Бөгелмә авазы

8 апрель 2014 яңалыклары

  • 8 апрель 2014 - 10:26
    Финанс чыгымнарына – җитди контроль
    5 апрельдә узган республикакүләм киңәшмәдә 2014 елга алынган программаларның 11е буенча эш торышы тикшерелде. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
    439
    0
    0
  • 8 апрель 2014 - 10:21
    Җаннарны җылыткан очрашу
    26 март көнне Халыклар дуслыгы китапханәсенең "Ак тирмә" дип аталган башкорт клубы үзенең дуслары белән күңелле очрашу уздырды. Бу җылы очрашуга өлкән яшьтәге абыйларыбыз, апаларыбыз һәм балалар җыелды. Кичә барышында Башкортстанның искиткеч табигате турында презентация күрсәтелде.
    431
    0
    0
  • 8 апрель 2014 - 10:20
    Дүшәмбе киңәшмәсендә
    7 апрель көнне хакимиятнең кече утырышлар залында шәһәр һәм районда узачак чаралар планы белән таныштырдылар. Киңәшмә эшенә хакимият башлыгы Илдус Касыймов җитәкчелек итте. Киңәшмәдә төрле идарә һәм бүлек вәкилләре апрельнең беренче атнасында үзләрендә булган вакыйгалар турында бәян итте.
    370
    0
    0
  • 8 апрель 2014 - 10:18
    Яңа дүрт автобус кайта
    Хакимиятнең транспорт өчен җаваплы җитәкчесе Михаил Конков шәһәргә яңа дүрт автобус кайтуы турында әйтте. Пассажирлар транспорты өлкәсендә булган киеренкелекнең кимүе өстенә, газ ягулыгында эшләгән автобусларның экологик мохитне саклауга да уңай тәэсире булыр дип көтелә.
    374
    0
    0
  • 8 апрель 2014 - 10:15
    Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне
    Мәдәният һәм ял паркында Яшьләр сарае коллективы, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы шәһәр комитеты һәм Департаменты белән берлектә, әлеге хуҗалык хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм уздырды. Бәйрәмдә тармак алдынгыларын Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Хезмәткәрләр һәм аларның балалары бәйге-уен программасында катнаштылар. Яшьләр сарае иҗат коллективы тарафыннан бик матур концерт номерлары...
    665
    0
    0
  • 8 апрель 2014 - 10:14
    “Чемодандагы тарих”
    Туган якны өйрәнү музее, Мәдәният елы кысаларында, "Чемодандагы тарих" шәһәркүләм күргәзмәсен оештыра. Аны тәкъдир итү 18 май - Халыкара музейлар көнендә үтәчәк. Күргәзмәне оештыруда үз архивында кызыклы фотолар, документлар, китаплар, XIX - XX гасыр аралыгы әйберләре булган барлык бөгелмәләр катнаша ала. Тарихи экспонатларны 25 апрельгә кадәр Туган якны өйрәнү музеена...
    664
    0
    0
  • 8 апрель 2014 - 10:12
    Китапханәдә – бер төн
    Шундый нәрсә турында ишеткәнегез бармы сезнең? Әлбәттә, диярсез, Бөгелмәдә андый чара беренче тапкыр гына уздырылмый бит инде. Быел ул 25 апрель көнне 19 сәгатьтә башланачак. Акция китап укуны яшәү рәвеше итүгә, кешелекне матур киләчәккә әйди торган нәфис әдәбиятны пропагандалауга багышлана. Китапханәдә уздырачак төн анда катнашырга теләк белдергән һәр кеше өчен...
    368
    0
    0
  • 8 апрель 2014 - 10:09
    Бурычлы башкаларга да көн күрсәтми...
    Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы территориясендә халыктан торак-коммуналь түләүләрен җыйнау мәсьәләсендә бик кискен хәл килеп туды. Бүгенге көндә бу өлкәдә халыкның бурычы 185 миллион сумга җитте. Квартплаталарны вакытында түләмәүче гражданнар гаебе белән идарәче компания- ләрнең тәэминатчылар каршында бурычлары арта бара, бу исә, үз чиратында, торак йортларны, ишегалды территорияләрен карап тоту...
    465
    0
    0
  • 8 апрель 2014 - 10:04
    Халык гозеренә колак салу
    "Единая Россия" Бөтенроссия партиясенең җирле бүлеге секретаре, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы һәм Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов, Татар-стан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә, узган шимбә көнне партия җирле бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гозер һәм мөрәҗәгатьләр белән килгән гражданнарны кабул итте. Мондый акцияләр шәһәр проблемаларын ачыклауның һәм аны шәһәрдәш-ләр...
    390
    0
    0
  • 8 апрель 2014 - 10:01
    Радио – лицензиясез
    Россия күзәтчелек комитеты Татарстан Республикасы идарәсе җаваплылыгы чикләнгән "Коммерческо-производственная фирма "Икар" җәмгыяте эшчәнлегенә мөнәсәбәттә, системалы күзәтчелек итү чарасы буларак, планлы тикшерү уздырды. Фирма агымдагы елның 4 мартына кадәр Бөгелмә шәһәрендә, 2009 елның 4 мартында алган РВ № 14701 серияле лицензия нигезендә, "Милицейская волна" һәм "Ваше радио - Бугульма" каналларында тапшырулар...
    346
    0
    0
Реклама