агымдагы елның 1 апреленә кадәр "Шәфкать" хәйрия фонды идарәсе 7 утырыш уздырган, анда гражданнарның 23 мөрәҗәгате каралган. Бу вакыт эчендә фонд 144 970 сум акчаны түбәндәгечә тоткан: аз тәэмин ителгән 107 кешегә газеталарга яздырган (22 470 сумлык); 6 кешегә - дәвалану өчен 39 000...
    318
    0
    0
Реклама